Шимбә көнне, 8 июльдә, мәйданда сабан бәйрәме - Сабантуй булачак.
Бәйрәм сәгать 10 да башлана. Мәйданга чәчү батырлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгылары, мәктәпне тәмамлаучылар, яшь һәм "алтын" парлар чыгачак. Бәйрәм программасында спорт ярышлары, традицион күңелле конкурслар, Казан шәһәреннән килгән артистлар концерты булачак. Бик кечкенәләр өчен «Балалар шәһәрчеге» аттракционы булачак.
Сәүдә рәтләре оештырылачак. Теләге булган бөтен кеше конкурслар, уеннар һәм ярышларда катнаша алачак, менә алар: милли көрәш; багана башына әтәч алырга менү; гер күтәрү; кашык белән авызга йомырка кабып йөгерү; канат тарту; капчык киеп йөгерү; армрестлинг; чүлмәк вату; волейбол; пляж волейболы; призлар кисеп алу; капчык сугышы; көянтә белән йөгерү; авыш колгада йөрү; «катыктан акча табып ал» конкурсы; стритболл; агач кисү; супер шәһәрчекләр; футбол; бадминтон.
Бирегә автомобильләрегездә генә түгел, ә җәмәгать транспортында да килергә мөмкин булачак. Бәйрәм көнендә автобус рейслары оештырылачак, аның маршруты болай: Мамонов урамы - Сельхозтехника - «Кама» кинотеатры - «Факел» кибете - Пенсия фонды идарәсе - Совет урамы - 2 нче Алексеевск мәктәбе - «Красный восток» клубы - мәйдан.
Нет комментариев