Заря
  • Рус Тат
  • Онытылмас мизгелләр...

    Студент еллары - яшьлекнең гүзәл бер чоры, күпләрнең башыннан узгандыр. Килешәсездер, иң кызык чаклар бит ул студент еллары. 25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан төрле елларда югары уку йортларында укып чыккан райондашларыбызга студент чагындагы хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык.

    Роза Кутуева, укытучы:

    - Әлбәттә, кеше тормышының иң матур чоры - студент еллары. Казан дәүләт университеның тарих-филология факультетына укырга кереп кайткан 1971 елның җәйге бер көнен, әниемнең шатлыклы күз яшьләре аша елмаеп, "әле генә табадан төшкән" студентканы кочаклап алуын онытырга мөмкинме соң?! Тормышымның иң кадерле минутлары булды ул мизгелләр.

    Бөтен матурлыгы, гаҗәеп күптөрлелеге, тынгысыз, шул ук вакытта, күңелле тормышы белән уратып алган студентлык чоры, томан арасыннан чагылып киткән кояш нурлары кебек, хәзер дә, йөрәкне җылытып, хәтердә яңарып китәләр.

    Университетта белем биргән укытучыларым Диләрә апа Тумашева, Флера апа Сафиуллина, Флера апа Ганиева, Фәһимә апа Хисамова, Сәгадәт абый Ибраһимов, Гомәр абый Саттаров авторлыгындагы дәреслекләрне, методик әсбапларны кулыма алган саен, күңелем белән аларга рәхмәт сүзләре укыйм, укучыларыма да алар турында горурланып сөйлим. Олпат язучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиевнең "Яле, Исәнбайның матур кызы, үзеңнең белемнәреңне күрсәт әле!" - дигән сүзләреннән соң, ояла-ояла, татар халык авыз иҗатыннан имтихан бирүемне бүгенгедәй хәтерлим. Ә бүген, укучыларым белән аның әсәрләрен өйрәнгәндә, рәхәтләнеп, укытучыма бәйле истәлекләр белән уртаклашам, аның чын мәгънәсендә кабатланмас шәхес булуын исбатларга тырышам. Чынлап та, нинди олуг мөгаллимнәрнең шәкертләре булганбыз бит без! Тик студент елларында гына боларны аңлап бетермәгәнбез әле.

    Тирләп-пешеп биргән зачет-имтиханнардан тыш, татар студентларының әдәби иҗат җимеше булган "Әллүки" газетасының хәбәрчесе булу, татар хорына йөреп, төрле чараларда чыгыш ясау, Оренбург өлкәсендә фольклор, Куйбышев өлкәсендә диалектология, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикаларында музей экспедицияләрендә булу, берничә ел рәттән студентларның төзелеш отрядларында эшләп, штукатур-маляр вазифасын башкару, язучылар һәм башка сәнгать әһелләре белән очрашулар, концерт-театрларга сәяхәтләр - болар, әлбәттә, студент елларының күңелдә гомерлеккә уелып калган матур хатирәләре.

    Быел Казан дәүләт университетын тәмамлавыма да 40 ел була. Алла боерса, исән булсак, безне курсташлар, төркемдәшләр белән очрашу да көтә. Минем төркемдәшләрем арасында бик мәртәбәле, дәрәҗәле шәхесләр дә, галимнәр, язучылар, журналистлар да, минем кебек, гомерләрен укучыларга белем бирүгә багышлаган гади укытучылар да булды. Кемнәр генә булсак та, күбебез, студент елларында башланган дуслык җепләрен өзмичә, бүген дә саклап киләбез. Исән-сау килеш, 40 ел буена аралашып, очрашып, студентлык чоры хатирәләрен яңартып, синең уңышларыңа куанып яши алырлык яшьлек дусларың булу да бик зур бәхет бит ул!

    Әлбәттә, университет ишеген беренче тапкыр ачып кергәндә, мин зур тормышка бәхет ачкычын да биредә табармын дип уйламаган идем. 5 нче курста укыганда булачак тормыш иптәшем - шул ук факультетның тарих бүлеге студенты Әнәс белән танышуыма да университетның ак колонналары шаһит. Шуңа күрә бер-беребезнең курсташлары, төркемдәшләре бүген дә безнең гаиләнең уртак дуслары.

    Улларыбызның студент еллары да инде күптән артта калды. Алар да сирәк кенә бу елларны искә төшереп алалар. Белмим, безнеке кебек кызыклы, мавыктыргыч булдымы икән аларның студент тормышы? Юктыр, мөгаен. Ни өчен дисәң, заманасы башка иде... Һәм без үзебез дә...

    Ландыш Насыйхова, "Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары:

    - Студент тормышына аяк басканыбызга да дистәдән артык ел үткән икән инде. Ул чактагы рәхәтлекне, күңелле вакытларны хәзер сагынып сөйлисе генә кала. Ничек диләр әле? "Сессиядән сессиягә кадәр студент күңелле яши!" Хәер, сессиягә әзерләнү чоры үзе үк бик кызык үтә иде бездә. Әмма бүген сүзем олы тормышка чын-чынлап аяк баскан көн турында.

    Шәп, син эләктең журфакка!

    Син - студент, син - йолдыз.

    Йөгер иртән һәм көндез...

    Без горур рәвештә "студент" исемен йөртә башлаганда "Йолдызлар фабрикасы"ның модага кергән чагы иде. Шуның гимны булган җыр көенә 2003 елда без дә йөгерә башладык.

    Сентябрьнең матур бер көнендә безне, ягъни беренче курс студентларын - барысы да кызлар инде дияр идем дә өч бөртек егетебез бар иде арабызда - электричка белән багышлау чарасына алып киттеләр. Ерак барасы түгел икән үзе: сөйләшә-сөйләшә Каменка станциясенә кадәр барып җиткәнебезне дә сизмәгәнбез. Олыраклар урман буйлап аякларыбызга чып-чын сынау үткәрде инде (ничава, киләсе уку елында без дә яңа беренчеләрне тәпиләтербез әле!). Бик матур аланга барып чыктык. Өлкәнрәк курслар сүз алды: имеш, безне тагын сыныячаклар: үз төркемебез белән таныштыруны тиз арада оештырырга кирәк. Тик без дә төшеп калганнардан түгел шул: тиз генә девиз да уйлап таптык, шигырен дә әтмәлләдек. Чыгышыбыз үзебезгә бик ошады, тамашачыларга да ярады булса кирәк, Каменка урманы алкышларга күмелде. Монысын да җиңдек дип, җиңел суларга өлгермәдек, икенче курс кызлары бер сәер шешә тартып чыгардылар. Янәсе, журфакның чын студенты буласың килә икән, шуны татып кара. Шул дигәнем исә - тозлы-борычлы-шикәрле һәм тагын әллә ниләр салынган сыеклык. Хәер, киләчәктә журналист булырга теләгән яшь дуслар моны укыгач кына үз хыялларыннан кире кайтмас, дип ышанам. Мескенкәйләрем, икенче курстагыларны әйтүем, былтыр үзләре дә әйбәтләп авыз иткән бит инде бу эчемлектән. Әнә хәзер елмайган булалар...

    Әмма артка юл юк. Үзеңнең исемеңне, кайсы яктан булганыңны әйтәсең дә... бер аш кашыгы сыеклыкны авызга саласың. Йөз чытыла да бит, сер биреп булмый - йотып җибәрәсең. "Афәрин! Булдырдың!" - дигәч, күңелгә рәхәт булып китә үзе.

    Татар журналистикасы бүлеге студентлары һәм остазлары эштә генә түгел, ашта да бик өлгерләр икән. Бер өлеше 25 яшь кешене студентлыкка багышлаган арада, башкалар чирәм өстенә җәлт кенә табын әзерләп куйган. Ә табын янында инде җырлар да, сөйләшүләр дә көн кичкә авышканчы дәвам итәчәк...

    Студентлык чоры турында сөйләп тә, язып та бетереп булмыйдыр ул. Әлеге гамьсез, рәхәт тормышны татып карарга кирәк. Яшь дусларым, киңәш итәм!

    Айгөл Сәйфетдинова, педагог-оештыручы:

    - Эх, нинди генә кызык мизгелләр булмады инде ул студент чакта! Шулай бервакыт төркемебез белән Иске Казан җирлегенә (хәзерге Камай станциясе тирәсе) экскурсиягә чыгып киттек. Билет тикшерүче кондукторлардан качу максатында вагоннан-вагонга сикереп, гитарага кушылып төрле җырлар җырлап, уеннар уйнап электричкада бару - үзе бер вакыйга, анысына тукталып тормыйм. Соңрак, Арча районы Камай авылында булган "алыш-биреш"не язасым килә.

    Төркемебез белән урман аланына барып урнашкач, чыбык-чабык белән генә әллә ни уңышка ирешеп булмавын анлап алдык, язгы салкынга бирешми таң да аттырасы бар бит әле! Ауган-сынган агачлар бихисап, ә балтабыз юк! Нишләргә? Башка чара юк: шугырак берничә төркемдәш белән җыелыштык та, берәр чакрым ераклыкта урнашкан Камай авылына (Арча районы) киттек. Шәһәргә якын авыллар халкының Казан яшьләреннән дер куркып торуын белә идек инде - барысы да өйләрендә бикләнгәннәр, ник берсе бер ачсын! Рәттән киттек, шакыйбыз, дәшүче юк... Ниһаять, карт кына бер әби: "Чава, вам детки?" дип ишеген ачты. Кайдан, нишләп йөрүебезне шактый гына аңлатырга туры килде үзенә. Балта сорап керүебез әбекәйне гомумән шүрләтте булса кирәк: "Не дам, вы что, миленькие?! Не дам", - ди бу. Сөйләшә торгач, балтасын кире китереп бирмәүдән курыкканлыгы ачыкланды. Тәкъдим итәргә яныбызда акча-мазарыбыз юк. Кесәдә нибары "студент кенәгәсе". Булса-булыр дидек тә, әбигә шул кенәгәне тәкъдим итәргә булдык. Әбекәйнең "Што за дакумит?", "А это важный дакумит?" кебек сорауларына туктый алмый көлеп, "Важный, еще как важный" дия-дия балтаны култык астына кыстырдык та чаптык, әбекәебез "кош тоткандай" елмаеп, авызын ачып карап калды. Балтаны кире китергәндә ни буласы безгә бу мизгелдә бер дә мөһим түгел иде...

    Рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык без тарихи Иске Казан җирлегендә! Шунысы кызык: көндез өйләрендә бикләнеп утыручы камайлылар, кич җитү белән, музыка тавышына безнең янга тартылдылар: безгә кушылып биеделәр, волейбол, "туп атыш" уйнадылар.

    Икенче көнне балтаны студент кенәгәсенә алыштыру без уйлаганнан күпкә җиңел булды: сорау өстенә сорау яудырыр дип көткән әбиебез күршесенә кайтып йөрүче студент кыздан "важный дакумит" турында белешкән булып чыкты. Рәхмәтебезгә рәхмәт әйтеп, хәерле юл теләп озатып калды.

    Алсу Нәҗми, укытучы:

    - Студент чаклар... Студент чаклар кеше гомеренең иң күңелле хатирәләргә бай чоры. Чөнки бу кешенең чәчәк аткан, тормыштан могҗиза көткән яшь чагы. Ә яшьлек ул үзе генә дә ни тора. Беренчедән, син бәхетле, әгәр дә язмыш сиңа студент булу бәхете бирсә, икенчедән, бик яхшы, әгәр дә син студентлар тулай торагында яшәсәң. Казан боҗрасыннан ерак булмаган бер кайгысыз тулай торак тормышы, шәһәр уртасында яшәү, бер табактан ашау, дискәтүкләргә, театр, концертларга йөрүләр...

    Хәзерге студентлар тормышын мин кызымнан чыгып беләм. Ул элеккегесеннән күпкә аерыла. Студентлар безнең вакыттагыча бердәм, күңелле түгел. Алар икенче өстәл янында утырган бүлмәдәше белән дә Вконтактедан гына аралаша...

    Һәр заманның үзенчә. Шулай да студент булу, тулай торакта яшәү - зур шатлык. Ул олы, шәхси тормышка алып бара торган юл... Барлык студентларны да Студентлар көне белән тәбрик итәм. Яшьлегегезнең кадерен белеп, вакытыгызны тикмәгә уздырмыйча яшәгез!!! Алган белемнәрегез сезгә тормышыгызда таяныч булсын! Исән-имин булыгыз!!! Укуыгызда һәм алдагы тормышыгызда уңышлар!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: