Заря
  • Рус Тат
  • Район тәртип сакчылары күзлегеннән

    Юл-транспорт фаҗигаләре статистикасы, бигрәк тә якташларыбызның гомере өзелү һәм җитди яраланулар турында сөйләүче саннар куркыта. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки безнең район аша узучы юллар федераль юлның бер өлеше булып торалар.Транспорт саны да шулкадәр арта ки, юлларыбызда йөрү куркынычка әйләнә бара. Кече ватанының аеруча куркыныч урыннары, кагыйдә бозучылар һәм...

    Юл-транспорт фаҗигаләре күп була торган урыннар
    Әңгәмәбез юл хәрә-кәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Рөстәм Хөсәеновның бу ел дәвамында булган аеруча авыр юл-транспорт фаҗигаләре турында сөйләвеннән башланып китте. Үзенең сүзен ул фаҗига урыннарында ясалган фоторәсемнәр белән тулыландырды, шуларны карагач, күңелемне курку биләп алды. Безнең беребез дә мондый бәхетсезлекләрдән сак-ланмаган бит.
    Районда иң куркыныч участокларның берсе - Сахаровка авылы. Анда юл-транспорт фаҗигаләре гел булып тора. Моннан бер айдан аз гына күбрәк элек төнге 12нчедә җәяүле кичүеннән юл аркылы чыгып барганда авылның бер әбисе һәлак булды, - дип сөйли вакыйга урынында өлкән инспектор Сергей Самсонов. - "Торак пункт" дигән чикләүче билге торуга һәм төнлә начар күренүгә дә карамастан, җиделе "Лада" машинасын йөртүче, кагыйдәне тупас бозып, югары тизлектә баруын дәвам иттерә һәм әбине таптатып китә. Пенсионер карчык алган җәрәхәтләреннән җан тәслим кыла.
    Әлеге участокның куркынычы шунда, авыл аша Оренбург юлы уза, һәм авыл кешеләре бер урамнан икенчесенә машиналар йөреп торган юл аша чыгалар. Әнә, авыл аша узучы машиналар агымын күрәсезме? Бик зур, шуңа күрә дә берәр нинди машина астында калу куркынычы тагын да зуррак. Шуның өстенә хәлне борылыш та катлауландыра, шуңа күрә җәяүле кеше автомобильнең килеп чыгуын күрми дә калырга мөмкин, бигрәк тә ул җилдәй җилдерсә. Почмактан килеп чыгучы машина йөртүчеләр дә юлдан баручы кешене, бигрәк тә төнлә, абайламый калырга мөмкиннәр. Бу бәхетсез төндә шулай булды да.
    Аварияләр күп була торган икенче участок - Юеш Көрнәле, монда да шул ук хәл: иске "Казан-Оренбург" юлы Болгарга, Самарага, Ульяновскига алып бара, монда да хәрәкәт көчле. Былтыр биредә дә иртән иртүк караңгыда юл аша терлек куып чыкканда бер хатын-кызны таптаттылар. Ул шунда ук үлде. Бу елның июнь башында авылда тагын бер фаҗига булды. Ульяновск кешесе "ВАЗ-21099" машинасында кагыйдәләрне бозып, зур тизлек белән барганда машинасына идарә итә алмый, нәтиҗәдә аның машинасы баштан юл кырыена алып ташлана, аннары каршы полосага китереп бәрелә, шунда Чистай кешесенең җиңел машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә, ә чистайлы алган җәрәхәттән урында якты дөнья белән хушлаша. Кагыйдә бозучы үзе алгы тәрәзәдән юлга чыгып оча һәм өченче автомобильнең тәгәрмәче астына килеп керә.
    Май аенда тиз йөрергә ярату аркасында Көрнәле елгасы аша салынган күпердә, милициянең элеккеге контроль постыннан ике чакрым ераклыкта, тагын бер бәхетсезлек булды. Казаннан кайтып баручы "Лада Приора" машинасын йөртүче, туктарга өлгермичә, юлның йөри торган өлешеннән чыгып баручы бер Чистай пенсионерын таптатты. Шуннан соң машина барьер киртәгә килеп бәрелде. Юл-транспорт фаҗигасендә катнашучы дүрт кеше: җәяүле, машина йөртүче һәм аның ике пассажиры да һәлак булды.
    - Бистәнең үзендә бигрәк тә кайда сак булырга кирәк? - дип кызыксынам мин Алексеевск ЮХИДИена кайтканда.
    - Биләр юл чатында, монда да транспорт хәрәкәте бик көчле. Райо-ныбызның бу почмагында кешеләр дә таптатылды, матди зыян китергән юл-транспорт фаҗигаләре дә булды.
    - Бу яктан Ленин-Чис-тай урамнары чаты бик куркыныч дип саналды, ул ике юлның да әһәмияте бер үк булганга куркыныч тудырып торды. Бер яктан - шәхси автомобильләре һәм махсус техникасы күп булган берничә зур предприятие, икенче яктан - Оренбург юлы. Шуңа күрә бу урында фаҗигаләр ай саен диярлек булып торды. Хәзер, яңа развязка ясаганнан соң, бу юл чаты бераз тынычланды: транспорт йөрүче төп юл хәзер Ленин урамы белән орынып тормый инде, ул икенче дәрәҗәле юлга әйләнде.
    - Ә Ленин урамының башланган җирендә, Кама янында, борылыш шундый текә ки, машиналар даими төстә кюветка оча. Әлеге урынны төзегәндә юл исәпкә алынмаган, аны сазлык янәшәсендә генә булганлыктан, башкача салып та булмагандыр мөгаен. Шуңа күрә биредә зур булмаган тизлектә барсаң гына машинаңны тотып кала аласың. Бу хакта "40км/час" дигән юл билгесе кисәтә. Бер мизгелгә генә игътибарыңны читкә юнәлтсәң яки газга басу-ыңны дәвам иттерсәң, борылышка сыймавың да ихтимал. Моннан бер ай элек без 76 яшьлек ир-атның "Нива"сын тартып чыгардык, моннан ике атна элек кюветка яшьләр белән тулган "тугыз"лы барып төште, узган пәнҗешәмбедә сазда тагын бер җиңел машина коенып чыкты. Ярый әле анда камышлар үсеп утыра, шуның аркасында йомшак кына килеп төшәләр, шуңа күрә, бәхеткә, бу урында "очкан"нарның берсе дә зыян күрмәде.

    Зур күзле семафорлар кирәкме?
    - Гомумән алганда, сезнеңчә, безнең районда йөрергә кыенмы, бигрәк тә светофорлар булмаганда?
    - Безнең районда юллар начар түгел, - дип җавап бирә соравымна Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Илфат Җаббаров. - Шуңа күрә барысы да машина йөртүчегә һәм аның машина йөртү культурасына бәйле. Юл-транспорт фаҗигаләре булганда бөтен кеше үз гаебен танымас өчен юл хезмәтен, бозлавыкны, караңгыны, икенче машина йөртүчене, теләсә кемне гаепли. Ләкин рульгә утырганда кеше һәрвакыт һава шартларын, юл сыйфатын, андагы хәлләрне исәпкә алырга һәм тиешле тизлекне сайларга тиеш. Бездә еш кына шулай да була: бернәрсә күренми, ә спидометрдагы саннар артканнан-арта бара.
    Юлларда хәрәкәтне җайга салу өчен куела торган яктылык җайланма-ларына килгәндә, алардан хәтта республика башкаласында да баш тарта башладылар, чөнки светофорлар янында фаҗигаләр ешрак очрый. Кайдадыр лампочка янмый, кемдер яшел, ә икенчеләр, өлгерермен әле, дип, кызыл утка да бара һәм башка техник нәрсәләр. Әгәр видеотеркәгеч һәм шаһитлар булмаса, кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнен дә раслап булмый. Еш кына судта тикшерү белән тәмамланучы күп кенә бәхәсле мәсьәләләр килеп чыга. Соңгы вакытта түгәрәк ясап хәрәкәт ителә торган юлга өстенлек бирелә. Аның янында барысы да аңлашыла: әйләнә - иң мөһиме, һәм кем өчен моның ачык булуын, ә кем юл бирергә тиешлеген төгәл беләсең.
    Моннан тыш, элек балалар катнашында фаҗи-галәр була торган район үзәгенең дүрт мәктәбе янында да ясалган ясалма тигезсезлекләр урамнарыбызны куркынычсыз итәргә булышалар. Алар хәтта лихачларны да тизлекләрен киметергә мәҗбүр итәләр, тәртипле машина йөртүчеләр турында сөйләп тә торасы юк.

    Бистә буйлап машиналарда ...
    - Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре нинди? - дип сөйләшүебезне дәвам иттерәм мин.
    - Билгеләнгән тизлекне арттырудан тыш, юл чатларын узу кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чарасына исерек килеш идарә итү, - дип сөйли Сергей Александрович. -Бер тәүлек эчендә безнең бүлекчә хезмәткәрләре 20гә якын бозучыны ачык-лыйлар, бер генә атна да тәртип бозуларсыз узмый. Моннан тыш, машина йөртүчеләрнең тизлекне бозуларын Казан-Оренбург юлына куелган дүрт "Крис" видеотеркәү приборы теркәп тора. Алар көне-төне 400гә якын бозучыны теркиләр.
    Ләкин район үзәге буйлап бер максатсыз җиңел автомобильләрдә элдерүче яшьләребез чын мәгънәсендә баш бәласе булып торалар. Күп кенә ата-аналар, кыйммәтле машиналар алып биреп, балаларын бозалар. Ә тегеләре, үз чиратларында, машина йөртү таныклыгы алуга ук юл хәрәкәте һәм җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләрен оныталар. Чиркәү мәйданыннан Ленин-Гагарин урамнары чатына кадәр югары тизлектә йөриләр, аннары шул ук маршрут белән кире киләләр. Шулай 5-10 машина бер төркемгә берләшеп, бигрәк тә ял көннәрендә, берничә тапкыр узалар. Кемнең дә булса машинасын җимерми калган бер атна да юк, ә бит вак-төяк ремонт кына да егерме мең сумнар чамасы тора. Ярый ла машина гына зыян күрсә, ә бит маҗара эзләүчеләр үзләре дә бәлагә тарыйлар. Мәсәлән, күптән түгел үзенең балигь булу көненә бүләккә "ундүртенче" модельле "Лада" машинасы алган 18 яшьлек егет бистә буйлап шундый тизлектә куа ки, юл-транспорт фаҗигасенә тарый һәм җитди яралана - умыртка баганасын сындыра. Элек ул берничә тапкыр юл-патруль хезмәте тарафыннан туктатылган иде, аның белән сөйләшүләр алып барылды, ләкин алар утка май өстәгән кебек кенә булган, күрәсең. Хәзер аны гомере буена "әйтеп бетергесез" тойгылар озата барачак.
    Яшьләр арасында шундый мода китте, алар фараларына ксенон лампалар куялар һәм хәтта машиналарның пружиналарын кисәләр. Алар мондый "мода" белән аларның автолары техник карауны узмаячагын бик соң аңлыйлар, чөнки завод параметрлары үзгәргән була.
    Канда җитешмәгән адреналинны эзләүнең тагын бер тискәре ягы - аударылган фонарь баганалары һәм коймалар. Мондый гадәттән тыш хәлдән соң гаеплеләр качып китү ягын карыйлар - андый бозулар өчен каты чаралар: йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, 15 тәүлеккә кадәр кулга алу һәм, әлбәттә, китерелгән зыянны түләтү каралган. Ләкин кыйпылчыклар буенча без машинаның төсен, моделен билгелибез һәм шул рәвешчә маҗара яратучыларны эзләп табабыз. Әгәр явызлык эшләүченең эзләре һәм әлеге хәлне күрүчеләр булмаса, "герой"ны эзләү кыенлаша. Тагын бер ачу китергеч хәл шул - Алексеевскиның бер егете үзенең машинасында бистә биналарының берсенә килеп бәрелде. Юкка гына, исереккә диңгез тубыктан, дип әйтмиләрдер шул.

    ...һәм скутерларда чабалар
    - Ләкин бит район үзәге буйлап машиналар гына түгел, еш кына без, җәяүлеләр яныннан, мотоцикллар һәм скутерлар да выжлап узып китәләр.
    - Андыйлар, чыннан да, күп, өстәвенә скутерчылар арасында 12 яшьлек малайлар да очрый, гәрчә транспортның әлеге төренә 16 яшьтән идарә итә башларга рөхсәт ител-сә дә. Анда да каптырыла торган мотошлем, паспорт күчермәсе һәм шушы заманча "уенчык"ка документ булганда гына. Бу аның скутер икәнен раслау өчен кирәк: хәзер тышкы кыяфәте белән скутерга охшаш, ләкин күләме зур двигательле мотоцикллар күп, бу аларга сәгатенә 100 километрга кадәр тизлектә куарга мөмкинлек бирә. Өстәвенә яшь гражданнарыбыз юл-транспорт фаҗигаләрендә өлкән машина йөртүчеләрдән азрак юлыкмыйлар. Скутерлар катнашында авыр нәтиҗәләр белән тәмам-ланган хәл "Масис" кибете янында булды: малайлар борылучы җиңел машинага килеп бәрелделәр. Скутер һәм аның пассажиры каза күрде. Машина руленә утырган хатын-кыз гаепле булса да, моннан беркемгә дә җиңел булмады: бәрелү нәтиҗәсендә малайның оча сөяге һәм аяклары сынды, һәм ул шунда ук республика хастаханәсенә озатылды. Шуңа күрә балаларына ярарга тырышып, аларга кыйммәтле машиналар, мотоцикллар һ.б. шуның ише нәрсәләр сатып алучы һәм бензинга күпме акча бирүче ата-аналарны аңламыйм мин. Күпләр үзләренең шундый гамьсезлекләренә бик нык үкенделәр инде. Башкалар, бәлки, бу хакта уйланыр, дип ышанабыз. Әлегә соң түгел.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: