Олы Тигәнәле авылында гомер итүче Галимҗан абый Бакиров юбилеен билгеләп үтте
Эшең калсын, мең яшәрлек имән булып
Муса Җәлилнең моннан 74 ел элек язылган «Имән» шигыре бүгенге көндә дә бик мөһим. Чыннан да, якты эзләр, матур эшләр калдырасың икән, синең исемең киләчәк буын хәтерендә мәңге сакланыр. Бу сүзләр бүгенге язмам героена бик тә туры килеп тора.
Һәр кеше тормышында юбилейлар була. Аның һәрберсе, тормышның үзе кебек үк, үзенчәлекле. Олы Тигәнәле авылында гомер итүче Галимҗан абый Бакиров та шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Галимҗан абый Олы Тигәнәле авылында Мөбәрәкҗан абый белән Гайшә апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә, аның балачагы сугыш, яшүсмерлек чоры сугыштан соң илне торгызу елларына туры килә.
Галимҗан абыйның да әтисе сугышның беренче көненнән ук яу кырына китә, ә Гайшә апа тылда хезмәт куя, кояш белән бергә кырга чыга, кояш байганда гына өйгә кайта. Бераздан Мөбәрәкҗан абый яраланып сугыштан өенә кайта, тик хәл алгач, яралары төзәлгәч, аны тагын сугышка алалар, бәхеткә, ул сугыш кырларыннан өенә исән имин әйләнеп кайта, шулай итеп Бакировлар гаиләсе ишәя, Галимҗан абыйның бер сеңлесе, алты ир-туганы туа. Гаилә ишле, бер кабартманы әллә ничәгә бүлеп ашый торган чорлар, әле кабартмага дигән алабутаның, балтырганның нинди авырлыклар белән табылган чаклары?! Галимҗан абый бала-чагыннан ук бик тырыш, үҗәт бала була. Әнисен кабартма пешерерлек кычыткан, алабута белән ул тәэмин итеп тора. Үзләренең авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый, мәктәптә уку елларында үгез җигеп авыл апайларына, урманга утынга барулар да уза аның башыннан. Мәктәпне тәмамлагач барлык авыл малайлары кебек ул да техникага утырырга хыяллана, тик ул елларда, авылдан яшьләр чыгып китмәсен дип, барлык документлар колхоз идарәсендә саклана, кыскасы укырга теләге булган яшьләргә юллар ябык була, кызларны мәктәпне бетерүгә фермага, егетләрне кырга кул көче белән эшли торган эшләргә кушалар. Тик Галимҗан абыйга бәхет елмая, документларын мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә кулга төшереп, ул тракторчыга укырга китә. Алты ай тракторчыга укып кайткач, аны Совет Армиясе сафларына алалар, ул анда да сынатмый, авиация механигы дәрәҗәсенә ирешә. Бу һөнәрнең нинди җаваплылык, нинди тырышлык сораганын укучыларга аңлатып тору кирәкмәстер. Шуннан армия хезмәтләрен үтәп кайткач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында механикка укып кайта ул, диплом алып кайтуга ерак түгел күршедәге генә яшәгән Флюра исемле авылның иң акыллы, иң уңган кызына өйләнә. Беренче хезмәт чыныгуын, үзенең туган колхозында ала. Ул чорда белемле, әзерлекле механикларга кытлык була, егетне ике куллап эшкә алалар билгеле. Әмма кайда гына эшләмәсен, ул үзенең хезмәт сөючәнлеге белән хөрмәт казана.
Алар Флюра апа белән ике ул тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Флюра апаның да балачагын сугыш орлаган, аңа да 14 яшеннән фермага барып, авылда иң авыр хезмәтнең берсе булган сыер савучы булып эшләргә туры килгән, озак еллар фермада эшләгәннән соң, мәктәптә тырышып хезмәт куя, ә Галимҗан абыйга газлаштыру чоры башлангач, аңа авылларында газ хезмәте күрсәтү белгече итеп эшләргә тәкъдим итәләр. Баштан ул каршы килә, тик икенче тапкыр чакырып «Галимҗан абый каршы килмәгез» дигәч, уйга кала, тукта әле, бар гомерне яшәгәч, бер заман бу якты дөньядан бакыйлыкка күчкәч, минем дә авылдашларым рәхмәт әйтеп сөйләрлек эшем калсын, авыл халкы да миңа рәхмәтен әйтә-әйтә зәңгәр ут яксын, дип авылны газлаштыруда иң беренчеләрдән булып йөри, билгеле инде тырыш белгеч, бу изге эшенең дә нәтиҗәсен күрә, Олы Тигәнәле авылы районда иң беренчеләрдән булып газ яга башлый. Кылган яхшылыгыгызның, эшләгән эшләрегезнең әҗер-савабын күрергә язсын, диясе килә Галимҗан абыйга.
Бүгенге көндә Галимҗан абыйның балалары тормышлы, биш оныгы бар аның, олы улы Фәнис бистәбездә “Гостехнадзор” берләшмәсен җитәкли, ә кече улы Рәмис авылларында әтисенең эшен дәвам иттерә.
Тормышыннан канәгать Галимжан абый, Флюра апа белән дә иңгә-иң куеп матур гомер итәләр, балаларына да рәхмәтле, алар аның йөзенә беркайчан кызыллык китермиләр.
Галимҗан абыйның хәзерге яшьләргә дә киңәшләре бар, ул аларга тырыш, сабыр булырга куша. Сәламәт яшәү рәвеше яклы, салкын су белән юыныгыз, күп ашамагыз, башыгызны күбрәк эшләтергә тырышыгыз, ди ул. Бу уңайдан Галимҗан абый, районыбызда иң оста шахматчы икәнлекне дә әйтеп үтәргә кирәк, ул бу шөгылен оныкларына да өйрәтә, оныгы Булат шахмат буенча республика ярышларында җиңүләр яулаган, билгеле инде бабасы моның өчен горурлана.
Галимҗан абыйны юбилее уңаеннан гаиләсе, уллары, киленнәре, оныклары котлый.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомереңдә сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән яшәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын!
Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар – әти куллары.
Әтиебезгә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев