Заря
  • Рус Тат
  • Парлы картлык – олы байлык ул

    Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыклары, көенечләре, үз тарихы бар. Зур Тигәнәле авылында гомер кичерүче Җөвәйрә апа белән Камил абый Таракановларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулган. Аларга 8нче Март бәйрәме хөрмәтенә авыл мәдәният йортында үткәрелгән тантанада "Бөек Җиңүгә 70 ел" юбилей медале дә тапшырганнар. Алар турында Зур Тигәнәле Туган...

    - Көн төшкә авышканда, яшьләрчә йөгерә-атлый мәчеткә ашыгучы берәүне күрсәгез, ул, һичшиксез, Тараканов Камил абый булыр. Аңа 9 май көнне 86 яшь тула, тик ул үз яше белән һич кенә дә килешми, чөнки аның күңеле гел яшь, әйтерсең, легендар Әлдермеш бабай, һаман эштә, һаман хәрәкәттә. Эшләгән кеше тиз туза, дисәләр дә, Камил абыйга бу кагылмаган сыман, ә бит аның хезмәт юлы 10 яшеннән башланган.

    - Әле сугыш башланганчы ук, әтигә ияреп кырга йөри идем, миннән атка атландырып, җир тырмалаттыралар иде, - дип искә ала ул. Ә инде сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, алты бала арасында иң олысы булганлыктан, әнисенең төп таянычы, кече туганнарының зур абыйсы булып, гаилә нужасы да аның җилкәсенә төшә.

    Ул елларның авырлыгы, михнәте шул чор кешеләренең бәгырьләренә кара кан булып төелеп утыргандыр. Тылда да бит фронттагыдан бер дә җиңел булмаган, тик өстән ядрә генә яумаган.

    Сугыш елларында Камил абый көнне-төнгә ялгап, кырда ат белән эшләгән. Кыскасы, илгә иген үстерү, терлек асрау әнә шул җитлегеп бетмәгән яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм карт-корылар җилкәсендә булган.

    1945 елда яшьләрне җыеп, Спаска тракторчылар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Шулар арасында беренче булып Камил абый да була. Тракторчылыкка таныклык алып кайткан көннән алып, ул 1995 елга кадәр тракторыннан төшми илгә хезмәт итә. Тракторларның төрлесендә: чылбырлысында да, көпчәклесендә дә, экскаваторында да, сәнәклесендә дә эшләргә туры килә аңа. Ләкин кайсына гына утырса да, сынатмады, алдынгылыкны бирмәде.

    1950 елдан 1954 елга кадәр дүрт ел Калининградта Балтыйк диңгезе хәрби частенда хезмәт итеп кайта. 1955 елда авылның үзе кебек эшчән, уңган кызы Җөвәйрә белән гаилә корып, тормыш башлап җибәрәләр.

    Җөвәйрә апа да төрле эшләрдә чыныгып, ирләр белән беррәттән хезмәт иткән хатын-кыз. "Безне яшьлектә хатын- кыз дип аерып тормадылар: кайда авыр эш бар - шунда куштылар, айлар буе урманын да кистек, торфын да, мүген дә чыгардык, фермада да эшләдек, пилорамда бүрәнәләр сөйрәп, такта ярдырдык, контор, клуб төзүдә катнаштык, авылның бөтен төзелеш эшендә без булдык", - дип хезмәтләрен барлап чыга ул.

    Камил абый белән Җөвәйрә апа - икесе дә тыл ветераннары. Гомерләре Зур Тигәнәле авылында тырыш хезмәт белән үткән. Ул елларның истәлеге булып, тартма тулы Мактау кәгазьләре, хезмәт алдынгысы билгеләре, юбилей медальләре саклана. Ә чын хезмәт билгеләре аларның сөялле кулларында, җыерчык сарган йөзләрендә күренә.

    - Алар хәзер дә язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр, - дип сөйләп китә шушы матур парның кызлары Руфия ханым Вәлиуллина. - Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып яшиләр. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып торалар. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде! Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр. Сугыш елларыннан соңгы чорда эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булдылар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләде. Яз җитүгә, бакча эшләре тотына. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Йорт тутырып мал-туар, кош-корт асрадылар.

    Күптән түгел аларның уртак тормыш башлап гомер кичерүләренә 60 ел тулды. 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр.

    - 60 ел бергә гомер иттек, бергә тормышны җигелеп тарттык, - дип сөйли Җөвәйрә апа. - Ирем безгә бик әйбәт булды. Балаларга шулкадәр йомшак иде ки, ана кеше дә алай йомшак була алмас. Балаларны шулкадәр яратты, оныклары өчен дә үлеп тора. Оныкларыбыз җәй буе бездә торалар иде, аларны эшкә өйрәтте, дәү әтиебез, рәхмәт сиңа, син безне эшкә, тәртипкә өйрәттең, диләр алар. Равилемә дә инде быел ноябрьдә 60 яшь тула, ул Казан вертолет заводында начальник булып эшли, улы да шунда инженер. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Аллага шөкер, балаларым да, оныкларым да бик тәртиплеләр. Рәмисем моннан ике ел элек бик тиз авырып, гүр иясе булды. Шул кайгы безне бик бетерде. Аны уйламаган минутыбыз юк. Иртә торган саен, улым кайтмыймы икән, дип, тәрәзәгә карап, аның кайтканын көтәбез. Тормышыбыз бик әйбәт, шул гомер эчендә агачтан ике өй салып кердек. Балаларым эшләп үстеләр, кыз балаларымны 11 яшьләреннән утауга йөрттем, ир балаларым гел әтиләре янында булдылар. Бабаем чисталыкны, уңганлыкны ярата. Кайнанам да бик әйбәт кеше иде. Мине кызы урынына күрде. Ике айлык балаларымны калдырып, эшкә чыгып киттем, аларны әни үстерде, әни карады. Бергә җыелганда балаларыбыз, оныкларыбыз, килен, кияүләребез белән 17 кеше булабыз...

    Таракановларның гомере бушка узмады: авыл халкы арасында зур ихтирамнары, данлы абруйлары бар. Аларның исәнлегенә шатланып яшәүче балалары, 8 оныклары, 6 оныкчыклары үсә. Картлар исәнлектә, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшиләр. Үзләренең яшьлегенә туры килгән авыр сугыш еллары беркайчан да кабатланмасын, без күргәнне балаларга күрергә язмасын, дип намазлары саен дога укып, теләк телиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: