Заря
  • Рус Тат
  • Районда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинглар булып узды

    "Завтра была война". Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск бүлеге, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераннары Хәтер һәм кайгы көненә - Бөек Ватан сугышы еллыгына багышланган күп кенә истәлекле чараларга старт бирделәр.

    Хокук саклаучылар 22 июнь алдыннан төнге 10 да обелиск янына җыелдылар. Күп кенә буыннарга баш очларында тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрне искә алу йөзеннән йөзләрчә ут кабынды, билгесез солдат һәйкәлен йөзләгән ут яктыртты.

    Мәңгелек ут янында ул төнне бабайларыбызның Бөек Җиңүне нәрсә бәрабәренә яулаулары, шулай ук киләчәк буыннарның ул коточкыч хәлләр турындагы истәлекне сакларга тиешлекләре турында речь яңгырады. Аннары җыелучылар обелискка чәчәкләр куйдылар, Бөек Ватан сугышының яу кырларында ятып калган һәм аннан кайткан сугышчыларны бер минут тын торып искә алдылар.

    Ә инде иртәнге 4 тә яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу өчен Мәңгелек ут янына килделәр.

    "Свет миру" яшьләр правослау хәрәкәтендә катнашучылар, "ФОРПОСТ" активистлары һәм "Алексеевск станицасы" казаклары немец-фашист басып алучылары корбаннарына әйләнгән миллионлаган кешене бер минут тын торып искә алдылар.

    Егетләр һәм кызлар кайгы йөзеннән шәмнәр кабызды. "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе, В.И.Абрамов исемендәге туган як музее хезмәткәре Владислав Осянин халкыбызга Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүе турында җыелучыларның исләренә төшерде. Ул хәзерге буынның беркайчан да сугыш дәһшәтләрен күрмәүләрен теләде, шулай ук әлеге акциянең сугышка каршы протест акциясе булып торуын әйтеп үтте.

    Егетләргә һәм кызларга шулай ук пенсионерлар җәмгыяте вәкиле Евгений Боровков та мөрәҗәгать итте. Ул җирдәге тормыш хакына гомерләрен биргән кешеләр турындагы истәлекне хөрмәтләп искә алырга чакырды. Ул шулай ук, һәр гаиләнең үз геройлары бар, без аларны онытырга тиеш түгелбез, дип ассызыклап әйтте.

    Район үзәгендә Кайгы көненә - Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган истәлекле митинг Россия Гимны белән башланып китте.

    Алексеевскилылар Мәңгелек ут янында ул канкойгыч сугышта Ватаныбызны саклаган кешеләр истәлеген хөрмәтләп искә алдылар. Истәлекле митингта сугыш турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Җыелучылар алдында районның хәрби комиссары Дмитрий Дерунов, "Восточный" торак милекчеләре ширкәте рәисе һәм ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, шагыйрь Александр Бочкарёв, шулай ук "ФОРПОСТ" хәрәкәте җитәкчесе Лилия Кашапова чыгыш ясады.

    Ә кич белән Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында яшь гвардиячеләр һәм акциядә башка катнашучылар сугыш елларында һәлак булган солдатлар турында мәңгелек истәлек символы булган шәмнәр кабыздылар һәм аларны бер минут тын торып искә алдылар.

    1941 елның 22 июненнән безне 76 ел аерып тора, шуның 72 елын без тыныч күк астында яшибез. Бу тынычлык бабаларыбызга бик кыйммәткә төште. Безнең бурыч - бу хакта онытмау, бу хатирәне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру.

    Редакциябезгә бераз иртәрәк хат килде. Анатолий Лоскутов менә ниләр язган:

    -Мин быел фашизмны Җиңүне 72 нче тапкыр билгеләп үтәм. Бала чагымда бу бәйрәм әтием, офицер-артиллеристның йөзе белән бәйләнгән иде. Хәтеремдә 1975 ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы сакланып калган. Бу вакытта мин "Большевик" совхозының партия оешмасы секретаре булып эшли идем. Язгы кыр эшләре булуга да карамастан, без бу чараны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш идек.

    Бүгенгедәй хәтерлим, өч бүлекчәгә дә КПСС райкомының җаваплы хезмәткәрләре килде. Алар сугышта катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырдылар, ә без кыйммәтле бүләкләр, бәйрәм табыны әзерләдек. Ялкын мәктәбе укучыларының парадын кабул иткәндә мин кара төстәге плащ килгән бер кешене күреп алдым. Мин аңардан плащын салуын сорадым, чөнки көн бик җылы һәм күпләр орден-медальләр бизәгән костюмнар киеп килгән иде, ләкин ул ризалашмады.

    Ә бәйрәм митингыннан соң мин аңардан шулай да плащ төймәләрен чишүен сорагач, гаҗәпкә калдым - аның бөтен түше орденнар һәм медальләр белән бизәлгән иде. Болар югары бүләкләр: Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен" медале иде.

    Андыйлар совхозда беркемдә дә юк иде. Районда да берән-сәрән генә иде. Бу Җиңү яулаган кешеләрнең тыйнаклыгы турында сөйләде. Ул кеше Афаринов Пантелей Николаевич иде.

    Әтием һәм аның ике абыйсы фани дөньядан иртә китеп бардылар. Хатынымның әтисе, орденлы Сергевнин Николай Иванович та тормыштан фаҗигале төстә китте. Миндә 1983 елгы фоторәсем сакланып калган, анда һәйкәл янында митинг үткәрү мизгеле күрсәтелгән. Алексей Иванович Демидов килгәч, Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән эш яңа дәрәҗәгә күтәрелде.

    1984 елда райком пленумында Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм итү турында карар кабул ителде. Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ясау да күздә тотылды. Районның барлык партия оешмаларына сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның исемлеген яңарту заданиесе бирелде. Мәгълүматларны анализлагач, гаҗәпкә калдык: районнан сугышка киткән 12 мең кешенең яртысына якыны кире әйләнеп кайтмаган.

    Безгә һәйкәлнең эскизына ашыгыч төстә үзгәрешләр кертергә туры килде, чөнки плитәләрдә фамилияләрне язу кыенлашты, һәм без өстәмә рәвештә рәссамнар яллап, алардан фамилияләрне такталарга чүкеп яздырдык. Һәйкәл ачылды.

    Сәламәтлегем какшауга да карамастан, мин Мәңгелек ут янындагы һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына килергә тырышам. Кулына автомат тоткан сугышчы стеласына (республикада андыйлар юк) карыйм, яңа ясалган "Тыл хезмәтчәннәренә" һәйкәле янына киләм, андагы фоторәсемнәрне җентекләп күзәтәм. Аларда мин кайбер туганнарымны һәм якыннарымны күрәм.

    Ләкин минем өчен Владимир Константинович Козонков инициативасы, Әфганстан һәм Төньяк Кавказ сугышчылары ярдәмендә төзелгән сугышчы-интернационалистлар һәйкәле иң әһәмиятле һәйкәл булып тора. Моның өчен мин аларга рәхмәтлемен.

    Ә мин үзем һәм Куба буенча иптәшләрем әлеге һәйкәлдә Ватаннан еракта үзебезнең чикләребезне саклауда хәрби батырлыкларыбызның чагылышын күрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: