Заря
  • Рус Тат
  • Районыбыз кешеләре

    Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта "көзләрнең...

    Минем бүгенге язмам да шундый кешеләрнең берсе, гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, Алексеевск үзәк район хастаханәсендә рентген-лаборант булып эшләүче Венера Шакирова турында.

    Моннан ярты гасыр элек ул табигатьнең иң саф, иң матур чагында, алмагачлар, шомыртлар, тирә-юньгә башны әйләндергеч хуш исләр таратып шау чәчәктә утырган, бар җиһан яшеллеккә күмелгән мизгелдә Минзәлә районының ямьле Ык елгасы буена урнашкан Яту авылында ишле гаиләдә дөньяга аваз сала Венера. Гаиләдә алар алты бала - апа-абыйлары барысы да яхшы белем алып, тормышта үз урыннарын табалар.

    10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң үзе белән бергә укыган дус кызлары белән Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң юллама белән республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Анда ул тәҗрибәле табиблар кулы астында биш ел эшли. Шул биш ел эчендә дә остазлары ярдәмендә күп кенә тәҗрибә туплый.

    Казанда эшләгәндә институтта укучы бик тә тәртипле, ипле, акыллы һәм чибәр Нияз исемле егет белән танышып китәләр һәм өч ел йөргәннән соң, бер-берсеннән башка тора алмауларын аңлагач, 1986 елда чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Гаиләне нурга һәм ямьгә күмеп, ике кызлары - Алинә белән Илзирә туа. Алар да мәктәптә бик яхшы укып, институтка укырга керәләр. Алар әти белән әнинең горурлыклары һәм шатлыклары.

    Өйләнешкәннән соң Ниязның туган авылы - Түбән Тигәнәле авылына кайтып урнашалар. Нияз -агроном (Кызылъяр авылында), ә Венера Түбән Тигәнәле авылында фельдшер булып эшли башлый, аннары Кызылъяр авылына йөреп, физиотерапия бүлегендә хезмәт куя.

    Авылда тугыз ел яшәгәннән соң район үзәгенә күчеп китәләр. Венера биредә дә эшсез генә өйдә утырмый - үзәк район хастаханәсенең төрле бүлекчәләрендә эшли һәм рентген-лаборантлыкка укып кайтып, бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итә.

    Венера ханым тырышлыгы, зирәклеге һәм уңганлыгы, авыруларга карата да, хезмәттәшләренә карата да игътибарлы һәм ихтирамлы булуы белән коллективта абруй казана.

    Венера Шакирова турында мин берничә кешедән сорашып, аларның аның турындагы фикерләрен белештем.

    Каенанасы Асия апа болай ди:

    - Улым Нияз өйләнгәннән соң аның гаиләсе белән тугыз ел бергә яшәдек. Киленем Венера минем өчен үз кызым кебек булды. Дөресен әйткәндә, мин килен белән кызны аермыйм, аларның икесе дә минем үземнекеләр кебек. Аның белән шушы тугыз ел эчендә бер тапкыр да бәхәскә кермәдек, шулкадәр тәртипле булды, һәр сүземне тыңлый иде, беркайчан да кара чырай күрсәтмәде, каршы сүз әйтмәде. Бик чиста-пөхтә, уңган-булган, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Бәхетле генә булсыннар, тигезлек белән гомер кичерсеннәр, балаларының бары шатлыкларын гына күрсеннәр иде. Ул кайткан-киткән арада да бер минут тик утырмый, бөтен эшләремне эшләп китә. Улым белән дә бик матур гомер кичерәләр, олыны - олы, кечене кече итә белә, иренең кадерен белеп, аны хөрмәт итеп яши. Минем күңелем алар өчен тыныч. Миңа кайгы гына китерә күрмәсеннәр. Аларның бәхетле булуы - минем өчен зур бүләк.

    Сания Шакирова, табибә-рентгенолог:

    - Венера үз эшен намус белән башкара. Бик пөхтә ханым. Аның белән алты ел бергә эшлибез, шул вакыт эчендә үзен яхшы яктан гына күрсәтте.

    Ире Нияз Шакиров:

    -Мин хатынымнан бик тә уңдым. Минем өчен ул - тугры хатын, балаларымның изге күңелле әнисе, әйбәт, кунакчыл хуҗабикә. Артыннан биш ел йөреп кенә күңелен яулый алдым мин аның. Уңган-булган, тыныч холыклы, сабыр ул минем. Гаиләсен тәмле ризыклар пешереп сыйлый, өйдә дә ямь тудыра, бакчабыз да җәй көннәрендә шау чәчәктә утыра, яшелчәне бергәләп үстерсәк тә, кыш буена җитәрлек итеп тәмле кайнатмалар, салатлар ясый, помидорлар, кыярлар маринадлый. Мин хатыным белән бик бәхетлемен, аны юбилее белән котлап, иң изге теләкләр генә телим.

    Илсөяр Җамалиева, укытучы:

    - Венера - минем якташым. Икебез дә бер үк авыл киленнәре, җитмәсә, ирләребез дә сыйныфташлар. Минзәлә якларыннан килеп, монда шундый уңган, булган кешене очратуым миңа күктән төшкән бәхет кебек булды. Вакыты белән ул минем туганымны да алыштыра. Күңеле ак, саф булганга да ак халатлы һөнәрне сайлагандыр ул. Алексеевск җирлегендә якташымның ярдәмен тоймаган, аның шифалы тавышыннан үзенә дәва алмаган кеше калды микән? Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телим. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр, ачык йөзле бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

    P.S. Мин Түбән Тигәнәле авылы кешеләренең кайсысыннан гына сорасам да, аның турында мактау сүзләре генә әйттеләр. Яхшы күңелле булуына аерча да басым ясадылар. Аны без дә юбилее белән котлыйбыз һәм гаилә бәхете телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: