Заря
  • Рус Тат
  • Һөнәрләрнең иң асылы – Укытучы

    Укытучы хезмәте - хөрмәткә һәм зур ихтирамга иң лаек һөнәрләрнең берсе. Чөнки һәр кешенең гомер юлы шул һөнәр ияләренә бәйле бит. Зур тормышка юллама биргән, һәр язмышка үз йогынтысын салган педагог образы якты маяк булып һәркемне гомере буена озата бара, тормыш давыллары, зилзиләләре арасында югалып калмас өчен көч һәм күңел...

    Ашыга-ашыга белем бирә ул
    - Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә һәркемнең колагына көмеш кыңгырау чыңы, укытучы апасының ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була торгандыр, мөгаен. Әйе, бу ике сүз бер-берсеннән аерылмый.
    Шәмсенур Рафаил кызы Әбүзәрова менә инде 45 ел иртән иртүк торып мәктәпкә ашыга. Шуның 10 елын үзе укучы булса, 35 елын балаларга фән нигезләрен укытуга багышлады.
    Еллар, еллар... Сиздермичә генә үтәләр дә китәләр. Ә алар артында күпме шатлык, күпме көенечләр калган, кайчакта уйласаң, исең китәрлек. Укучың имтиханда яхшы билге алса, ул көннән дә сөенечлесе булмыйдыр ул. Ә аның турында начар хәбәр килеп ирешсә, кайда хата җибәрелде икән, дип уйлый-уйлый күпме йокысыз төннәр үткәрәсең.
    Шәмсенур Рафаил кызының биографиясе хезмәттәшләренекеннән әлләни аерылмый диярлек. Балачагы Урта Тигәнәле авылында үтә. Урта мәктәптә укыганда укытучылар аның зиһенле икәнен күреп алалар, аңарга таләпләр дә югарырак була. Укуын тәмамлауга, туган мәктәбендә тәрбияче булып эшкә алалар. Балалар белән эшләү ошый аңа. Ә бераздан Коры Көрнәле мәктәбенә математика укытучысы итеп күчерәләр.
    Биредә ул булачак тормыш иптәше Әсфир белән таныша. Озак та үтми, гөрләтеп туй ясыйлар. Бер- бер артлы ике кызлары - Алсу белән Айсылу дөньяга килә. Ә үзе бу вакытта читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтында укып йөри. Ике кечкенә бала белән читтән торып укуны үз башыннан үткән кеше генә аңлый ала.
    1983 елда язмыш җилләре алар гаиләсен Зур Тигәнәле авылына алып килә. Гаилә башлыгы "Разумовский" совхозының терлекчелек тармагына эшкә урнаша. Ә Шәмсенур һәрвакыт аның уң кулы була. Мәктәптән арып кайттым дими, өйдә дә, тормыш иптәше янында да йөгерә-йөгерә булышып йөри ул. Ә өйдә калган бәләкәй кызлары исә һәр кайтуларына берәр "мөгез" чыгарып куялар: паспортларны да киредән алыштырырга, үзләренең чәчләрендәге буяуларны бензин белән юарга туры килсенме - һәртөрле шуклыклары бихисап була.
    Озакламый нәсел дәвамчысы Әлфис туа. Инде ул да үсеп җиткән икән ләбаса: КФУны тәмамлап, бүгенге көндә Ватан алдында изге бурычын үти Әлфис.
    Ә мәктәптә өч дистә ярым ел эшләү дәвамында күпме укучыларга математика, физика буенча белем бирелгән дә, имтихан вакытларында күпме чәче агарганын Шәмсенур үзе генә белә. Аның хезмәт сөючәнлеге, эшне җиренә җиткереп башкаруы бик күпләргә үрнәк булып тора. "Шәмсенур апа безгә ашыга-ашыга белем бирә", - ди аның турында укучылары.
    Шәмсенурның укучыларына иң беренче булып Бердәм дәүләт имтиханнары бирү "бәхете" эләкте. Һәр яңалык башта бик куркыныч булып тоелса да, Аллага шөкер, укучылар апаларының йөзенә кызыллык китермәделәр: БДИны уңышлы тапшырдылар, югары уку йортларына кереп тә укыдылар.
    Табигатьтә кыш хакимлек иткән шушы салкын көннәрдә Шәмсенур Рафаил кызы үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Без, хезмәттәшләре, укучылары, аны чын күңелдән 55 яшь тулу көне белән котлыйбыз һәм аңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
    Котлы булсын синең туган көнең,
    Шатлык белән үтсен һәр көнең,
    Корычныкы булсын тазалыгың,
    Кояшныкы булсын гомерең.
    Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
    Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
    Кочак-кочак бетмәс куанычлар
    Төяп килсен туар таңнарың.
    * * *
    Олы хөрмәткә лаек шәхес
    Шатлык һәм көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр белән тулы гомер! Кочак-кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр... Мәктәптә эшләгән һәр укытучыга әлеге төшенчәләр бик таныш. Йокысыз төннәр, борчулы көннәр, әмма укучыларының кечкенә генә җиңүе өчен дә чын күңелдән сөенүләр аңа алдагы эш өчен этәргеч булып тора.
    - Зур Тигәнәле авылында туып-үскән, аны чын күңелдән яраткан, тормышын аңардан башка күз алдына да китермәгән Гөлсирә Сәгыйрь кызының бөтен гомере туган җире белән бәйле. Кечкенәдән үк белемгә омтылучан кечерәк буйлы бөтерчек кебек кыз һәрвакыт авылдашлары күз алдында. Мәктәптә бик яхшы укыган кыз, укуын тәмамлагач, авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Үзе китаплар укырга бик яраткач, бөтен кешене дә белемле итәргә хыяллана ул. Эшен бөтен күңелен биреп башкара. Агитация-пропаганда эше, плакатлар белән ферма, кыр станнарын, ындыр табакларын бизәү, йорттан йортка кереп, йон, күкәй җыю - боларның барысы да аның хезмәт вазифасына кермәсә дә, Гөлсирә апа бервакытта да карышып тормый.
    Үзешчән сәнгать исә үзе бер дөнья була. Авылда яки тирә-күрше авылларда гына түгел, Әлки, Аксубай, Нурлат районнарына ук концертлар белән чыгалар алар. Матур биюе, оста сөйләве белән тамашачыларның күңелен бик тиз яулый. Өлкән яшьтәгеләр моны әле яхшы хәтерлиләрдер.
    Озак та үтми, шәхси тормышында яшь егет барлыкка килә. Армиядән солдат хезмәтен үтәп кайткан Рәшит эшне кызу тота: 19 яшьлек кыз Хәмитшиннарның зур гаиләсенә килен булып төшә. Бер-бер артлы бер кыз, өч малай дөньяга килә. Әлеге гаиләдәге килен- каенана мөнәсәбәтләре бар кешегә үрнәк булды. Алар һәрвакыт һәр эшне киңәшләшеп, олылар фикерен өстен куеп яшәделәр. Бер түбә астында шактый еллар каенана, кайната, каенэне, каенигәч һәм аның кызы яшәү генә дә аларның нинди киң күңелле икәнлеген күрсәтә. Ул елларда әле хәзерге кебек 3-4 бүлмәле өйләр юк иде бит. Гөлсирә апа озак еллар кичен, балаларын ышанычлы кулларга калдырып, тыныч күңел белән китапханәгә ашыга. Бәлки, өендә ныклы тылы булганга, ул зур уңышларга ирешә дә алгандыр.
    Әмма Гөлсирә апаның яшьтән үк укытучы булып эшләү хыялы була. Рус классиклары әсәрләрен укып, аларны балаларга җиткерү теләге аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. Читтән торып белем алганда да ул һәр биремне җиренә җиткереп башкара. Һәм, ниһаять, 1977 елда мәктәпкә эшкә килә.
    Мәктәптәге тормыш аны бөтереп ала. Мәктәп һәм район укытучылары алдында ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, түгәрәк эшләре - боларның барысына да ул бик теләп алына һәм җиренә җиткереп башкара иде. Укучылары да остазларының йөзенә кызыллык китермәде. Аның шәкертләре арасында кемнәр генә юк: югары белемле укытучылар, медицина хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, банк эшчәннәре һ.б. Һәм алар Укытучы апаларын һәрвакыт олы хөрмәт белән телгә алалар.
    Гөлсирә апа олы йөрәкле Кеше. Бик авыр югалтулар кичерде ул: бер- бер артлы әти- әнисен, энесен, яшьли тормыш иптәшен җирләргә туры килде. Кайгысын ераккарак яшереп, тормыш йөген тартуын дәвам итте. Әмма язмыш шулай бит инде ул: бала югалту ачысын дә татырга туры килде әлеге ханыма. Йөрәк җылысын оныкларына биреп, ул һаман авылдашлары арасында. Инде берничә ел Гөлсирә апа җирлекнең ветераннар советы рәисе. Ничә төркем өлкән яшьтәге кешеләрне Болгарга яки Казанга алып барып кайтты Гөлсирә апа. Автобусын да, билетын да кайгырта ул. Казан шәһәре мәчетләрен күрү яисә К.Тинчурин һәм Г.Камал исемендәге театрларга барып спектакль, филармониядә концертлар карау бәхетенә ирешү өчен күпләрнең вакыты да, теләге дә җитмәс иде. Әмма Гөлсирә апа бу эшне шулай оештыра: өлкән яшьтәге апалар кырык эшләрен ташлап, бик теләп зур юлга чыгып китәләр. Мәүлет кичәсе, авыз ачу мәҗлесләрен, гарәп графикасы дәресләрен олы бәйрәм итеп көтеп алалар алар. Гөлсирә апа авылда Коръән мәҗлесләрендә дога уку, мәетләрне юып, соңгы юлга озату кебек саваплы гамәлләрне дә башкаручы әле.
    Изге күңелле, ак яулыклы Гөлсирә апа бу көннәрдә олуг бәйрәмен билгеләп үтә. Хөрмәтле Гөлсирә Сәгыйровна! Туган көнегез белән Сезне! Алдагы гомерегезне дә шулай матур үткәрергә язсын Ходай! Сәламәтлегегез нык, акылыгыз һәрвакыт камил булсын! Кешеләргә эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның шатлык-куанычларын, игелекләрен күреп, озак яшәргә язсын!
    Туган көнең котлы булсын.
    Шатлан да син, көл дә син.
    Килсен сиңа бәхет кенә,
    Кайгы-хәсрәт килмәсен.
    Суфия Хөснетдинова әзерләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: