Заря
  • Рус Тат
  • Моңлы ата баласы

    Авылыбызның мәдәният министры, ягъни мәдәният йорты директоры да бу көннәрдә алтынчы дистәсен түгәрәкләп килә икән. Узган гомер... Хәер, алдагысы дистәләргә тагын да баерак булсын.

    Эшләнгән һәм әле эшләнәсе эшләре дә шактый туган авылы Кыр Шунталысына гомерен багышлаган Әлим Хәким улы Миндубаевның. Килешәсездер, районда гына түгел, республикада да танып беләләр үзен. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре булганы өчен генә дә түгел. Китапчарак әйтсәк, авыл мәдәниятен үстерүче кеше буларак.

    Аннан, тармаклы, ныклы нәсел баласы ул. Ватан сугышында утлар-сулар кичкән Хәким ага үзе дә авылның ир солтаннары булган дүрт бертуганның берсе. Тальянда оста уйнаган, җырлары күңелгә ягылып калган. Шөкер, исән килеш, туасы балалары бәхетенә әйләнеп кайта ул газиз туган җиренә.

    Алты бала бер-бер артлы дөньяга аваз салган. Еллар дәвамында тальян моңы атадан балалары күңеленә күчкән...

    - Әтинең тальяны бар иде, хромка. 8-9 ларда укыганда Сәлим абыйга тальян алдылар. Анда Хәлим абый да, Фәридә апа да уйнарга өйрәнде. Хәтерлим әле, әти: кит, Шәмсехәят булдыңмы әллә... дия иде апага югары очтагы апаның уйнавына ишарәләп. Күрәмсең, көй-моң безгә нык күчкән, апам да гомере буе Гаделша авылы мәдәният йортын җитәкләде, энем дә, сеңелем дә уйный...

    Ә баянны миңа әни алып бирде, сизде-күрде уйныйсы килгәнне... - дип хатирәләр яңарта авылыбыз клубы мөдире. - Биография бик җайлы минем: авылда урта мәктәп, армиядә Польшада хәрби хезмәт, Алабуга мәдәният-агарту көллияте һәм 21 яшьтән авыл клубы мөдире...

    Әнә шулай тыйнак кына итеп җилкә аша артка күз атып ала мөхтәрәм авылдашыбыз.

    Шунталыдагы кебек ике катлы, кирпечтән салынган, паркет идәнле, диварларына рәссамнар кулы белән милли бизәкләр төшерелгән мәдәният йорты тирә-як авылларда гына түгел, район үзәгендә дә юк иде. Канатланып, рухланып эшләү өчен бөтен шартлар бар.

    Районда бер авылда да булмаганда балалардан халык уен кораллары ансамбле оештырып җибәргәне әле дә истә. Гармун, курай, кубыз, хәтта кашыкларга кадәр бии-бии җырлый иде алар кулында. Хәзер, әнә, кайсыларының исемнәре республика күләмендә яңгырый. Өлкәннәр һәм балалар театр түгәрәкләре, "Наз" хатын-кызлар клубы, "Ләйсән" ансамбле чыгышлары һәр бәйрәм-чараның күрке авылда.

    Район-республика чараларында да катнашып, макталып киләләр. "Уйнагыз, гармуннар"га башкалага алып йөргән гармунчылары гына да дистәдән арта.

    Совет чорына без дә күз атсак, беренче булып, клуб тирәсендәме, машина-трактор паркында яки авылга керү юлларынамы куелган лозунглар күз алдына килә. Әйе, хәтерлисез булыр, ул заманда, диик, плакатлар язу бар иде. "Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!", "Алга - коммунизмга!" , "Партиябез карарларын - тормышка!"...

    Бактың исә, әнә шулай кызыл комачта тигез, матур хәрефләр белән язылган лозунглар аша авылдашлар күңеленә оптимистик рух өстәп торган баянчы егет. Алай гына да түгел, язгы чәчү, урып-җыю чоры җиттеме, агитбригадалар белән Вахитов исемендәге колхоз басуларын яңгыратып, баян моңнарына дәртле җырлар кушыла, шулар белән бергә җир куенына бөртекләр төшкәндә, көшелләргә ашлык агылганда игенчеләр күңелендә эшкә дәрт-дәрман өстәлә.

    Механизаторлар янында, гомумән, үз кеше Әлим - нәкъ җырдагыча: кирәк чакта баянчы ул, кирәк чакта тракторист... Баянын калдырып торып, кирәк икән - тракторга, урып-җыю икән - комбайн штурвалы артына утыра, җырлый-җырлый басуларны иңли егет.

    Шулай яшьлек дәрте кайнап йөргән көннәрдә авылда фельдшер булып күрше авыл кызы Җария эшли башлый. Урамның каршы ягына гына фатирга да урнашып куя сөйкемле кыз.

    Ике яшь йөрәк бер-берсен тиз аңлый. Җитмәсә, әнисе Кәшифә апа да: улым, нәселебезгә бер духтыр кирәк инде, диеп, утка ялкын өсти. Инде хәзер, әнә, уллары Айратның гаиләсендә бөтерчек кебек ике оныклары үсеп килә.

    Менә быел да Җиңү көне бик матур итеп авыл уртасында ачылган һәйкәл янында тантаналы төстә үтте. Сугыш ветераннары урынын инде сугыш чоры балалары - тыл ветераннары алды. Күз яшьле бәйрәм чарасындагы балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, мәдәният йортының "Ләйсән" ансамбле башкарган моңлы җырлар яу кырында ятып калган һәм аннан кайтып бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз һәм тылдагылар хөрмәтенә яңгырады.

    Алда - Сабан туе, биредә дә сынатырга ярамый. Аннан, быел август аенда Авыл көне көтелә - үзе өчен җан атып торган хәйрияче уллары булганда читтә гомер итүче балаларын да җыя авыл. Мәдәният министрыбызга йөкләмәләр шактый әле.

    Шунлыктан, без аны олуг юбилее белән котлап, алга таба да көйле-моңлы матур тормыш белән сихәтлектә авылдашларыбызны куандырып яшәвен телибез.

    Надия Шәйхетдинова.

    Кыр Шонталысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: