Заря

Алексеевск районы

Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

“Минем әтием –кино күрсәтүче”

2016 ел - Татарстанда Кино елы дип игълан ителгән иде, ел тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Шул уңайдан Югары Татар Майнасы авылында яшәүче Рәшит ӘХМӘТОВ әтисе легендар киномеханик Мансур абый турында редакциягә мәкалә юллаган.

- Минем әтием Әхмәтов Мансур Миңнехан улы 1933 елның февраленда Югары Татар Майнасы авылында туган. Шуннан әтиемнең матур гына башланып киткән балачагын сугыш кырт кискән. Чөнки әтисе Миңнехан бабай сугышның икенче көнендә үк фронтка киткән, ул авылда беренче машина йөртүче булган, шул машина белән солдатка алганнар да инде аны.


Әнисе Хәдичә әбигә дә җиңел булмагандыр, 4 баласы белән берүзе калган, зурысына ул вакытта - 10 яшь, кечкенәсенә бары тик 4 яшь кенә булган. Балачак еллары, сугыш еллары, кычыткан, алабута, туңган бәрәңге ашаулар, ипи дә чамалап кына, көнгә 200 грамм... шулай да малайлык үзенекен итә, зур урамда туплы уеннар, городки уеннары уйнап үскәннәр алар, үзе кебек малайлар күп булган аларның урамында. Аллага шөкер, 1945 елда әтисе сугыштан исән- имин кайткан, сугышка кадәр тракторчы-машинист булып эшләп киткән булган, шуңа да аннан кайткач та тракторга утырган, бригадир да булган.


1950 елны минем әти, әти- әнисенең фатихасын алып, Казанга, киномеханиклар әзерли торган уку йортына укырга китә. Казанда укыганда, аны һәм тагын ике укучыны күренекле, халык телендә итекле артистка Сөембикә Вәлиеваның әниләренә фатирга урнаштырганнар. Утын белән җылытыла торган мичләр булган ул вакытта, кышкы айларда ягар өчен берәр машина утын бирә торган булганнар, ул да булса кисмәгән. Кул пычкысы белән туңган агачны кисеп, ярып мич яга торган булганнар.


1952 елны әтием Мансур, кулына киномеханик таныклыгы алып, үз туган ягына, Биләр районына эшкә кайта. Ул вакытта әле кино тавышсыз булган. Биләр районындагы клубларда ике генә киномеханик булган. Үз эшен яратып башкарган ул, планнарын үтәп барган. Күбесенчә җәяү эшләп йөрергә туры килгән.1954 елны әтине армия сафларына алганнар, Саратов шәһәрендә хезмәт иткән ул. Хезмәт иткән хәрби частенда да киномеханик булган ул, часть командиры әтинең уңай сыйфатларын күреп алып, аңарга үз частенда киномеханик, почта хезмәте, китапханә хезмәтләрен ышанып тапшырган, почта бүлегеннән почта алып кайта торган булган, хәтта корал йөртергә дә хокукы булган. 1956 елны солдат хезмәтен тутырып, туган авылына кайткан. Кабат үзенең яраткан эшенә урнашкан. Әтием иң беренче тапкыр тавышлы кино күрсәткәнен дә әйбәт хәтерли. Кино сугыш турында булган. Чып-чын сугыш вакыты тасвирланган, ул кино карарга килгән авыл халкының кайберләре куркудан идәнгә яткан, кайберләре залдан елый-елый чыгып ук киткән. Бервакыт әти җәяүләп бер авылга кино куярга барганда акча сумкасы таба, аны почта хезмәткәре төшереп калдырган була. Әти ул сумканы милиция бүлегенә тапшыра, ул эшкә нокта куйганчы күпме кирәкмәгән сорау алулар. Ул вакыттагы Лягушкино (элеккеге исеме), Урманасты Шунталысы авылларыннан якын юллар, урманнар аша төнге сәгать 2ләрдә җәяү кайтулар. Шулай да ул үз эшен бик ярата. Аның тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау грамоталары бар. Ул вакыттагы район башкарма комитеты рәисе Равил Хәким улы Шаһиморатов кулыннан бирелгән алар. Кино челтәре директоры В.Семочкин соңгы елларда АТП транспорт бүлеге директоры булып торды, шуңа да әтиебез яңа өй төзи башлагач, Яр Чаллы шәһәреннән төзелеш материаллары алып кайтырга берсүзсез транспорт бирә ул. Әтиебез кино хезмәтеннән соң, әле тагын туган колхозыбызда җаваплы эшләрдә эшләде. Хәзерге көндә улы Рәшит тәрбиясендә яши.
Исемдә калганнар
Билет бәясе зурлар өчен 20 , ә балалар өчен 5 тиен иде. Колхозчының бер хезмәт көне 5 тиен дип бәяләнгән заман бу. Әмма, кем әйтмешли, сәнгать корбаннар сорый... Кемнәрдер клубка һинд кинолары килгәндә генә бара, ә кайберләре берсен дә калдырмый иде. ике серияле һинд киносы килү авыл өчен зур вакыйга була иде. Килү дию бик дөрес үк булмас, чөнки машина яллап, фильмнарны район үзәгеннән кино күрсәтүче үзе ташый. Аны карарга халык язгы ташкынга охшап кузгала. Һәр көн афишалар зур итеп язып, халык күп йөри торган урынга элеп куела. Еш кына фильмны районнан бер генә көнгә куярга рөхсәт итәләр һәм ул кичтә клубка күрше авыллар да ябырыла. Әлбәттә, төнге унберләрдә генә башлануга карамастан, утырырга урыннар җитми , әмма тасма өзелү-ялгаулар белән ким дигәндә дүрт сәгатькә сузылган һинд киносын бик күпләр тыгызланып баскан хәлдә тын да алмый карый.


Менә экранда аллы-гөлле ефәктән киенгән һиндлылар җырлыйлар, бииләр, елыйлар, көләләр, ялваралар, рәхмәт укыйлар. Беләбез, без бәхетле ил балалары, ә алар бәхетсезләр. Иң башта тышта калган "движок" дигән нәрсәне кабызып җибәрәләр. Әнә шуннан тартылган чыбыклардан киноаппаратка электр тогы бара икән дә шул әйләндерә икән кинотасма уралган пар тәгәрмәчне. Аннан, билгеле инде, авылларда клублар ишекләрен ачты. Кино кую өчен яңа корылмалар кайтты. Кино күрсәтүчеләрнең балалары да кино будкасында үсте.


Аларның ял көне сишәмбегә туры килә иде. Без бу көнне үткәрә алмый җәфалана идек.
Кино сәнгатенең барлыкка килүе бер дә җиңел булмаган. Ул сәнгать төрләре арасында иң яше булып санала. Киноның туган көне - 1885 елның 28 нче декабре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев