Заря
  • Рус Тат
  • Мөнип абый һәм аның шомыртлары

    "Хөрмәтле "Заря" ("Таң") газетасы! Быел илебез фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Газета-журналлар Ватан сугышы ветераннары турында бик күп материаллар бастырды, менә мин дә якташларыма абыем, әниемнең абыйсы, 10нчы танк корпусының мотоукчы бригадасы разведка ротасы сержанты Мөнип ЧИБИНОВ турында сөйләргә булдым.

    Хатирәләрем газета битләрендә басылып чыгар, дип уйлыйм". Мондый хат безгә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче эшче-төзүче Фәрит Хәйретдиновтан килде. Юбилей рубрикасы безгә бу үтенечне үтәргә мөмкинлек бирә, өстәвенә Фәрит Рифат улы үзе дә яшь кеше түгел инде.

    - ...Мөнип Нәҗип улы җиңүгә кадәр аз гына яши алмый - ул 1945 елның 1 февралендә Мюльхаузен (хәзер - Калинингард өлкәсе, Багратион районының Гвардейск бистәсе) шәһәре янындагы Карвштейн дигән урында Көнчыгыш-Пруссия һөҗүм итү операциясе вакытында һәлак була. Ул лаеклы сугыша, шуның өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Минем үземнең аны беркайчан да күргәнем булмады, ләкин әби белән бабайдан (мин алар белән ике яшьтән сигез яшькә кадәр авылда яшәдем) һәм күршеләрдән аның бик тә тәртипле һәм акыллы, үзенә һәм башкаларга таләпчән егет икәнлеген белдем. Мөгаен, командование аны күреп алгандыр да, разведкага билгеләгәндер. Ул сугышка Чистайдан 1942 елның 22 июнендә алына - анда медучилищеда укый. Зур гаиләбездән бары тик ул гына иң олысы булганлыктан, сугышта катнаша. Ә аның сеңелесе - әнием әле яшүсмер чагында ук эшли башлый, һәм сугыш елларында аның хезмәт хакы өйдә бик тә ярап куя. Тагын шунысын да беләм: авылда бездән ерак та түгел үзенә бертөрле итеп төзелгән иркен өйдә бер немец гаиләсе яши. Ул гаиләнең башлыгы бик булдыклы, һәр нәрсәдә тәртип ярата торган кеше була - алар Мөнип абый белән дуслашып китәләр. Немец абыйны уңган һәм тыныч холыклы булганы өчен хөрмәт итә. Бервакыт, мөгаен, дуслык йөзеннәндер, ул абыйга кесә сәгате бүләк итә. Сугыштан соң аннан бабаем файдалана, ә ул ватылгач, шкафка элеп куйдылар. Бабай белән әби миңа ул сәгатькә кагылырга да бирми, аны ядкарь итеп саклый иделәр. Әби үлгән улы өчен бик кайгыра иде. Сандыгын ача да, ул җибәргән хатларга карап елый. Бабай (ул да фронтовик, фин сугышында катнашкан), аны барыбер кайтара алмыйсың бит инде, туктыйсыңмы-юкмы? дип ачулана. Ә үзе бер читкә китә дә, боегып кала. Кайчак мин дә, әбинең күз яшьләрен сөртеп, аны тынычландырырга тырышам. "Син аның нинди икәнлеген белмисең. Ул хәтта сугышта да безнең хакта уйлап, акчалар җибәреп торды", - ди иде әбием.

    Немецлар гаиләсе сугыш башлануга каядыр китеп барды.

    Әле дә хәтеремдә, без Мөнип абый капкадан ишек төбенә кадәр кирпечтән салган юлдан йөри идек. Хәзер аны брусчатка дип атарлар иде.

    Әле сугыш алдыннан гына абый өй янына ике шомырт утырткан булган. Алар бик биек булып үсеп, түбәне дә узып киттеләр. Бервакыт мин кунакка кайткан сеңелемә шомырт җиләге өзеп бирер өчен шул агач башларының берсенә югарыга менеп киттем. Әби, мин егылып төшәрмен, дип куркып, бабайдан шул шомыртларны кисүен сорады. Берсе утыртты да, сугышка китеп югалды, ә икенчесе аннан егылып төшәр дә, без аны югалтырбыз, янәсе. Бабай үзе дә минем бер ботактан икенчесенә тырышып-тырмашып менүемне күргәнен әйтте, ул да шул хакта уйлаган булган. Аннары, бераз дәшми торганнан соң, улым утырткан агачны кисәргә кулым бармый, дип өстәде. Күп еллар узгач, шомыртлар, үзләрен утырткан кеше кебек, һәлак булдылар: күршеләрдә янгын чыгып, алар да шул өй белән бергә янып беткәннәр. Менә шундый язмыш...

    Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин әби янына авылга кайттым һәм аңардан шомырт турында, аның белән бәйләнгән башка нәрсәләр турында сораштыра башладым. Әби миннән: "Мөнип абыеңны һаман да онытмадыңмы әле?" - дип сорады. Ә мин, аны беркайчан да онытмаячакмын, дип җавап бирдем. Шулчак әби миңа карап, матур итеп елмаеп куйды.

    1944 елның җәендә Мөнип абый дусты белән ун көнгә ялга кайткан булган, ләкин өйдә бер тәүлектән әз генә күбрәк вакыт торганнар, калган көннәре юлга киткән. Әби белән бабай аларның икәүләшеп күл буенда пистолетлар белән йөрүләрен күргәннәр. Күрәсең, разведчикларга отпускта да үзләре белән корал йөртергә рөхсәт иткәннәр. Дусты Ибраһим Галиев ятим бала булган, балалар бакчасында тәрбияләнгән. Аның кырым татары булганлыгын әйттеләр. Мөнип абый, мина кыйпылчыгыннан яраланып, аның кулларында җан биргән. Ибраһим абый исән калган. Бүләк алу өчен безгә аның документларын ул җибәргән. Сүз уңаеннан әйткәндә, медаль белән орденны ул үзе алып кайтырга теләгән булган, ләкин алып кайтмады. Ул, гомумән, сугыштан соң әби белән бабай янына кайтып, аларда уллары урынына яшәргә җыенган булган. Алар аны бик озак көткәннәр, ләкин ул кайтмаган. Шунысы кызык, орден аннары РФ Оборона министрлыгы архивында табылды. Ул анда ничек эләккән, абыемның дусты кая киткән - һаман да табышмак булып кала. Бүтән аңардан бер хәбәр дә булмый.

    Мин инде яшь кеше түгел, ләкин Мөнип абый җирләнгән җирне төгәл белә алсам, анда барып, аның якты истәлеге каршында баш иячәкмен. Аннары Ибраһим абыйны эзли башлаячакмын - моны кем дә була эшләргә тиеш бит инде. Мин хатка теркәгән рәсемдә Мөнип абый уңда, аның күкрәген Бөек Ватан сугышы ордены һәм "Батырлык өчен" медале бизи.

    Хөрмәт белән Фәрит Хәйретдинов

    Редакциядән:

    Китерелгән документлардан Мөнип Чибиновның 1923 елда Урта Тигәнәле авылында туганлыгын белергә мөмкин. Ул мәктәптә җиде еллык белем алгач, соңыннан Чистай медучилищесында фельдшер-акушерлыкка укый. 1942 елның июненнән - фронтта, 10нчы танк корпусының 11нче мотоукчы бригадасының аерым разведка ротасында автоматчы булып хезмәт итә. Хәрби званиесе - сержант. Җирләү урыны - Польшаның Бранево шәһәрендә Совет Армиясе сугышчылары зираты. Анда 1945 елның кышында дистәләгән төньяк шәһәрләре тирәсендә һәлак булган 34 мең кеше күмелгән.

    10нчы танк корпусының сугышчан юлы

    1. Миллер-Ворошиловград һөҗүм итү операциясе (01.01.1943 ел - 22.02.1943 ел);

    2.Курск стратегик саклану операциясе (05.07.1943 ел - 23.07.1943 ел);

    3. Белгород-Харьков һөҗүм итү операциясе (03.08.1943 ел - 23.08. 1943 ел);

    4. Чернигов-Полтава стратегик һөҗүм итү операциясе (26.08.1943 ел - 30.09.1944 ел);

    5. Киев стратегик һөҗүм итү операциясе (03.11.1943 ел - 13.11.1943 ел);

    6. Көнчыгыш Пруссия стратегик һөҗүм итү операциясе (13.01. 1945 ел - 25.04. 1945 ел)

    Ватан сугышы ордены белән бүләкләү кәгазеннән:

    "Җәйге чорда сугышлар вакытында бригада составында 44 тапкыр разведкага барды, дошман турында кыйммәтле мәгълүматларны вакытында алып кайтты. Разведкада оста һәм кыю эш итте. Разведкаларның берсендә төркем "тел"не тотканда, тоту төркеменең чигенүен гранаталар һәм автома==т уты белән каплап, унбер немец солдатын кырып бетерде. Төркем белән бергә Днепр елгасын беренче булып кичеп чыкты һәм торак пунктка разведкага барганда гранаталар һәм автомат уты белән дошманның алты солдатын юк итте".

    Соңгы резолюция: "Хөкүмәт бүләгенә - II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек. Генерал-майор Алексеев. /3 октябрь, 1943 ел".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: