Заря
  • Рус Тат
  • Үрнәк гаиләләр шундый була

    Чиләгенә күрә капкачы - бәхетнең менә шулдыр ачкычы. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы.

    Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы - яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәт, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Зур Тигәнәле авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, бергә матур гомер кичерүче Энҗе белән Ринат Хәйбуллиннарның быел салкын кыш аенда тормыш коруларына 30 ел була.

    Хәйбуллиннар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Ринат абый белән Энҗе апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.

    Энҗе апа белән Ринат абый бер-берсен туган көннән беләләр. Алар бер авылда, бер урамда 2-3 йорт аша гына күршеләр булып бер үк Әрәмә чишмәсенең суын эчеп үсәләр. Шуңа күрә аларның тормышка карашлары да бер үк. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Ринат абый Энҗе апаны 18 яше тулуга күршедән генә урлап кайта. Олылар икенче көнне үк никах укыталар.

    - Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә - сүзендә тора белә торган, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган "алтын куллы" тормыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар, - ди Энҗе ханым. - Ике кызыбыз да тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнгән уңган-булган егетләргә кияүгә чыгып тормыш башлап җибәрде. Язилә hәм Адел исемле оныкларыбыз үсеп килә. «Коръән»дә: «Байлык һәм балалар - дөньяның бизәге» диелә. («Тау куышы» сурәсе, 44 аять). Шушы олы «Байлык һәм бизәк» булган балаларны тәрбияле, укымышлы, әхлаклы, әдәпле һәм динле итеп тәрбияләү - һәр ата-ананың изге бурычы. Ана, хатын-кыз буларак, ягъни кеше буларак, яхшы да, начар да була ала. Төшенкелеккә дә бирелергә мөмкин. Ләкин ул әни буларак тулысынча ана хокукын үтәргә тиеш. Төпчек улыбыз Рифат 9 нчы сыйныфны тәмамлап Казан автотранспорт техникумына укырга керергә җыена. Барысы да гади, искитәрлек берни юк. Әмма шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, туганнарны, ата-ананы олылау, тормыш тәҗрибәсе ята.

    Дөресен әйтергә кирәк, 30 ел тәрбияче булып эшләсәм дә, нәрсә ул тәрбия дигән сорауга җавап бирә алмас идем. Җир йөзендәге барлык кешегә дә туры килә торган тәрбия чарасы уйлап табылмаган әле. Бары тик матур итеп яшәргә генә кирәк. Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый.

    Барлык туганнарны берләштерүче йортта абзар тутырып мал асраучы, тырыш, булдыклы балалар үстергән, аларга ныклы белем биргән бу гаиләне күптән белсәм дә, ачуланышканда, бер-берегезгә үпкәләшкән вакытны ничек уздырып җибәрәсез? дип тә кызыксынам. "Зурдан кубып ачуланышкан юк безнең", - ди Энҗе ханым, "Аллам сакласын", дип тә өстәде. Шундый сорау биргәнемә читенсенеп тә куйдым. "Вак-төяк үпкәләшкән вакытларда Ринат беренче сүз ката, ул бит оршыша да белми" ди аннары көлеп. Гомергә шулай була күрсен.

    Гаилә башлыгы Ринат абый Фролово шәһәрендә химиклар отрядында шофер булып 2 ел хезмәт итә. Һәм гомере буе, хәзерге вакытта да шофер булып эшли.

    Тату, башкаларга үрнәк булырлык яшәүнең сезнең гаиләдә үз сере бармы? - дип сорыйм хуҗабикәдән. - Бер-береңне аңларга тырышып, бер-береңне ишетеп, ачу сакламыйча, киңәшләшеп, хөрмәт итеп яшәүдәдер инде - төгәл генә рецепты юк, дип саныйм", - ди Энҗе апа. Аны хуплап, сүзгә Ринат абый да кушыла:

    - Әгәр дә гаилә әгъзаларының берсе эше яисә белеме белән югары икән, ул аны онытырга тиеш, чөнки гаиләдә алар - тигез. Шуны аңлап яшәсеннәр яшьләр!

    Яңа гаилә коручыларга сабырлык телибез. Борынгылар юкка гына "Сабыр төбе - сары алтын" димәгән бит. Хәзерге яшьләр бик акыллы да, укыган да, ач та, ялангач та түгел.

    Гаилә - ул кечкенә дәүләт. Әгәр дә адәм балалары шул дәүләтләрендә тәртипле, бер-берсенә карата кешелекле, юл куючан hәм сабыррак булсалар, җәмгыять тә яхшы якка үзгәрер, - ди Энҗе ханым.

    Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бакчасына кышын-җәен килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың.

    Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен кайтып балалар мәш килеп ни дә булса эшләп йөри, ә Ринат абый мал-туар һәм техника тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Ә алар, ике онык - бер кыз һәм бер "егет" (тагын булыр әле, Алла боерса), яраткан дәү әтиләрен бик сагынып кайтып, аның янында бөтереләләр. Бакчадагы бөтен әйберләрне дә Ринат абый ясаган. Менә шундый алтын куллы ул гаилә башлыгы Ринат абый. Шуңа да, һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда.

    Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәе белән дигәндәй, киң күңелле хуҗабикә Энҗе апа каршылый. Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык.

    Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә... Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.

    Тылың ныклы, "ярты ягың" акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул.

    Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, ике оныгына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

    Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып, 30 ел бергә гомер итә. Бу матур парга алтын туйга кадәр җитәргә насыйп булсын, иде дигән теләктә калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: