Заря
  • Рус Тат
  • Равилә Хафиз кызы - авылдашлар өчен зур табыш

    Кеше күңеле эшләрендә чагыла.

    Равилә - авылдашлар өчен зур табыш. Бик тыйнак кеше.

     

    Ни белән үлчәнә гомер? -

    Калган эзләре белән...

    Кеше күңеленә орлык итеп

    Салган сүзләр, изгелекләр белән.

    Әй, төрле дә соң без - адәм балалары. Төс-кыяфәт, холык-фигыле белән генә түгел, яшәү рәвешебез, тормышка мөнәсәбәтебез белән дә. Кемдер гомер буе байлык җыя - барыбер җитми, кемдер дөнья куа - барыбер куып тота алмый, кемдер илләр-җирләр гизә - барыбер канәгать түгел. Тик һаман да куа, җыя, гизә. Мондыйларга тәмам күнектек, замананың бер гадәте санап, аларга игътибар да бирмибез шикелле. Ә менә шулар арасында “ялгыш кына” килеп кысылган, тормышка бөтенләй башка күзлектән караучыларны күрәбез дә, тигез

    җирдә абынгандай, сискәнеп, “уянып” китәбез. Әйе-әйе, алдагыларга түгел, нәкъ менә соңгыларына сокланабыз. Дан-шөһрәт өчен дә түгел, байлык-акча өчен дә түгел, көнне-төнгә ялгап үзләренең авылдашларының сәламәтлеген чын йөрәге белән кайгыртучы кеше турында бу мәкаләм.

    Менә инде утыз елга якын көн дә сәгать сигезгә ыспай гына киенеп, нык адымнары белән безнең врачыбыз (без аны яратып, хөрмәт итеп шулай диябез) Равилә Хафиз кызы Вәлиуллина эш урыны, ФАПка бара. Аның киче-төне ничек үткәнен без белмибез, бәлкем ул төнлә белән тәмле йокысын бүлдереп, җылы урынын ташлап, кемгәдер ашыгыч беренче ярдәм күрсәткәндер, бәлкем каты авыручыны тиз арада район хастаханәсенә озатырга кирәк булгандыр. Салкын яңгырда да, ачы буранда да, җил-давыллы көннәрдә дә Равиләбез чакыру белән килеп җитә. Ә иртәгесен ул очраган бар кеше белән матур итеп исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашып эшкә бара.

    Шушы авылда, гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган Равилә. Өч сеңлесенә - олы апалары ул. Киңәшче дә, сердәшче дә, терәк-ярдәмче дә ул аларга. Бәхетле алар. Мәш килеп тормыш итәләр. Мәктәпне дә тырышып укып, яхшы билгеләргә тәмамлый Равилә. Мәктәпнең бер эшендә дә катнашмыйча калмагандыр ул. Матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, театрларда оста итеп чыгыш ясаулары бүгенге кебек күз алдында. Аның “скетч”лардагы чыгышларын чын күңелдән алкышлый идек.

    Мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзәнгә юл тотты яшь кыз. Киләчәген медицина белән бәйләү нияте белән ул Яшел Үзән медицина училищесына укырга керде. Аны тәмамлагач, туган авылына эшкә кайтты. Бу илебезнең авыр 90нчы еллары була.

    Авылыбызның асыл егете Искәндәр белән гаилә корып җибәрәләр. Бәхет эзләп читкә китү - яшьләрнең уйларына да керми. Искәндәр әнисен ялгыз калдырасы килми, Равилә дә бәхетнең үз туган җиреңдә генә икәнен бик яхшы аңлый. Монда аның әти-әнисе, туганнары. Бәхетле, тырыш гаиләнең бер-бер артлы уллары, кызлары туа. Инсаф белән Илсинә дә әти-әнисе үрнәгендә итагатьле, тырыш, тыйнак, кешелекле булып үсәләр. Ата-ана өчен тәрбияле балалар - алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле нәрсә бит. Инде хәзер оныкларына шатланып яшиләр алар. Шулай итеп, бу гаиләдә 4 буын вәкиле мәш килеп, үрнәк гаилә булып яшәп ятулары.

    “Үзем сайлаган язмыш”, - дип безнең Равиләбез бар нәрсәгә дә өлгерә. Өендә дә тәртип, пөхтәлек, чисталык, матурлык. Кайнанасы Дамирә апа да бик зур тәрбиядә. Ире Искәндәр белән бер сүздә кулга-кул тотынышып, бер-берсенә терәк, таяныч булып тормышларын җайлы гына алып баралар. Эшендә дә тел-теш тидерерлек түгел. Авыл ФАПының мөдире, икенче врачыбыз Алия Нурмөхәммәт кызы белән ярдәм сорап килгән һәрбер кешене көтеп алган кунак кебек каршы алалар. Якты йөз, тәмле сүз, игътибар, ягымлылык, хөрмәтләү - менә аларның төп хезмәт кораллары. Ә бит авыруга иң беренче шундый караш кирәктә бит.

    Мәкаләм Равилә турында булса да, бу урында Алия белән Равиләне ничек тә аерып язып булмый. Алар эшләрендә бербөтен. Икесе дә күпкырлы белгечләр, чын практиклар алар безнең. Кайсы җирең белән зарланып барсаң, ярдәм итәләр. Киңәшләрен дә бирәләр, дөрес диагнозын да куялар, дәвасын да табалар. Рәхмәт сезгә!

    Равилә - авылдашлар өчен зур табыш. Бик тыйнак кеше. Беркайчан да мин болай эшләдем әле, моны кулландым, ярдәм иттем дип масаймый. Хәзерге заман бездән шулай итүне сораса да, коммунизм идеяләрендә балачагы үткән кешегә үз-үзен үзгәртеп кору авыр (әле монда тыйнаклыкка, гаделлеккә өндәгән гаилә тәрбиясе дә бик зур роль уйнаган). Ул чорларда үзеңне күрсәтү оят иде бит, күреп алганнарын көтәсе иде. Равиләбез өчен анысы да ничектер вак мәсьәлә булып кала. Ул - үзенчә яшәүче, үз эшенә, үз идеяләренә тугры кеше. Аның һәркем белән ихтирам итеп сөйләшүе, хөрмәт итүе, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуы игътибарга лаек.

    Синең нинди кеше булуыңны күршеләрең бик дөрес әйтәләр дигән сүз бар халыкта. Равиләнең күршеләре менә нәрсә диләр аның турында:

    Төхфиева Резидә: «Ул минем Арчадан килгән үз әниемне иң авыр көннәрендә көн дә, әле көнгә әллә ничә тапкыр кереп ярдәмен күрсәтте. Балаларга, үзебезгә, инде хәзер оныкларыбызга да ярдәм күрсәтә. Ул - безне саклап торучы, ярдәменнән ташламаучы “Ак фәрештәбез”. Әле читтән кайткан туганнарыбыз, кунакларыбыз да аңарга мөрәҗәгать итәләр».

    Әхмәтҗанова Илизә: «Без күршеләр, ярый әле Равилә безнең урамда яши дип шатланабыз. Күрше буларак та, кеше буларак та, бик-бик әйбәт ул безнең Равиләбез».

    Гыймадиева Клара: «Нинди генә сүз әйтсәм дә аз булыр. Равилә булмаса, мин бу якты дөньяда күптәннән яшәми идем инде».

    Хәйбуллина Гөлия: «Равиләнең гаиләбезнең һәрбер кешесенә ярдәме тими калмады дисәм, ялгышмам. Ул балаларыбыз кечкенә чакларында көн дә килде, әти-әниләребез картаеп авырганда да. Чакырмыйча килә иде. Кылган изгелекләре үзенә, гаиләсенә меңе белән әйләнеп кайтсын».

    Авылда Равилә кермәгән, ярдәм итмәгән, күңел җылысын бирмәгән йорт бармы икән дигән уй килә башка. Мөгаен, юктыр. Ә үземә, үз гаиләмә килгәндә без Равиләгә чиксез рәхмәтле. Ул бит һәркайсыбызның иң кыйммәтле нәрсәсе - исәнлегебез сагында уяу торучы.

    Бу көннәрдә хөрмәтле кешебез, ак фәрештәбез гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Равилә Хафиз кызы, сезне матур юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Хезмәтегез, булганыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Исәнлек-иминлек, бәхет-шатлыклар, куаныч-сөенечләр, уңышлар һәрчак юлдаш булсын сезгә. Кылган гамәлләрең - синең байлыгың, Равилә.

    Маңгай сырлары булмый калмас,

    Тик алар йөрәктә булмасын.

    Рух картаерга тиеш түгел.

    Көчле рухлы булып кал, безнең врачыбыз!

     

    Авылдашлары исеменнән Энҗе Камалова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: