Заря
  • Рус Тат
  • Пенсияләр һәм алар турында гына түгел

    Күпләр өчен пенсия, нинди зурлыкта булуына карамастан, гаилә бюджетын тәшкил итүче мөһим чыганак булып тора. Пенсияләрне һәр өйдә түземсезлек белән көтәләр һәм рәхмәт әйтеп алалар. Россия Федерациясе Пенсия фондының Алексеевск районындагы эшкә йомгак ясадылар һәм яңа максатлар билгеләделәр.

    2018 елның 1 гыйнвары мәгълүматлары буенча Алексеевск районы Пенсия фонды 7647 пенсионерга хезмәт күрсәтә. Шулардан 1033 пенсионер эшли. Шул исәптән иминият пенсиясен 6906 кеше ала. Район буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 566 сумга артты һәм 11726 сум тәшкил итә. Социаль пенсияләрнең уртача күләме 128 сумга артты.
    Әгәр пенсиянең күләме пенсионерга тиешле башка түләүләр белән бергә Россия Федерациясе субъектында пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, андый пенсионерга тиешле социаль өстәмә түләү билгеләнде.
    2018 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, билгеләнгән түләүне кертеп, 3,7 % ка индексацияләнде, бу - фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 12092 сумга кадәр артты.
    2018 елның 1 апреленнән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның дәүләт пенсия белән тәэмин итүе буенча, шул исәптән социаль пенсияләрне 4,1 % ка индексацияләү планлаштырыла. Ә бу елның 1 февраленнән федераль ташламага ия булучыларның айлык акчалата түләү күләме 2,5 % ка индексацияләнде. Шулай ук 2018 елның 1 февраленнән кешене җирләүгә пособие 2,5 % ка индексацияләнеп, 5701 сум 31 тиен тәшкил итте.
    2016 елдан эшләүче пенсионерлар хезмәт эшчәнлекләрен туктатканнан соң иминият пенсиясен, барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә алалар. 2018 елдан үзгәрешләр булды. Бу процедура да өч ай вакытны алачак, ләкин пенсионерга бу чор эчендә булган түләүләр компенсацияләнә.
    2018 елдан Россиядә пенсиянең яңа төре - әти-әниләре билгесез булган балаларга социаль пенсия билгеләнәчәк. Пенсиянең яңа төре барлыкка килүнең сәбәбе - ата-аналары билгесез балаларның ятимнәр белән чагыштырганда тигез булмаган матди хәлгә куелуы белән бәйле.
    Юридик яктан мондый балаларның беркайчан да әти-әниләре булмаганлыктан, алар туендыручысын югалткан очракта пенсиягә дәгъва кыла алмый иде.
    Ана (гаилә) капиталы дәүләт программасын гамәлгә ашыру Пенсия фондының мөһим бурычларыннан берсе булып тора, ул балалы гаиләләргә ярдәм итүдә зур роль уйный.
    Закон гамәлгә кергәннән бирле ана капиталы сертификатларын - 1824, 2017 елда 98 гаилә алды.
    Торак шартларын яхшырту ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлеше булып тора.
    Быел ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Ана капиталыннан файдалану юнәлешләре шул ук кала: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләренә түләү, әни кешенең булачак пенсиясен формалаштыру һәм инвалид балаларның җәмгыятьтә социаль адаптацияләнүе һәм интеграцияләнүе.
    Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү төп бурычларның берсе булып тора.
    Хәзерге заманда сыйфат электрон хезмәтләр белән аерылгысыз бәйләнгән. Пенсия фонды үзенең электрон сервисларын үстерү буенча актив эш алып баруын дәвам иттерә.
    "2025 елга кадәр өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясе"н гамәлгә ашыру кысаларында 200 дән артык пенсионер компьютер технологияләрен үзләштерде. Өйрәнү кысаларында пенсионерлар өстәмә рәвештә "Гражданның шәхси кабинеты" сервисы белән өстәмә таныша.
    - Мин район башкарма комитетына, салым хезмәте идарәсенә, федераль суд приставлары хезмәтенә, прокуратурага, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, ЗАГСка, Эчке эшләр министрлыгына, район почта элемтәсе үзәгенә, кредит учреждениеләренә һәм Пенсия фондының башка партнерларына актив хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт әйтәм.
    Аерым рәхмәтем идарә коллективына. Барыгызга да алда торган бурычларны үтәүдә уңышлар, кызыклы һәм нәтиҗәле эш, исәнлек-саулык, иминлек һәм гаилә бәхете телим, - дип йомгак ясады Россия Федерациясе Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе начальнигы Гөлкәй Әхмәтова.
    Докладның тулы версиясен безнең сайттан укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: