Заря
  • Рус Тат
  • Нәфисләрдән нәфис Миннәфис

    Редакциябезгә Миннәфис апа Сәләхиеваны юбилее белән котлап, барлык балалары, оныклары исеменнән оныкасы ДИНАРА хат юллаган.

    - Бу якты дөньяга һәр кеше бәхетле булыр өчен туа. Һәр көнне иртәдән аны кояш нурлары иркәли, сандугачлар үзләренең моңлы көйләрен аңа бүләк итә. Бәлки, кеше үзен бәхетле тойсын өчен табигать тә үзеннән шулай өлеш кертәдер.
    Кем соң ул бәхетле кеше? Бу сорауга җавап эзләгәндә минем күз алдыма, беренче чиратта, Зур әнием килеп баса.
    Моннан күп еллар элек, 1947 елның 9 апрелендә Урта Тигәнәле авылында дөньяга аваз салган кызчык, әлбәттә, бу якты җиргә сугыш афәтләре бетеп, тыныч тормыш башлангач килә. Билгеле, мондый балаларны бәхетле тормыш көтәргә тиеш.
    Яшькелт күзле, бөдрә чәчле бу кызга Миннәфис дип исем кушалар. Әти- әниләре үзләренең беренче кызларына бу исемне сайлаганда, һичшиксез, матур, нәфис, бәхетле булуын теләгәннәрдер. Татар халкында: "Исеме җисеменә туры килеп тора", - диләр. Әйе, бу сүзләр нәкъ минем Зур әнием турында әйтелгәндер. Чөнки Зур әнинең исеме үзе үк: "Мин нәфис", - дип әйтеп тора...
    Шушы көннән соң 70 ел үтеп киткән. Бу вакыт эчендә Зур әнием шактый катлаулы, кызыклы юл үткән. Урта Тигәнәле мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтында югары белем алып, физика-математика укытучысы һөнәренә ия булган һәм, туган районына кайтып, күп дистәдән артык ел балаларга белем биргән. Берничә дистә ел балалар бакчасында нәниләрне тәрбияләгән. Йомшак күңелле, мәрхәмәтле булганы өчен аны укучылары да, нәниләр дә бик яратканнар. Зур әнием үзе дә бу елларны бик сагынып искә ала.
    Зур әнием Зур әтием Әсхәт белән бик матур, тату, үрнәк гаилә корганнар. Бүген алар инде ярты гасырга якын бергә гомер итәләр. Шул еллар эчендә алар ике кыз һәм бер улларына гомер биреп, аларны тәрбияләп үстергәннәр, олы юлга фатиха биргәннәр. Шул балаларның олысы минем әнием Лилия аларга рәхмәтле булып, әтиебез Дәүләтбай белән корган бәхетле гаиләдә безне, 3 баланы, тәрбияли. Бүгенге көндә без, барлыгы 8 онык, Зур әниебезнең кайгыртуын, яратуын, йомшак кулларын тоеп, назлы сүзләрен ишетеп үскән балалар. Без аның тырышлыгын, уңганлыгын, кайгыртуын күреп торабыз һәм аңа рәхмәтле булып калабыз.
    Зур әниебезгә еллар инде үзләренең эзләрен салган. Чал чәчләре күбәя, җыерчыклары тирәнәя барса да, безнең өчен ул - якты йөзле, кадерле һәм иң матур кеше. Ирексездән күңелдә шигырь юллары туа:
    Әгәр Зур әни булмаса,
    Әнием булмас иде;
    Һәр иртәдә безне назлап,
    Иркәләп сөймәс иде.

    Зур әниемнең күзләре
    Бигрәкләр дә сөйкемле;
    Әгәр дә ул килеп керсә,
    Гүя кояш шикелле.

    Өебезнең яме бит ул -
    Бик яратабыз аны.
    Аркабыздан назлап сөя

    -Мамык кебек куллары.

    Әкиятләр сөйли-сөйли
    Ул мине йоклаткандыр;
    Аның җылы кочагында
    Күпме таңнар аткандыр...

    - Кечеләргә, көчсезләргә
    Ярдәмчел бул, кызым! - ди.
    Олыларны олыласаң,
    Бәхетле булырсың, - ди.
    Озак яшә, Зур әнием!
    Син бит безгә бик кирәк.
    Гаделлегең, яхшылыгың
    Булыр безгә гел үрнәк!
    Безне һәрвакыт сөенеп каршы алучы, тик торуны, аруны белмичә, бал корты кебек эшчән, боегуны белмәүче, шат күңелле Зур әниебез - безнең тормышыбызның маягы ул. Күнеле белән дә, үзенең эшләгән гамәлләре белән дә, бөтен барлыгы белән дә чын мәгънәсендә матур, нәфис кеше ул минем нәфисләрдән нәфис Миннәфис Зур әнием!
    Син булганда, без бик бәхетле, Зур әниебез! Без синең Зур әти белән озын- озак тигез гомер кичерүеңне, сәламәт булуыңны, үзеңнең янәшәбездә булуың белән безне шатландырып яшәвеңне телибез. Синең белән һәр очрашу, күңел җылыңны тою - безнең өчен зур бәйрәм. Киләчәк тормышың да бүгенгедәй бәхетле, шатлыклы мизгелләрдән генә торсын иде.
    Ә без, үз чиратыбызда, Зур әти белән сиңа гел таяныч булып яшәргә, борчымаска, йөзеңә кызыллык китермәскә, синнән үрнәк алып, сиңа лаек булып яшәргә тырышырбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: