Заря
  • Рус Тат
  • Рәфкат Медведевның куркыныч төшләре

    - Газга басам, ә хәрби пехота машинам (БМП) тауга менә алмый! Артка ярамый, упкынга очуың бар, өскә дә үрмәләми... Тау уртасында торабыз. Нишләргә - белмим. Кинәт хатынымның: "Рәфкат, нәрсә калтырыйсың, төшеңдә тагын куркыныч нәрсәләр күрәсеңме әллә?" - дигән тавышын ишетәм. Рәфкат Медведев күп еллар буена менә шундый куркыныч төшләр күрә....

    Коры Көрнәле авылы кешесе армиягә Яр Чаллы шәһәреннән китә. Туган авылыннан яшьләр шәһәренә ул тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң барып урнаша. Шәһәрдә эретеп ябыштыру һөнәренә укый, укуын тәмамлаганнан соң "КамАЗ"лар өчен детальләр ясаучы металл кою заводында белгечлеге буенча эшли. Армиядә беренче ярты елын Төрекмәнстанда үткәрә, анда ул хәрби пехота машинасы механик-йөртүчесе белгечлегенә укый. Рәфкат Рәшит улы, миңа ул белем Әфганстанда бик ярап куйды, дип искә ала, чөнки Әфганстан рельефы белән охшаш таулы урыннарда бәяләп бетергесез йөртү күнекмәләре ала. Яшь йөртүче үзенең интернациональ бурычын 1985 елның апрелендә башлый. Баштарак Әфганстанны СССР белән бәйләүче Саланг тоннелен саклый.


    - Үземнең хәрби пехота машинамны мин әле "Союз"да ук алган идем, шуның белән Әфганстан Республикасына килдем, - дип сөйли ветеран. - Машинам беренче модификациялесе белән чагыштырганда куәтлерәк, ышанычлырак һәм оператор-наводчикка атарга уңайлырак иде, чөнки башня ул вакытлар өчен заманча булган җиһазлар белән шыплап тутырылган иде. Бурычыбыз техникабыз конвойлары йөри торган юлны саклау иде. Бер-ике ай узганнан соңминем башым яраланды: бервакыт кич белән төнге сменага, үзебезнең Саланг участогына барганда машинабызга ата башладылар. Йөртүче тизлекне арттырды, борылышта машина ычкынып китеп, түбәнгә очты. Мине һәм берничә хезмәттәшемне бронемашина кискен борылышта юлның төрле якларына ыргыткан. Егылган чакта башым белән ташка бәрелгәнмен. Бу җәрәхәт үзен бүген дә сиздерә. Ул вакытта беркем дә һәлак булмады, йөртүче могжиза белән генә сикереп кала алган. Ә БМП үзе мәтәлчекләп 200 метр аска очкан. Ул хезмәт итү өчен яраксыз хәлгә килгән иде инде, чөнки башнясы - бер якта, кәкрәеп беткән корпусы икенче якта ята иде. Аннары саперлар аны, дошман кулына эләкмәсен, дип, шартлаттылар. Ә ул чакта барыбызда да, калган ел ярымга түзә алмаячакбыз, дигән уй барлыкка килде...


    Күпмедер вакыттан соң экипажыбызны Баграмга күчерделәр. Анда без аэродромны, госпитальне, күрше кышлакларны сакладык. Зонаны күзәтеп, тау башында тордык. Безне сугышчан операцияләрдә катнашырга тарттылар, засадаларда тордык, разведчиклар белән махсус операцияләргә йөрдек, аларның тылларын капладык, позицияләребезгә төнге атулардан соң дошманнарны эзләргә чыктык. Шартлар чиктән тыш авыр иде. Көндезләрен 50 градус эссе булып, кояш броняны шулкадәр кыздырды ки, эсселеккә кул түзми иде. Фляжкадагы суны эчеп булмый - ул кайнап тора иде. Төннәрен машинада йокладык. Безнең отделениенең бәхете булды, безнең белән бергә киткән һәм "учебка"дан соң бирегә килгән Чаллы егетләре исән калдылар, гәрчә үлем гел безнең тирәдә йөрсә дә. Без алар белән хәзер дә элемтәдә торабыз, бер-беребез белән туганлашып беттек. Бервакыт дустым (Башкортстаннан килгән йөртүче) фугаста шартлады. Һәлак булмады, чөнки тизлеге зур иде, һәм аның хәрби машинасы шартлаган урынннан очып чыкты. Кыйпылчыклар тәгәрмәч чылбырын гына зарарлап үтте. Машина барудан туктады, һәм аңа ата башладылар, без аны каплап, бер урынга яшереп куйдык. Ә аннары ремонтлап, аннан барып алдык. Сугышчан кизү торган вакытта минем машинама да автоматтан аттылар. Ләкин сугышта моннан куркынычрак хәлләр дә булды. Бервакыт взводның Әфганстанда нибары бер-ике ай гына хезмәт иткән яңа командиры тәҗрибәсезлеге аркасында солдатларны дошманнарны эзләргә алып китте, ләкин ул тарттырылган тасманы күрмәгән булып чыкты һәм шартлады. Аның белән бергә тагын бер сугышчының гомере өзелде. Ләкин иң куркыныч хәл төнлә бездән ерак түгел урында урнашкан блокпостларның берсендә булды. Постта торучы солдат йокыга киткән, йоклаган бөтен солдатны үтереп бетергәннәр. Иртән аларга шалтыраталар, ләкин беркем дә җавап бирми. Анда барсалар, 18 солдат үлеп ята...


    1986 елның октябрендә Рәфкат запаска чыга. Аны Туган иленә атаклы генерал, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев озата, ул интернациональ бурычын үтәгәне өчен Рәфкаткә шәхсән рәхмәтен белдерә.


    Якташыбыз тыныч тормышка бик озак күнегә алмый. Әфганстаннан ул туп-туры Яр Чаллыга кайта. Хәрби хәрәкәт ветераннарына бик күп льготалар һәм ярдәм чаралары каралган. Ләкин шул ук өстенлекләр эшкә урнашканда күп кенә киртәләр дә тудыралар:
    - Заводка, мәсәлән, электромонтерлар кирәк, дигәнне күреп, эшкә урнашырга барасың, - дип искә төшерә Рәфкат Медведев, -ә анда синең "әфганлы" икәнеңне белеп алалар да, безгә беркем дә кирәкми, дип сине кире борып җибәрәләр. Гәрчә эшкә алу турында белдерү әле һаман да эленеп торса һәм башкаларны алсалар да. Предприятие җитәкчеләре безгә торак, шифаханәләргә юлламалар һәм башка шуның ише нәрсәләр кирәккәнгә күрә алырга теләмиләр. Алар безне барысы белән дә тәэмин итәргә тиеш иделәр, һәм беркемнең дә безнең белән бәйләнәсе килмәде. Нәтиҗәдә үземнең металл кою заводыма кире килдем. Анда мине көтә иделәр, һәм мин яхшы исәптә йөрдем. Шулай мин заводның ветеран-интернационалистлар җәмгыятен җитәкләдем. 1994 елда Алексеевскига кайттым һәм менә 22 ел инде үзебезнең кирпеч заводында, "Алексеевск керамикасы"нда слесарь булып эшлим.


    Хатыным Гүзәлия белән ике бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз Алинә Казанда юристлыкка укый, ә улыбыз Алмаз күптән түгел Чистай суднолар ремонтлау техникумын механик-электрчы белгечлеге буенча тәмамлады һәм армиягә китәргә җыена.
    Традиция буенча 15 февральдә Рәфкат Рәшит улы, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә башка катнашучылар кебек үк, һәлак булган иптәшләрен хөрмәтләү һәм үзләренең сугыш елларын искә алу өчен Җиңү паркында җыелачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: