Заря
  • Рус Тат
  • Революциягә кадәр туган

    Якшәмбе көнне районның мактаулы гражданы, берничә тарихи эпоханың шаһиты булган, катлаулы тормыш юлы үткән, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә дистәләрчә елларын багышлаган Ираида Павловна Брехова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыена.

    Шушы сөйкемле һәм әле һаман да исән-имин яшәүче, еллар узу белән дә тирән фикер йөртә алу һәм фактларны чагыштырып карау сәләтен югалтмаган әлеге ханымның тормыш юлы, чыннан да, авыр була. Бала чактан, 5-6 яшеннән үк эшли башлый ул, чөнки крестьян гаиләсендә туып-үсә, анда яшәү өчен акча бик тырыш хезмәт белән генә табыла.

    Гаиләдә һәркемнең, шул исәптән балаларның да, үз вазыйфасы була. Ираида Павловна илдә тулы җимереклекләр хөкем сөргән һәм авылга әле керосин да килмәгән гражданнар сугышыннан соңгы елларны яхшы хәтерли. Бу елларда хатын-кызлар, бер өйгә җыелып, чыра яктысында җитен эрләгәндә янып беткән шул чыраны алмаштыруны аңа ышанып тапшыралар. Ул шулай ук әнисенә өй эшләрендә булыша, әтисенең дә алмаштыргысыз ярдәмчесе була. Мәсәлән, Павел Петрович американнар күрше авылда Идел буеның ач кешеләре өчен ачкан ашханәдәге хәлләрне карарга йөри торган була. Ул иртәләрен Ираиданы атка утыртып, үзе белән шул авылга алып бара. Аннары аты көне буе анда тормасын өчен, әтисе аны атка утыртып кайтарып җибәрә. Яше арткан саен эше дә катлаулана бара, чөнки бит ул чакта авыл хуҗалыгы техникасы турында белгән кеше дә юк, бары тик колхоз төзелгәннән соң гына авылда кечкенә трактор пәйда була. Ул авыл балаларын әйтеп бетергесез гаҗәпкә калдыра, алар аның артыннан калмыйча йөгерәләр.

    Ләкин күмәк хуҗалыклар барлыкка килү белән раскулачить итү башлана.Ул хезмәт сөючән Бреховлар гаиләсен дә читләтеп үтми: баштан аларның зур булмаган, ләкин таза өйләрен алалар һәм аларны яшәү өчен яраксыз алачыкка урнаштыралар, аннары авылдан бөтенләй дә сөреп чыгаралар, бу күп еллар буена читтә газап чигеп йөрү сәбәбе була.

    Бреховлар Төмәнгә кадәр поезд вагоннарында байтак юл узгач, нәни балалары белән тагын җәяүләп Тобол шәһәренә кадәр 250 чакрым баралар. Бу шәһәрдә аларны өч катлы сәндерәләр куелган чиркәүгә урнаштыралар. Бреховларга өченче кат эләгә. Анда Ираида һәр көнне өлкәннәр һәм балаларның төрле йогышлы авырулардан үлүен күрә.

    Куркыныч авыру Ираиданың алты айлык сеңелесе Надяны да кызганып тормый.

    Яз җитеп, елгалар боздан арчылгач, Бреховлар, башка сөрелгән кешеләр белән бергә Иртыш елгасы буйлап төньякка юл тоталар. Алар Обь елгасы култыгындагы ярымутрауга кадәр суднода мең ярым чакрымнан күбрәк юл узалар. Биредә аларны яңадан бик авыр тормыш шартлары көтә: елга буйлап агач агызганда күп эшләргә туры килә. Бары тик кулдан чыгарылган мичне хәтерләтүче җайланмада пешерелгән икмәк һәм үзләре тоткан балык белән генә тукланып яшиләр. Балыкны булдыра алган бөтен кеше тота. Ираида да моны бик тиз эшләргә өйрәнә.

    Аннары Бреховлар Салехард шәһәренә килеп урнашалар, анда кыз балык комбинаты төзүдә катнаша. Бу шәһәргә килеп урнашучылар арасында җирле мәктәптә балалар укытучы белемле кешеләр күп була. Ираида да шунда йөрергә теләк белдерә, чөнки аны грамоталы, культуралы кешеләр үзләренә тарта. Уку йортын тәмамлаганнан соң ул балыкчылар бригадасына алына. Даими төстә белемгә омтылган кыз бер үк вакытта балык комбинаты каршында ачылган ФЗӨне тәмамлый һәм комбинатның автоклав бүлеге бригадиры вазыйфасын ала. Ә күпмедер вакыттан соң үз теләге белән Тоболга укырга җибәрелә. Кызда химия фәне аерым кызыксыну уята, ул шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеген әлеге фәнне укыту белән бәйли. Ләкин аны алда Казан университетына кергәнче Ямал ярым- утравында һәм Салехард шәһәрендә йөзмә балык фабрикасында химия лабораториясе мөдире булып эшләү көтә. Анда Казан химия-технология институты каршындагы химия курсларына кабул итү турында газетадан укый да инде. Ләкин аны кабул итмиләр, чөнки ул бит кулак кызы дип исәпләнә. Аның каравы җентекләп әзерләнгәннән соң, имтиханнарны уңышлы тәмамлап, университетка керә.

    Сынаулар арты сынаулар көтеп кенә тора: партия Үзәк Комитеты һәм Министрлар Советы Указы белән университетта уку түләүлегә әйләнә. Указ чыккач, университетка студентларга читтән торып укуга күчәргә һәм ул чакта авылларда ачылган мәктәпләрдә эшләргә тәкъдим килә. Ираида, матди мөмкинлекләре булмаганга һәм көндезге бүлектә укуын дәвам иттерә алмаганга читтән торып укуны сайлый һәм Алексеевскидан ерак түгел урнашкан Балахчино мәктәбенә китә. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен совет халкына кичерергә туры килгән бетмәс-төкәнмәс авырлыклар күп еллар узганнан соң да әле аның хәтерендә саклана.

    Ираида Павловна, хезмәттәшләре һәм укучылары белән авыр сугыш елларындагы бөтен кыенлыкларны кичереп, Алексеевск мәктәбе директоры Антонина Забелина чакыруы буенча практикасын бистәдә уза. Университетны читтән торып тәмамлаганнан соң завуч итеп билгеләнә, партиягә керә, ә аннары район халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп күчерелә. Хрущев заманындагы үзгәртеп кору чорында Алексеевск мәктәбе директоры, аннары тагын РОНО мөдире булып һәм, ниһаять, лаеклы ялга киткәннән соң, тагын биш ел район үзәгенең күңеленә якын мәктәбендә химия укытучысы булып эшли.

    Сүз уңаеннан әйткәндә, Ираида Павловнаның укучылары арасында Валентина Липужина, Борис Дружков, аның кыз туганы Ольга Дружкова, шигырьләренең берсен үзенең укытучысына багышлаган Александр Бочкарёв кебек районда һәм республикада танылган шәхесләр дә була.

    Ираида Павловна Брехова тормыш юлында ачысын да, төчесен дә күп күрә, шуңа күрә аның искә төшерерлек, чагыштырып карарлык нәрсәләре бар. Шуңа күрә ул бүгенге хәлләрне анализлап, илдә бүген дә яшәү авыр, дип искәртеп үтте. Ләкин бернигә дә карамастан, ул элеккечә үк киләчәккә өмет белән карый, тормышны бөтен күренешләре белән яратуын дәвам иттерә.

    Сүз уңаеннан

    Ираида Павловна Брехова белем бирү өлкәсендә күпьеллык хезмәте өчен "Мәгариф бүлеге отличнигы" исемле күкрәккә тага торган билге һәм шулай ук "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: