Заря
  • Рус Тат
  • Әниләр көне белән!

    Быел якшәмбе көнне, 29 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк шушы бәйрәм датасы алдыннан район хатын-кызларын район башлыгы Владимир Козонков котлады:

    - Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым бер урынны алып тора. Аңа беркем дә битараф кала алмый. Ул хатын-кызның яңа буыннарны тудыру һәм тәрбияләү белән бәйләнгән аеруча да әһәмиятле бурычларының бөеклеген һәм изгелеген тирәнрәк тоярга, җәмгыятебезнең рухи кыйммәтләрен һәм әхлакый идеалларын саклап калуда һәм ныгытуда аның гаять зур ролен аңларга булыша.

    Бу көн - уллар һәм кызларның үз әниләренә тирән хөрмәтләрен һәм яратуларын күрсәтү генә түгел, ә бәлки җәмгыять тормышында аларның гаять зур рольләрен танулары да. Гомеребез, гаилә бәхетебез, бездә булган барлык яхшы сыйфатлар өчен нәкъ менә без аларга бурычлы. Безнең кем булуыбыз, нинди булачагыбыз - боларның барысы да безгә әниләребез тырышлыгы белән салынган. Аларның хезмәт сөючәнлеге - безгә үрнәк, аларның белеме һәм осталыгы - безнең ориентир.

    Күп балалы гаиләләр институтын үстерү - илебездә төп юнәлешләрнең берсе. Безнең районда 363 күп балалы гаилә яши, аларда меңнән артык бала тәрбияләнә. Моннан тыш, ятим балаларны асрамага алган хатын-кызлар да байтак. Алар барысы да хаклы рәвештә соклануга һәм алларында баш июгә мохтаҗлар. Ана буларак авыр хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм күңел юмартлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, сөекле хатын-кызларыбыз!

    Кадерле хатын-кызлар, аналар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз уңышлары белән сөендерсен! Якыннарыгызның сезне ихластан яратулары, игътибарлары һәм кайгыртулары сезгә иң яхшы бүләк булсын! Нык сәламәтлек, бар нәрсәдә уңышлар, шатлык һәм иминлек юлдаш булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: