Заря
  • Рус Тат
  • Әнур Фәсаховның яшәү мәгънәсе

    Дүшәмбе көнне гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, ә соңгы берничә ел Биләрнең мөселманнар җәмгыятен җитәкләүче Әнур Фәсаховка 60 яшь тулды.

    Коры Көрнәле авылында туган Әнур 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлый. Туган районына кайткач, үз белемен авыл хуҗалыгында куллана башлый. 1981 елда "Войкино" совхозының баш агрономы була, алты елдан соң Урманасты Шунталысында "Вперед" колхозы рәисе итеп билгеләнә. Анда 10 ел эшләгәч, "Биләр" авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкли башлый. Бу урында дистә еллар эшли. 2007 елдан алып 2014 елга кадәр Әнур Хөснетдин улы Кр. Горкада "Колос"хуҗалыгы рәисе булып эшли. Тармакта нәтиҗәле эшләгәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исемгә лаек була, "Казанның 1000 еллыгы" истәлекле медале белән бүләкләнә.


    Әнур Фәсахов белән бергә эшләгән күп кенә кешеләр аны җылы сүзләр белән генә телгә алалар. Шуларның берсе - "Сельхозхимия" җитәкчесе Юрий Кунаев:
    - Әнур Хөснетдин улын мин аның тормыш эшчәнлеге башланган вакыттан бирле беләм. Ул "Вперед" колхозы рәисе булып сайлангач, аның белән бигрәк тә тыгыз элемтәдә эшләргә туры килде. Ул бу хуҗалыкның бертавыштан хезмәт коллективы тарафыннан кабул ителгән беренче җитәкчесе булды. Авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә югары квалификацияле белгеч тиз генә бик әйбәт җитәкчегә кадәр үсте. Моны ул үзенең хезмәт эшчәнлеге белән исбатлады, үзе эшләгән бөтен хуҗалыкта югары танылу алды. Хезмәттәшләре һәм район җитәкчеләренең хөрмәтен һәм абруен казанды. Әнур Хөснетдин улы менә дигән гаилә башлыгы, бик ышанычлы һәм тәртипле кеше. Мин аңа һәм зур гаиләсенең бөтен әгъзасына нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.


    - Әти бөтен көчен биреп эшләде һәм вакытын гаиләсенә бирергә дә өлгерде, - дип балачак хатирәләре белән уртаклаша улы Рафаэль. - Ничек кенә арыган булса да, эштән кайткач, сеңелем Гөлназ һәм минем белән уйный иде. Без мәктәптә укый башлагач, безгә укуыбызда гел булышып килде һәм чыгарылыш сыйныфына кадәр һәр көнне өйгә бирелгән биремнәрне эшләгән- эшләмәгәнлегебезне тикшереп торды. Хәтта шимбә көннәрендә дә өйгә бирелгән эшләребезне тикшерми торып, клубка да чыгармый иде. Нәкъ менә әтинең кайгыртуы һәм игътибары сеңелем белән икебезгә, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, югары белем алырга булышкандыр. Сеңелем югары категорияле табиб-невролог булды, РКБ-2 дә эшли, аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясе яза. Мин исә көч структураларын сайладым һәм хәзер җәзаларны үтәтү хезмәте филиалын җитәклим. Әтинең киңәшләре хәзер дә булыша. Аның акыллы үгет-нәсихәтләре һәрвакыт дөрес була. Аның өчен гаилә гел беренче урында торды. Рәисә апасының ире үлгәч, ул аның балалары өчен икенче әти булды, һәр нәрсәдә аларга булышты. Хәзер әтиебез игелекле эш белән шөгыльләнә, бу эш аның тормыш мәгънәсенә әйләнде.
    2014 елда авыл хуҗалыгы предприятиесен үзгәртеп корганнан соң юбиляр үз көчен рухи өлкәгә юнәлтә. Менә өч ел инде Әнур Фәсахов үз тирәсенә Биләр мөселманнарын берләштерә.


    - Әнур Хөснетдин улын имам-хатыйб итеп сайлагач, Биләрдә рухи тормыш җанланып китте, - ди Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт. - Гыйбадәтханәгә кешеләр күбрәк килә башлады. Әнур абыйдан барысы да канәгать, әбиләр, бабайлар аның турында мактап кына сөйлиләр. Ул һәр кешегә аерым якын килә. Күрәсең, җитәкче эшенең йогынтысы бардыр. Мөрәҗәгать иткән теләсә кемгә рухи яки тормышта кирәкле киңәшләр бирә. Имам-хатыйб курсларда укып кайтты, күп әдәбият укый. Еш кына мәхәллә кешеләре белән дәресләр үткәрә, лекцияләр сөйли, шуннан соң алар белән төрле темаларга фикер алыша. Аңарда рухилыкка омтылыш бар, ул бу эш белән чын йөрәктән шөгыльләнә һәм аның әйбәт килеп чыга. Районның барлык мөселманнары исеменнән аны юбилее белән котлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: