Заря
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит

    "Солнышко" изге эшләр кибете үзенең эшен дәвам иттерә. Кибет 7, 8, 9, 10, 11 һәм 12 августта иртәнге сәгать 9 дан 4 кә кадәр эшләячәк. Алда - мәктәп чоры.

    Битараф булмаган алексеевскилылар хәйрия пунктына кием-салым гына түгел, мәктәп формасы, аяк киемнәре, канцелярия кирәк-яраклары алып килә алалар, шул изге эш белән без балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкбез.
    Безнең барыбызның да матди мөмкинлекләребез чикле. Әмма алексеевскилылар һәрчак кыен хәлдә бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торалар. Әйдәгез, бу изге эштә дә актив катнашыйк.
    Исегезгә төшерәбез, изге эшләр кибете Алексеевск штб, Северная урамы, 46 йортта урнашкан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: