Өлкәннәрне кайгырту – безнең бурыч
Өлкәннәр көне уңаеннан Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Кутуева җитәкләгән «Яшь журналист» иҗат берләшмәсе әгъзалары үзләренең иң якын, иң кадерле кешеләре - дәү әниләре белән дәү әтиләре турында мәкаләләр язып җибәргәннәр.
Шуларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Мәхмүтова Адилә, 9 сыйныф:
«1нче октябрь, Өлкәннәр көне – иң мөһим һәм зур әһәмияткә ия булган бәйрәмнәрнең берсе, чөнки бу көн - без башлангыч алган дәү әти һәм дәү әниләребезне генә түгел, янәшәбездә яшәүче ялгыз өлкән кешеләрнең күңелләрен күрү көне. Өлкән кешеләр һәрвакыт ниндидер ярдәмгә мохтаҗ булалар. Аларга бездән ишетелгән йомшак сүз дә бик кыйммәтле. Ә инде кайбер кешеләрнең балалары һәм якын туганнары булуына карамастан, бүгенге көндә картлар йортында яшәүләре - бик аяныч һәм кызганыч. Ә мондый картлар йортлары һәрбер районда бар. Димәк, тыныч тормышта яшәвебезгә карамастан, үзләренә тормыш биргән әти—әниләрен картлар йортына тапшыручылар бик күп. Нишләп болай килеп чыкканын аңлатуы авыр. Өлкәннәргә хөрмәт балалар бакчасыннан ук тәрбияләнергә тиеш.
Үзебезнең әти– әниләребезне, әби– бабайларыбызны хөрмәт итик! Аларга безнең ярдәм бик кирәк!»
Зарипова Камилла, 2 сыйныф:
«Мин бик бәхетле бала. Чөнки минем әти—әнием, ике дәү әнием һәм ике дәү әтием бар. Өлкәннәр көне алдыннан мин алар турында язарга телим.
Бер дәү әниемнең исеме– Хания. Аңа 66 яшь. Ул Урта Тигәнәле авылында туган. Хәзер ул дәү әти белән әлеге авылда яши. Минем әнием Гөлназ – аларның кызлары. Дәү әнием 40 ел колхозда сыер савучы булып эшләгән. Ул бик уңган. Без кунакка кайткач, ул безне тәмле алма бәлеше, өчпочмак, гөбәдия белән сыйлый, бик тәмле итеп ашлар, бәрәңге, манты, тавык, тутырма, пәрәмәчләр пешерә. Ул шат күңелле, яхшы холыклы, бик ярдәмчел. Минем дәү әнием чәчәкләр ярата. Аларның чәчәк бакчаларына кешеләр бик сокланалар. Дәү әниемә чәчәкләрне үстерергә, су сибәргә мин дә булышам.
Хания дәү әнием Нурислам дәү әтием белән 46 ел бергә яшиләр. Дәү әтиемә 15 октябрьдә 68 яшь була. Ул да Урта Тигәнәле авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лаеш техникумында укыган. Армиягә киткәч, Мәскәүдә Кызыл мәйданда хезмәт иткән. Армия хезмәтен тәмамлагач, авылга кайткан, 40 ел тракторчы булып эшләгән. Үз эшен бик яраткан, алдынгы урыннарда булган. Авылга кунакка кайткач, мин аның мактау грамоталарын, дипломнарын карыйм һәм дәү әтием белән бик горурланам. Дәү әтием дә бик уңган кеше. Үзе бик сабыр. Безгә акыллы киңәшләрен бирә. Дәү әтием - бик оста итеп рәсемнәр ясый һәм мине дә бу һөнәргә өйрәтә.
Ә хәзер Әлфия дәү әнием һәм Рәшит дәү әтием турында сөйләргә телим.
Дәү әнием Татар Майнасы авылында, ә дәү әтием Олы Тигәнәле авылында туып үскән. Икесе дә туган авылларында мәктәпне тәмамлаганнар. Дәү әнием Чистай медицина училищесында укып, шифаханәдә кешеләрне дәваларга ярдәм иткән. Ә дәү әтием армия сафларында (Германиядә) 2 ел хезмәт итеп кайткач, Чаллыда эшләгән.
Дәү әнием белән танышып, тормыш коралар. Ике малай үстерәләр. Илнур исемле уллары – минем әтием. Алар икесе дә эш яратучан, сабыр, акыллы, уңган кешеләр. Дәү әтием инде лаеклы ялда булса да, райпода ипи ташучы булып эшли, кешеләрне яңа пешкән икмәк белән шатландыра. Ә дәү әнием аны тәмле ризыклары белән өйдә каршы ала. Безне дә бик тәмле өчпочмаклар, кыстыбый, тавык кәтлитләре белән сыйлый.
Дәү әни бакчаларында бик яратып яшелчәләр үстерә, ә чәчәкләренә сокланып карап туя алмыйм. Буш вакытларымда аларга булышам, алар белән бергә бакчада эшлим. Дәү әни белән дәү әтиләремә охшарга тырышам.
Мин яраткан өлкән кешеләремне Өлкәннәр көне белән котлыйм, аларга тигез тормыш телим. Мин дәү әтиләрем һәм дәү әниләремә Ходайдан исәнлек– саулык сорыйм!»
Фазыл Миндубаев, 9 сыйныф:
«Минем бик кадерле кешеләрем – Миләүшә, Гөлсирә исемле зур әниләрем һәм Рамил, Минхәт исемле зур әтиләрем. Алар барысы да хезмәт сөюче кешеләр. Миләүшә зур әнием белән Рамил зур әтием гаиләсе үзләренең фермерлык хуҗалыгын алып баралар. Мине дә эшкә өйрәтәләр. Алар белән бергә печән әзерлим, чишмә суы алырга, җиләк җыярга йөрим.
Минхәт зур әтием турында да горурланып сөйли алам. Ул Әфган сугышында катнашкан батыр солдат булган.
Каникулларда сеңелем белән рәхәтләнеп кадерле кешеләребезгә кунакка кайтабыз. Зур әниләребез безне тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, үзләре, безгә кунакка килгәндә, күп итеп тәмле– тәмле күчтәнәчләр алып киләләр.
Зур яшьтә булсалар да, алар тормыштан артта калмыйлар: газета– журналлар укыйлар, «Яңалыклар» тапшыруын да карап баралар. Алар авылдашлары белән дус яшиләр, бер– берсенә булышалар.
Зур әниләребез һәм зур әтиләребез безнең өчен бик кадерле, якын кешеләр. Без аларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар безнең өчен– бердәнбер!»
Хәсәншина Камилә, 9 сыйныф:
«Минем дәү әтиемнең исеме– Шамил. Аңа 79 яшь. Ул игезәк туганы Камил абый белән – сугыш еллары баласы. Дәү әтием үзенең туган авылы Түбән Тигәнәледә яши. Ә кышларын торырга безгә килә. Без аны гаиләбез белән көтеп алабыз. Дәү әтинең кайтуын бик яратабыз, чөнки аның белән кызык һәм күңелле.
Мин дәү әтием белән сериаллар карыйм, ашарга пешерәм. Ул да бик тәмле ашлар пешерә.
Дәү әтием– бик заманча кеше. Ул яшьләр өчен дә, картлар өчен дә булган тапшыруларны карый, шулай ук футбол, хоккей, биатлон буенча ярышлар карарга ярата. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, дөнья хәлләре, хәбәрләр, яңалыклар белән танышып тора. Аннары шулар буенча безнең белән фикер алышырга ярата. Шулай ук биш вакыт намазын укырга да өлгерә.
Безнең дәү әтиләребез һәм дәү әниләребез, сугыш еллары балалары буларак, авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткәннәр. Шуңа да, һәрбер өлкән кеше бәхетле картлыкка лаек. Шуңа күрә, өлкәннәргә игътибарлы булырга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Әгәр без алар турында көн саен кайгыртмасак, елга бер тапкыр гына үткәрелә торган «Өлкәннәр көне» бу хөрмәтле кешеләргә бик күп ярдәм китермәячәк. Минем теләгем шул: өлкән кешеләр беркайчан да мохтаҗлык күрмәсеннәр һәм һәрвакытта да үзе белән янәшә булган кешеләрдән, якыннарыннан кирәклек, ярату, хөрмәт хисләре тоеп яшәсеннәр! Өлкән кешеләрне яратыйк ! «Өлкәннәр көне» елларга сузылсын иде!»
Ибраһимов Кәрим, 2 сыйныф:
«Минем дәү әнием һәм дәү әтием бар. Мин аларны яратып, әби һәм бабай дип эндәшәм. Мин аларны бик яратам һәм кадерлим. Кечкенә чагымнан ук алар гел минем янәшәмдә. Әбиемнең исеме Резидә, ә бабаемның Сабирҗан. Мин алар белән уйнарга, аларда кунакта булырга бик яратам. Алар Аксубай районының Иске Ибрай авылында яшиләр. Һәр каникул саен мин аларга кунакка кайтырга тырышам. 1нче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Мин әбием белән бабаемны әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм!»
Алия Фәттахова, 8 сыйныф:
«Өлкәннәр көне уңаеннан дәү әнием турында сөйлисем килә. Аның исеме Мөнирә. Бу исем «яктыртучы», «якты йөзле», «нурлы» дигән мәгънәгә ия. Дәү әнием әле бик яшь, аңа нибары 56 яшь кенә. Әгәр аны тасвирлап бирсәң ул алтын су чәчле, коңгырт-кара күзле ханым. Һөнәре буенча ул пешекче. Элек дәү әнием мәктәп ашханәсендә эшләде һәм мин аның янына еш килеп йөри идем. Анда күңелле иде. Дәү әнием бездән еракта, Лаеш районы Каип авылында яши. Аның бик матур чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үсеп утыручы бакчасы бар. Мин аны бик яратам һәм барлык бәйрәмнәргә дә аңа кунакка барырга тырышам.
Бу якты бәйрәмдә мин яраткан дәү әниемә һәм барлык олы яшьтәге кешеләргә сәламәтлек, бәхет, якыннарының игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәүләрен телим».
Хәлилов Ислам, 4сыйныф:
«Минем Рәисә исемле дәү әнием һәм Тәлгать исемле дәү әтием бар. Мин аларны бик яратам, чөнки алар да мине яраталар, миңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Без дәү әтием белән тракторга утырып йөрибез, ә дәү әнием белән еш кына аланнарга барып, җиләк җыябыз.
Минем дәү әнием һәм дәү әтием бик мәрхәмәтле һәм хезмәт сөюче кешеләр. Дәү әнием тәмле ризыклар пешерергә ярата, шуңа күрә, аларга кунакка кайтканда, өстәл өстендә һәрвакыт тәмле ашлар, бәлешләр була.
Дәү әтием балык тотарга ярата. Мин авылга кайткач, без аның белән балыкка барабыз.
Мин дәү әниемә, дәү әтиемә, барлык өлкән кешеләргә дә озын гомер, сәламәтлек телим».
Зилә Гаязова, 2 сыйныф:
«Минем дәү әнием бар. Аның исеме Гүзәл. Мин аны бик яратам. Аның өендә һәрвакыт чиста һәм пөхтә. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык.
Дәү әнием шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы, сабыр кеше. Ул без кайтканны тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Ә өстәл артында чәй эчкәндә дәү әни безгә тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Дәү әнием авылда яши һәм җәйге каникулларда без аның янына кунакка кайтабыз. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми. Ул безне эшкә өйрәтә. Бакчада яшелчәләр, матур чәчәкләр үстерә, ә без аңа булышабыз.
Мин дәү әниемне бик яратам һәм аңа сәламәтлек, озын гомер телим!»
Нуртдинов Рәсил, 9а сыйныф: «Минем дәү әниемнең исеме Фатыйма. Аңа 83 яшь. Ул Бөек Ватан сугышына кадәр, 1937 елда туган. Хәзер ул пенсиядә, Апак авылында яши.
Дәү әнием бик игелекле, кайгыртучан. Ул төрле тәм-томнар пешерә. Дәү әниемнең пешергән ризыкларыннан мин бәлешне аеруча яратам. Шулай ук пирогларны да ул тел йотарлык итеп пешерә. Олы яшьтә булуына карамастан, аның энергиясе ташып тора, ул бер генә минут та эшсез утыра алмый. Дәү әниемнең иң яраткан шөгыле - бакчачылык.
Каникуллар һәм ял көннәрендә мин дәү әнием янына авылга кайтам, анда безнең бөтен гаиләбез җыела. Без йоклаган арада дәү әнием инде торып безгә төрле тәм-томнар: коймак, өчпочмак, кыстыбый пешерә.
Мин дәү әниемне бик яратам һәм аның белән горурланам, чөнки ул – дөньядагы иң яхшы дәү әни!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев