Олы йөрәкле әтиебезнең олы юбилее
30 июльдә Әшнәк авылында яшәүче Нургалиев Раил Нургали улына 90 яшь тулды
30 июльдә Әшнәк авылында яшәүче Нургалиев Раил Нургали улына 90 яшь тулды. Кечкенәдән үк тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә аңа. Балачак еллары ачлыкта, нужа күреп үтә.
Әтиләренә иң изге теләкләр теләп, балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары исеменнән кызы Равия Миңнуллина редакциягә хат язып җибәргән.
– Әтиебез Нургалиев Раил Нургали улы Алексеевск районының Әшнәк авылында туып-үскән. 90 ел гомер юлын ул туган авылына багышлаган. Әниебез Мәрьямбикә Касыйм кызы белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттек инде.
Сугыш чоры балалары буларак, аларга бик иртә авыр тормыш арбасын тартырга туры килгән. Кайгы, сагыш, күп югалтулар китергән аяусыз сугыш икесен дә бик иртә олыгаерга мәҗбүр иткән.
Әтиебезнең эшчән куллары белән Әшнәгебез кырларында күпме иген игелгән дә, күпме ашлык чәчелгән. Ул кырык ел комбайнчы булып эшләде. Кышын фермада слесарь, соңрак тегермәнче вазыйфасын да башкарды.
Безнең әти дөньядагы хәлләр белән кызыксынып тора, якыннарының кайгыртуын, игътибарын тоеп яши. Хәзерге вакытта әти-әниебез олы улы Рәхим һәм килене Илсөяр тәрбиясендә көн күрә.
Иң яраткан оныгы Рафил: “Дәү әти миңа “нәрәд” биреп, башкарган йорт эшләрен сорашып, киңәшләрен биреп тора”, – ди. Үзенең әтисенә охшата ул оныгы Рафилне. Безнең өчен әйбәт әти, әниебезгә сөекле ир, оныкларына яраткан дәү әти ул. Авылдашлары аңа хөрмәт итеп “дәү абый” дип эндәшәләр.
– Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минем дүрт балам, тугыз оныгым, дүрт оныкчыгым, кияү-киленнәрем бар. Алар белән аралашу минем гомеремне озайта, – дип елмая ул. – Аллага шөкер, балаларым тәртипле булдылар, – дип сөенә.
Чөнки әти үзе безгә үрнәк булды, безне дә эш сөяргә өйрәтте. Ниндидер бер гадилек белән табигатьнең матурлыгына мәхәббәт тәрбияләде. Оныкларына юмарт “спонсор” да әле ул: hәрберсенә белем алырга ярдәм итеп тора.
Әтинең тормыш девизы да бар: “Күп йоклама. Үзең эшли алган эшне кешедән эшләтмә!”
Пәйгамбәребез (с.г.в.): берәү Аллаһ риза булырлык итеп 90 яшен каршыласа, Аллаһ аның алдагы гөнаһларын гафу итәр, гаиләсенә шәфәгать итәр һәм Җирдә Аллаһның хәере булыр”, – диде. Димәк, әти-әнинең догасын алырга кирәк.
Аллаһ риза булсын, ике дөньяның бәхетен бирсен әти-әниебезгә. Амин.
30 июльдә, җәйнең иң матур көннәрендә әтиебезгә 90 яшь тула. Бүген без бөтенебез җыелып, кадерле әтиебез Раил Нургали улын гомер бәйрәме белән котлап, аңа иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.
Рәхмәт сиңа, Әтиебез!!!
И, Раббым, рәхмәт, бүген дә
“Әти”, диеп шатланып...
Юбилеең белән котлыйк әле,
Олы йөрәк китсен җанланып.
Әти, әткәй, әтиебез безнең,
Әйтеп туя алмыйм ул сүзне.
Без бәхетле әти-әни белән,
Туган нигез көтә бит безне.
Ике улыңа булдың яхшы әти,
Кызларыңны йомшак назладың.
Хатыныңа сөекле ир булдың,
“Дәү әти”, ди тугыз оныгың.
Диңгез кебек иген – басуларда
Кырык еллап урак ургансың.
Туган ягың, газиз халкың өчен
Зур хөрмәткә лаек булгансың.
Әй, син картлык, бераз сабыр итче,
Сәламәтлек телик әтигә.
Тигезлектә, сәламәтлек белән
Шатланышып яшик гел бергә.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Яхшылыгың кайтсын үзеңә.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты көзендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев