Заря
  • Рус Тат
  • “Ромашка” шатлыгы балалар бакчасы үз ишекләрен ачты

    Узган атнада район үзәгендә капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Озак көтелгән ачылышка балалар һәм аларның ата-аналары килде. Шул шатлыклы вакыйга белән аларны район башлыгы Владимир Козонков котлады, ул, әлеге балалар учреждениесен республика программасы һәм химаячеләр ярдәмендә ремонтларга мөмкин булды, дип билгеләп үтте.

    Владимир Константинович шулай ук, баштагы мәлләрдә балалар бакчасы балалар күнексеннәр, ә тәрбиячеләр һәм ата-аналар зур булмаган җитешсезлекләрне (бер генә төзелеш тә алардан башка гына булмый) күрсәтә алсыннар өчен тест режимында эшләячәк.

    - Мин балаларны котларга телим, яңарып киткән бу бакча яңа һәм кызыклы булачак, - дип белдерде район башлыгы. - Аның ачылуын түземсезләнеп көткән ата-аналар сөенәчәкләр. Әлеге объектка бөтен күңелләрен һәм осталыкларын биргән төзүчеләргә рәхмәт.
    Ремонтка үз өлешләрен керткән тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга, барлык алексеевскилыларга рәхмәт әйтәм. Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау республика программасы киң колач ала. Без аны беренче ел гына гамәлгә ашырмыйбыз инде.
    Бу программа тәмамланмый, планда - "Әтәчкәй" балалар бакчасын капиталь ремонтлау. Ата-аналар аны ремонтлауны күптәннән сорыйлар.Әгәр икътисадый үзгәрешләр булмаса, без балаларыбыз өчен яхшы шартлар тудыруны дәвам иттерәчәкбез.
    Ремонт вакытында әйбәт эшләгәннәре өчен "Стройдорсервис плюс" төзүчеләре Дамир Сабиров, Нурислам Сираҗиев, Сирень Сәйфетдинов, шулай ук балалар бакчасы мөдире һәм хезмәткәрләре Эльмира Иванова, Ольга Комлева һәм Фәридә Искәндәрова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
    "Стройдорсервис плюс" директоры Илгиз Зайдаров төзүчеләр исеменнән яхшы теләкләр белән чыгыш ясады. Ата-аналар исеменнән Николай Богатов әйбәт ремонт өчен төзүчеләргә һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Әлеге балалар учреждениесенә 25 елдан артык җитәкчелек иткән элеккеге мөдирә Наталья Кувшинова да үзенең соклану хисләрен яшерә алмады.
    Балалар бакчасы мөдире Эльмира Иванова җаваплы хезмәтләре өчен төзүчеләргә һәм учреждение хезмәткәрләренә, ә сабырлыклары һәм аңлаулары өчен ата-аналарга рәхмәт әйтте.
    Ул, шундый заманча һәм күркәм учреждениедә тәрбияләнгән балалар киләчәктә үзләре дә тирә-якларындагы киңлекне бизәячәкләр, бу, әлбәттә, районның һәм илнең тышкы йөзендә уңай чагылачак, дигән кызыклы фикер әйтте.
    Балалар бакчасы гадәти режимда - иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр эшли башлады. "Ромашка" хуҗалары да шатлыкларын яшерә алмыйлар. Мәсәлән, биш яшьлек Илсаф Гыйльметдинов бакчаның төзекләндерелгән ишегалдына һәм уйнау мәйданчыгына соклануын белдерә. Үз төркеменең бизәлеше дә күңеленә хуш килә аның:
    - Миңа җәелә торган караватлар ошый, аларда йокларга бик уңайлы. Әле тагын минем шкафчыгым да бик матур, анда минем фоторәсемем куелган. Төркемдә хәзер бик матур һәм әйбәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: