Заря
  • Рус Тат
  • Олы яуның бер солдаты

    Быел 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулды. Без бу кайгылы көндә гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган берничә китап авторы Бәдертдин Шәйхетдиновның (районда аны белмәгән кеше сирәктер) "Тигәнәлем - туган җирем" исемле китабыннан алып, Түбән Тигәнәле авылында туып-үскән авылның типсә тимер өзәрдәй чибәр егете Гыйльметдин Шәйхетдин улы Шәйхетдинов турындагы...

    - Гыйльметдин Шәйхетдин улы Шәйхетдинов хәрби хезмәткә 1939 елның 4 маенда 18 яшендә алына. Хәрби хезмәтне 37 нче аерым мотобатальонның дүртенче гвардия авторотасында шофер булып башлый. Сугышчан антны 39 елның 31 маенда кабул итә. Фин сугышында катнаша. 102 көн дәвам иткән бу сугыш турында әле соңгы елларда гына авыз тутырып сөйли башладылар. "Хәтәр, бик хәтәр итеп әзерләнделәр финнар бу сугышка. Артиллерия һәм пулеметлар белән тәэмин ителгән 456 тимер-бетон корылма, Маннергейм сызыгы гына да ни тора. Бер яктан Финляндиянең зәмһәрир суыклары, карлы-буранлы кышы үзәкне өзсә, икенче яктан тәҗрибәсезлек үзен сиздерә иде", - дия иде әтием.

    Фин сугышында һәлак булганнарның чагыштырмача санын матбугат соңгы елларда гына ачты. Ул 1:3, һәм һич кенә дә безнең файдага түгел. "Финляндия белән сугыш бетеп, елдан артык вакыт үтүгә Бөек Ватан сугышы башланды. Абыйдан хат килеп төште, күрешергә генә насыйп булмады. Фәретдин абыем сугышта алган яралардан 1942 елда госпитальдә үлә", - ди ул.

    Әти "Кутузов" операциясендә катнаша, сүз Орел шәһәре турында бара. Дошман аны Россиянең йөрәгенә юнәлдерелгән "кинжал" дип атый. Һәм менә 12 июль көнне Көнбатыш һәм Брянск фронты сугышчылары һөҗүмгә күчә. "Дөнья гүли, күк белән җир тоташты. Дары исен шактый иснәгән сугышчылар да бер мизгелгә имәнеп калдылар. Чын мәхшәр инде менә. Алгы сызыкка снарядлар ташыйбыз. Күктә һава сугышлары бара. Звенодан бер дошман самолеты аерылып, машиналар колоннасын атакаларга тотынды. Аркамны нидер яндырып алды", - дип искә ала әти бу көннәрне.

    "Выписка история болезни №1820. Сквозное пулевое ранение на уровне пятого позвонка". Белешмә 1943 елның 12 октябрендә бирелгән...

    Әти, госпитальдә дәваланып чыккач, Черняховский җитәкчелегендәге 3 нче Белоруссия фронты составында сугыша, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медаенә лаек була.

    Сугышны ул Көнчыгыш Пруссияне азат итеп тәмамлый, Кенигсберг шәһәрен алуда катнаша. Беренче дәрәҗә "Ватан" сугышы ордены, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә.

    "Шатлыгыбызның чик-чамасы юк, китте җыену, туган якларга кайту өмете бөтен барлыгыбызны биләп алды. Тик иртәрәк сөенгәнбез икән - безне, эшелоннарга төяп, Ерак Көнчыгышка озаттылар. Анда Япониянең Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаштым", - ди әти.

    Икенче Бөтендөнья сугышының ядкәре булган документ: "Дорогой товарищ красноармеец Шайхутдинов Гильметдин, Верховноглавнокомандующий генералиссимус Советского Союза товарищ Сталин в своем приказе от 23 августа 1945 года за № 372 "Вам за отличные боевые действия в войне против империалистической Японии объявил благодарность. Поздравляем вас похвалой и желаем дальнейших успехов в борьбе за укрепление и процветание нашей Родины!"

    ***

    1945 елның ахырында туган ягына кайтып җитә. Сугыш чорында тылда комбайнчы булып эшләгән, илебезгә икмәк үстергән Шәмсия апа Абдуллинага өйләнеп җибәрә, һәм аларның бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә, тик берсе авырып үлеп китә.

    Алар Шәмсия апа белән дүрт баланы тәрбияләп, аякка бастыралар. Гыйльметдин абый сугыштан соң колхозда эшли, Мурзихада леспромхозда шофер булып хезмәт куя.

    Алар бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен күз карашларыннан ук аңлап, бик матур, кеше сокланырлык гомер кичерәләр. Үзләреннән соң акыллы, тәртипле балалар калдырып, Гыйльметдин абый - 87 яшендә, ә Шәмсия апа 95 нче яшендә, беркемгә авырлык китермичә, тыныч кына бакыйлыкка күчтеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: