Заря

Алексеевск районы

Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Әниләр көнендә, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Александра Ивановна Терехина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Ул 1926 елда Гурьевка авылында туа. 12 яшеннән "Доброволец" совхозына эшкә урнаша. Сугыш елларында почта таратырга булыша. Аның оныклары әйтүенчә, ханымның күңелендә сугыш елларында кара кәгазьләр таратып йөрүдән курку хисе хәзер дә саклана. Әлеге хәбәрне гаиләгә кереп әйткәч, андагы елашу, андагы сыкрауларны күрмәс өчен яшь Саша аларны тапшыра да һәм...

Ул 1926 елда Гурьевка авылында туа. 12 яшеннән "Доброволец" совхозына эшкә урнаша. Сугыш елларында почта таратырга булыша. Аның оныклары әйтүенчә, ханымның күңелендә сугыш елларында кара кәгазьләр таратып йөрүдән курку хисе хәзер дә саклана. Әлеге хәбәрне гаиләгә кереп әйткәч, андагы елашу, андагы сыкрауларны күрмәс өчен яшь Саша аларны тапшыра да һәм тиз генә чыгып чаба торган була.

Бу вакытта ул авыл Советы хезмәткәрләренә булышып йөри, финагент була. Хәтта акчаларны Алексеевскига кадәр дә китерә. Юл юл инде ул, хәвефле. Бервакыт аңа юлда качкын солдатлар очрый, үзен дә, кыйммәтле йөкне саклап кала кыз. Сугыш тәмамлангач кияүгә чыга һәм Алексеевскига күчеп килә. "Коры сөт" заводына эшкә урнаша, 1953 елга кадәр сөт цехында аппаратчы булып эшли. Бу елларда Сахаровкада күлдән боз әзерләгәннәр. Ул май саклау өчен кирәк була. Ә Шалбадан агач кисәләр, аның көнлек нормасы 12 куб, боз астыннан саллар тартып чыгарганнар. Башка эшчеләр белән Мурзихага агач төягән баржа бушатырга йөриләр. Ә аннан соң 41 ел сәүдә өлкәсендә эшли. Александра Ивановна товар алырга Казанга үзе йөри.

Эшләү дәверемдә нинди генә хәлләр булмады инде,- дип хәтирәләре белән бүлеште Шура апа. - Иң истә калганы шул булды, бервакыт товарга барганда әздән генә боз астына төшеп китмәдем. Боз өстендә сулар чыккан, ә товар кирәк, шуңа да су өстеннән чыгып киттем. Хезмәттәшләрем белән кайда гына эшләргә туры килмәде. Шундый тәвәккәл булганмын, дип гаҗәпләнә ул хәзер, районда уздырылучы ярминкәләр, кышны озатулар, анда ап-ачык сарафаннардан чыгыш ясаулар, автолавкалар белән төрле торак пунктларга сатырга йөрүләр, фермаларга, кырларга барулар.

Юбилярша ике тапкыр "Социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе белән бүләкләнә, 1974 елда Бөтенроссия социалистик ярыш җиңүчесе дипломы һәм "Хезмәттәге фидакарьлеге өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1975 елда аның исемен Роспотребнадзорның Мактау китабына кертәләр. Район Советына һәм бистә Советына ике тапкыр депутат итеп сайлыйлар.

Ә иң зур бүләге аның гаиләсе.

Кызы Валентина:

- Әни миңа тормыш бүләк иткән, ул безне бик дөрес тәрбияләде, олыларны олыларга, кечеләрне хөрмәт итәргә, намус белән эшләргә, һәрчак ачык йөзле булырга. Әнинең бу теләкләре тормышта бик кирәк булды. Әле хәзер дә әниемнең танышлары очрап, аның хәлләрен сорашалар, сәламәтлек теләп, сәламнәрен җиткерәләр. Миңа әниемне яратканнарын һәм хөрмәтләгәннәрен белү сөенечле.

Ирина, оныгы:

- Мин үземнең яраткан әбиемне чын күңелдән юбилее белән котлыйм. Ул минем өчен иң якын кеше, мин аңа әйтер өчен сүзләр табып бетерә алмыйм. Мин балачактан ук аның мине яклавын, саклавын белеп үстем, бу хәл минем балаларым үскәндә дә булды, ул миңа аларны тәрбияләргә дә ярдәм итте, әле бүген дә ярдәм итә. Мин Аллаһы Тәгаләмә шундый әби бүләк иткәне өчен рәхмәт укыйм.

Константин, оныгы:

- Әбиемнең кулларына карыйм да, аларны тынычлыкта калдырып, ял иттерергә кирәктер дип уйлыйм, тик ул тынгысыз, эшсез торырга өйрәнмәгән, соңгы вакытта сәламәтлеге генә бераз какшап тора.

Юбилее уңаеннан әбиемне котлап, аңа нык сәламәтлек, борчуларсыз, кайгыларсыз яшәвен телим. Күңеле һәрчак яшь булсын, аяклары йөреп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев