Заря
  • Рус Тат
  • Олы савапларга ирешсәк иде!

    Ел буе зарыгып көтеп алган рамазан аеның соңгы көннәренә килеп җиттек.

    Аллаһы Тәгалә адәм балаларына җиңеллек бирде. Уразаның башыннан ахырына кадәр диярлек көннәр салкынча булды, шифалы яңгырлар яуды. Бу бакчаларга утыртылган бәрәңге, суган, кишер ише яшелчәләр өчен дә бик әйбәт булды. Быел ураза, минемчә, бик тиз, сизелмичә дә үтеп китте. Менә инде Гает бәйрәме дә җитте, ураза тотучы мөселманнарыбыз шатланып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, гаеткә әзерләнә. Ә бүген, ураза бетеп барганда, аның файдасы-зарары турында дин тотучыларның фикерләрен тыңлап карыйк әле.
    Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт:
    – Ураза безгә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең – тәмле-татлы ризыкларның, суның кадерен белү кирәклеген искә төшерә. Уразаның файдалары бик күп. Аларның кайберләре белән танышып үтәбез:
    Ураза шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһы Тәгалә үзенең кешегә биргән хисапсыз нигъмәтләре өчен бары тик бер бәя — шөкер генә сорый. Шөкер исә – бөтен ризыкларны, байлыкларны Аллаһтан дип белү. Башка вакытта кеше, ачлыкны бик тоймаганлыктан, ризыкка ни дәрәҗәдә ихтыяҗы булуын аңламый. Ә уразада авыз ачканда — ифтарда аңа коры ипи дә шулкадәр тәмле тоела, ул аның нинди зур нигъмәт икәнлеген белә. Ураза – сәламәтлек ачкычы. Бер ел төрле ашамлыклар һәм эчемлекләр кабул итеп арыган, тузган эчке әгъзаларыбызга ял итү, көч-куәт алу мөмкинлеген бирә ул. Ураза гәүдәнең ачлыкка, сусызлыкка каршы түземлеген арттыра. Кешене сабырлыкка өйрәтә. “Ураза – сабырлыкның яртысы. Сабырлык исә иманның яртысы”, – диелгән Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) бер хәдисендә. Уразаның күңел-рух өчен дә файдасы зур. Чөнки ул нәфесне тыярга, акылны тыңларга өйрәтә. Рамазан шәриф аенда кеше үзенең ашказанын тутырыр өчен генә (хайван рәвешендә генә) яшәмәвен аңлый. Тойгы-хисләрен һәм әгъзаларын Аллаһка табынуда, гыйбадәт кылуда файдалана, шуннан мәгънәви сөенеч ала. Рамазан аенда пәйгамбәребезгә Коръәни Хәким иңә башлаган. Шуңа да ураза гыйбадәте Коръәннең эчтәлеге һәм таләпләренә тәңгәл килә. Ураза әхлак-әдәпне ныгыта. Кешедә ашказаныннан башка күз, колак кебек әгъзалар, хыял, фикер, соклану, нәфрәтләнү кебек хис-тойгылар бар. Кеше уразалы икән, үз тойгыларын буш һәм харам нәрсәләрдән чигереп, һәрберсен Аллаһка гыйбадәт һәм коллык вазифасына юнәлтә. Мәсәлән, телне ялганнан, гайбәттән, әдәпсез һәм ямьсез сүзләрдән саклый. Аны Коръән уку, зикер, тәсбих, салават әйтү, тәүбә итү, дога уку белән мәшгуль итә.
    Зөлкария апа МӨЛЕКОВА, пенсиядәге укытучы:
    – Мин үземне белә башлаганнан бирле ураза тотам, дисәм, ялган булмас. Яшүсмер чакларда да әниләргә ияреп, кызыгып ураза тота идем, чөнки әни: “Беркемнең дә ураза тотып үлгәне юк әле”, – дип әйтә торган иде. Дөрестән дә, әниләр авыр елларда, кызу урак өсләрендә дә уразаны калдырмадылар. Аллаһы Тәгаләгә якын булыр өчен, ачлы-туклы булсалар да, һәрвакыт дин юлында булдылар. Мескенкәйләрнең урыннары җәннәттә булсын. Кызу җәй көннәрендә сусауларын бераз басар өчен карлы базга төшеп, хәл алалар иде.
    Мин мәктәптә укытучы булып эшләгән елларда, совет чорында, укытучыларга: “Укучыларыгыз ураза тотмыйлармы? Һәрберсен тикшереп чыгыгыз, исәнлекләренә зыян килергә мөмкин? – дип балаларны тикшерергә кушалар иде. Мин кушканны үти торган кеше, балаларны тикшереп чыга идем, ләкин ураза тотучылар булса да, беркемгә дә әйтмичә, пышылдап кына, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, дип башларыннан сыйпап үтә идем. Ул һәркемнең яшерен сере иде.
    Мин инде хәзер олы яшьтә, тотуы да җиңелрәк. Яшьләргә бераз киңәш бирсәм, зыян булмас, дип уйлыйм. Ураза кешеләрне начар эшләрдән саклый. Ач һәм сусыз торып, ярлыларның, ач кешеләрнең хәлләрен аңлый башлыйсың. Дөньяда бер телем икмәккә мохтаҗ кешеләр, ачтан үлүчеләр күп. Олылар: “Ачның хәлен тук белмәс”, – диләр. Ислам дөньясында Рамазан ае – иң күп ярдәмләшү ае.
    Ураза тотуның саулыкка да файдасы зур. Пәйгамбәребез: “Ураза тотыгыз, сау булырсыз”, – дигән. Бу айда ураза тоткан кешенең эчке әгъзалары ял итә. Табиблар да әйтә: “Кеше гәүдәсендә иң авыр вазифаны үтәүче әгъза – бавыр”, – ди. Рамазан аенда ураза тотсаң, ул һәр көнне ял итә. Иң озын көннәрдә зарарлы матдәләр яна, эчке әгъзалар яхшы эшли башлыйлар.
    Дөрес, моны саулык өчен генә кылган гыйбадәт, дип карарга кирәкми. Кеше, ураза тотып, Аллаһы Тәгаләгә якыная, рухи яктан чистара. Аллаһ алдында ул ирештергән бурычны үти. Зарарлы эшләрдән арындыра.
    Хөрмәтле мөселмән кардәшләрем! Рамазан аебыз мөбарәк, кылган гыйбадәтләребез кабул булсын, теләгән теләкләребез тормышка ашсын. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһ ризалыгы өчен мәчетебездә ифтар ашлары үткәрәләр. Хәзрәтебез ураза тотучыларны ифтар ашларына чакырып тора.
    *Язганда мәчетебез имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт сөйләгән вәгазьләрне дә кулландым.
    Альбина ВӘЛИЕВА, Казандагы балалар бакчасында тәрбияче:
    – Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенда яшибез. Ураза әле ул ашау-эчүдән генә түгел, тискәре уй-гамәлләрдән тыелу, игелек-мәрхәмәт кылу да. Ураза – Аллаһ тарафыннан бирелгән бик олуг нигъмәт, ул безгә ризыкның, суның кадерен белергә, нәфесеңне җиңәргә, күңелеңне пакьләргә, яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Инде менә изге Рамазан ае тәмамланырга да 1-2 көн генә калды. Мин үзем уразаны өченче ел тотам. Башта курыккан идем, ләкин Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый. Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм. Көн озынлыгыннан да зарланмыйм. Бик җиңел тота башладым. Күп нәрсә күңелеңне, калебеңне әзерләүдән дә килә. Организм өчен дә, үзеңне тыныч тоту өчен дә уразаның файдасы бик зур, дип саныйм. Гомумән, Ислам дине буенча нәрсә кабул ителгән, аларның барысының да адәм баласына файдасы бар, сәламәтлекне ныгытырга булыша, дип уйлыйм. Дин өлкәсендә тирән белемле булмасам да, диннең файдасын гына күрәм. Намазга да бастым, Аллага шөкер. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын, һәр барчабызга куаныч, иминлек, саулык, бөтен дөньяга тынычлык китерсен, тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде!
    Фәния ГАЙНУЛЛОВА, пенсионер:
    – Мин изге Рамазан аен көтеп алам. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, уразамны тотарга тырышам. Биш вакыт намазымны да вакытында укыйм. Җомга, тәравих намазларын да мөмкин булганча калдырмыйм. Әлһәмдүлилләһ, изге Рамазан аенда Коръән хәтемне укып чыгарга ниятләдем. Коръәнне гарәп хәрефләре белән язылганын укыйм. Коръән укырга мәчеткә Зөлкария апа дәресләренә йөреп өйрәндем. Раббыбыз исәнлектән аермасын.
    Берничә ел элек Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән миңа Ислам диненең бишенче фарызын үтәргә насыйп булды. Бу фарызымны үтәвем белән үземне бик бәхетле саныйм. Раббыбыз кабул кылсын. Чөнки хаҗ сәфәрендә “Әл-Хәрам”, “Мөхәммәт” мәчетләрендә меңләгән милләт вәкилләре белән бер дулкын булып, иңне-иңгә куеп, җир йөзенә соңгысы итеп җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез хаҗ кылган гамәлләрне үтәдек.
    Хөрмәтле милләттәшләрем! Ислам кушканча яшәү, динебезгә кайту – бик матур һәм дөрес юл. Гыйбадәттә булсаң, рухи байлык аласың. Барчабызга да ураза тотарга насыйп булсын. Быел көн озын булуга карамастан, ураза тоту бик җиңел булды. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.
    Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА, пенсионер:
    – Менә Рамазан ае тәмамланды. Мәчеттә биш вакыт азан әйтеп, намазга чакыруны ишеткәч, күңелләр тагын да нечкәреп китә, Аллаһы Тәгаләгә ныграк якынаясың. Ураза тоту ул көне буе       ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел. Аның гыйбадәтләре бик саваплы. Әниемнең әнисе бик гыйлемле кеше иде. Аның Коръән укуларын тыңлап үскәнгәнме, үзем дә бистәбезнең мәдрәсәсендә гарәп телен өйрәндем. Рамазан аен көтеп алам. Ел саен мәчет ишегалдында зур чатыр куялар. Без ифтар ашларына, һәр көнне мәчеткә тәравих намазларына йөрдек. Аллага шөкер, барыбыз да бик канәгать. Уразаларны да, башка дини бәйрәмнәрне дә шатланып көтеп алабыз.
     * * *
    Чыннан да, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә беребезне дә ярдәменнән ташламасын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: