Заря
  • Рус Тат
  • Моратова Хаҗия Гыйниятулла кызына 90 яшь тулды

    2017 елның 1 ноябрендә Урта Тигәнәле авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Мөлекова, Урта Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры Фоат Сафин һәм китапханәче Равия Сафина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы кешесе Моратова Хаҗия Гыйниятулла кызын 90 яше тулган көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты...

    Хаҗия Гыйниятулла кызы ишле колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә тугыз бала була, ул өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе колхозда эшли. Сугыш вакытында Хаҗия Гыйниятулла кызы колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя: Лаеш районында окоп казый, Казан янында урман кисә. Авылдашы Хатыйп Фатыйх улына кияүгә чыга. Ире белән биш ул тәрбияләп үстерәләр, 10 оныгы, сигез оныкчыгы бар.
    Бүгенге көндә Хаҗия апа үзе генә тора. Өендәге бөтен эшне үзе эшли, хәтта керләрен дә үзе юа. Иртүк торып, авылда яшәүче туганнарына йөреп, хәлләрен белеп чыга. Урын-җирен дә кеше җыйганны яратмый, киредән үзенчә җыештырып куя. Аңа 90 ны һич кенә дә бирерлек түгел. Гел хәрәкәттә, гел эш белән мәшгуль.
    Үзе бәрәңге утыртты, аны матыйклап, утап, бөтен эшен үзе башкарды. Тавыклар асрый, тиресен үзе чистарта, үзе чыгарып түгә. Кыш көне балалары кайтканны көтеп тормыйча, карын да чистарта, абзар башыннан карларны көрәп төшереп, су агып китсен, дип юллар ясый.
    Хаҗия апа кап-кара кашлы, чем кара чәчле бик чибәр, уңган кыз була. Беренче иренә бик яшьли кияүгә чыга , ире өйләнешүгә үк армиягә китеп бара. Аннан кайткач, ниндидер сәбәпләр аркасында алар аерылышалар. Шул иреннән алты яшьлек бер улы кала, шул иренең параличланган, урын өстендә ятучы әнисен ничә ел карап, аны хөрмәтләп, соңгы юлга озата.
    Аннары үзеннән алты яшькә яшьрәк Хатыйп исемле егет белән кавышалар. Аннан тагын дүрт ул таба. Ире яшьли, 54 яшендә үлеп китә, һәм ул малайларын кеше итеп, туйларын ясап, үз тормышларын корырга ярдәм итә. Икенче иренең дә урын өстендә ятучы кайнанасын ничә ел карап, соңгы юлга озата.
    Хаҗия ападан: "Озын гомереңнең сере нәрсәдә?" - дип сорагач, ул: "Мин ике иремнең дә авыру әниләрен карадым, алар миңа бик тә рәхмәт әйтеп, бәхиллекләрен биреп, бакыйлыкка күчтеләр. Аннан килеп, мин бер минут та утырып торганымны хәтерләмим. Гел хәрәкәттә булдым. Авыр заманнарда биш малайны үстерү җиңел булмагандыр.
    Барысы да тәүфыйклы, эшчән булып үстеләр, йөземә кызыллык китермәделәр, урамда киләп сарып йөрмәделәр. Һәркайсының яраткан эше бар. Мин аларга беркайчан да тишек оекбаш-бияләй тигезмәдем. Ашаганда-эчкәндә дә кулымнан бәйләвемне төшермәдем. Һәрберсенә җылы свитерлар да бәйләп кигездем.
    Хаҗия апа кешедә озак торырга яратмый. Әле күптән түгел генә Чистайда яшәүче оныкасының кызы тугач, балалары кайтып алган иделәр. Тик анда бер-икене кунып, бөтен баласында кунакта йөргәч, күңеле булды һәм өенә кайтарып куюны сорый башлады. "Үз өемдә үз көнем", - дип үз өендә яшәүне артык күрә ул.
    Хаҗия апаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, матур тормыш, балаларын, оныкларын, оныкчыкларын сөендереп яшәвен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: