Заря
  • Рус Тат
  • Ничә градуска кадәр суытса, балалар мәктәп - бакчаларга бармый?

    Санитар нормалар нигезендә, һава температурасы -15 градуска төшсә, җилнең тизлеге секундына 15 метр тәшкил итсә, 4 яшькә кадәрге баланы бакчага илтмәскә ярый. Ә температура -20 градуска төшеп, җилнең тизлеге секундына 15 метр булса, 5-7 яшьлек балаларны да өйдә калдырырга мөмкин. Һава температурасы -25 градус булса, авыл мәктәпләрендә белем алучы I-IV...

    Санитар нормалар нигезендә, һава температурасы -15 градуска төшсә, җилнең тизлеге секундына 15 метр тәшкил итсә, 4 яшькә кадәрге баланы бакчага илтмәскә ярый. Ә температура -20 градуска төшеп, җилнең тизлеге секундына 15 метр булса, 5-7 яшьлек балаларны да өйдә калдырырга мөмкин.
    Һава температурасы -25 градус булса, авыл мәктәпләрендә белем алучы I-IV сыйныф укучылары укудан азат ителә. -27 градуска җитсә, I-IV сыйныфта укучы шәһәр балаларына да шундый «бәхет» елмая. Ә менә һава температурасы -30 градустан артса, I-XI сыйныфта белем алучы барлык укучылар мәктәпкә бармаска хокуклы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: