Заря
  • Рус Тат
  • Сабырлыкка корылган тормыш

    Түбән Тигәнәле авылында мәхәббәтләрен гомер буе саклап, бер-берсенә терәк, таяныч булып, нинди генә хәлләрдә дә сабырлык күрсәтеп, 59 ел буе бер-берсен хөрмәт итеп, кешеләргә бары тик изгелекләр генә эшли алсак иде, дип гомер кичерүче гаилә яши. Сүзем Рәисә апа белән Тәлгать абый ХӘЛИЛОВЛАР турында бара.

    Тәлгать абый 1937 елның 28 февралендә, Рәисә апа 1939 елның 13 мартында дөньяга килә. Икесе дә бер авылда үсеп, бер мәктәптә белем алалар. Сугыш чоры балалары төрле авырлыкларны күреп үсә. Сугыштан соң авыр елларны әти-әниләренә булышып үткәрәләр. Балачактан аерылмас дусларга әйләнгән яшьләр үсмер чорга килеп җиткәч, бәхет сукмагын парлашып узарга дигән карарга килә. Бер-берсе янәшәсендә күрергә теләгән сыйфатларны егет кызда, кыз исә егеттә эзләп таба. 1959 елның 6 гыйнварында гаилә корып, ике йөрәк бер уй, бер максат белән яши башлый. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы дүрт бала - өч малай һәм бер кыз дөньяга килә. Гаилә тулылана. Әти-әни булу аларга зур җаваплылык өстәсә дә, үз газизләрен тәрбияләү җан рәхәте дә бирә.


    Балаларын укытып, барысын өйләндереп, кияүгә биреп зур тормышка аяк бастыралар. Тәлгать абый тормышны матур, җитеш алып бару өчен бар көчен кызганмый. Кырык ел тракторчы булып эшли, эшендә мактауга лаек була. Рәисә апа колхозда төрле эшләрдә эшли. Йорт тутырып мал-туар тоталар. Ир белән хатын кулга-кул тотынышып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр.


    Бүгенге көндә сигез онык һәм дүрт оныкчыклары бар. Балалары туган йортларын онытмый, кайтып йөриләр, кирәк вакытта булышып китәләр.

    Тәлгать абый белән Рәисә апа авылның хөрмәтле кешеләре. Туганнары, дуслары, күршеләре белән дус-тату аралашып яшиләр. Тәлгать абый мәчеткә йөри. Сәламәтлегенә күз тимәсен, Аллага шөкер, хастаханәгә авырып бер тапкыр да барганы юк. Ул бик акыллы карт.Мәдәният йортында узган бәйрәмнәрнең берсендә "Авылның иң зирәк карты" исеменә лаек булды.
    28 февральдә Тәлгать абыйга 80 яшь тулды. Шушы уңайдан балаларының фикерләрен тыңлап карыйк әле.


    Уллары Әхнәф ХӘЛИЛОВ:
    - Әти безнең өчен үрнәк ул. Сабантуйларда көрәшә башлаган вакытта - ул минем беренче өйрәтүчем, тренерым булды. Хәзерге вакытта туган йортыбызга кайткач, алар безне һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар. Әти - авыр вакытта киңәшләрен биреп, шатлыкларым өчен сөенүче газиз кешем. Аңа исәнлек-саулык. Әни белән бергә тигез тормышта яшәүләрен телим.


    Кызлары Наилә ВАФИНА:
    - Әтиебез башкаларга гаделлек, тормышның үрнәге булып яши бирә. Аның күңел рухын сугыштан соңгы еллар авырлыгы да, 40 ел тракторда эшләү дә, төрле тормыш сынаулары да сындырмаган. Әниебез белән 59 нчы ел бергә бәхетле гомер кичереп яшиләр. Алга таба да бер-берсенә терәк булып, безгә - 4 балаларына яратучы әти-әни, 8 оныкка - сөекле дәү әти һәм дәү әни, оныкчыкларны иркәләп торучы карт бабай белән карт әби булып озак еллар буе яшәргә язсын иде.

    Ә хәзер килене Гөлнара ХӘЛИЛОВАНЫҢ шигырен тәкъдим итәбез

    Әтиемә котлау.

    Ятимлекне иртә татыдым мин,
    Бакыйлыкка күчкәч әтием.
    Әти канаты астында яшәүләрнең
    Килен булгач белдем рәхәтен.

    Үз әтием кебек якын итеп,
    Олы киңәшләрең бирәсең.
    Һәр балаңа, кияү-киленеңә
    Оныкларга әни белән үрнәк, терәк син.

    Изге күңелле, олы йөрәкле әти,
    Зирәк, шаян сүзле һәрвакыт.
    Вакыт табып - алтын кулларыңда
    Гармун уйный - моңнар чыңлатып.

    Пар канатың әни белән бергә,
    Хезмәт сөеп гомер итәсез.
    Гаиләгезгә төшкән кияү-киленнәрне
    Үз балагыздай якын итәсез.

    Олы рәхмәтләребез, әти, сиңа,
    Җылы карашың тойдым һәрвакыт.
    Әни белән кабызган гаилә учагы,
    Төп нигезне торсын җылытып.

    Олуг бәйрәмеңдә телибез бары,
    Изге теләкләрнең олысын.
    Саулык-сәламәтлек белән гел шатлыкта
    Үтсен иде парлы тормышың.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: