Заря
  • Рус Тат
  • Самокатта йөрүчеләр - юл-транспорт һәлакәтләренең потенциаль корбаннары

    Татарстанда самокатта йөрергә яратучылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очраклары ешайды.

    Мопед самокатны куып җиткән

    Бу афәт районыбызны да читләтеп узмады. 31 июльдә сәгать 19:10да Алексеевск ш.т.б.да 15 яшьлек яшүсмер мопедка утыра, өстәвенә пассажирны да утырта. Бистәнең бер урамыннан барган вакытта ул идарәне югалта һәм самокатта хәрәкәт итүче 7 яшьлек бала өстенә менә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мопед йөртүче һәм самокаттагы бала төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.

    Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балигъ булмаган мопед һәм скутер йөртүчеләрнең куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирергә чакыра. Сүз уңаеннан, үз баласына югары куркыныч чарасын сатып алучы ата-аналарның нәрсә белән эш итүе аңлашылмый. Балалар мопедның никадәр куркыныч булуын бәяли алмый. Әмма моның өчен аларның ата-аналары бар... Самокат төртеп баручы ханымнарны еш күзәтергә була. Өстәвенә тәүлекнең караңгы вакытында да. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуны хәтта күз алдына китерүе дә куркыныч.

     

    Штрафны ата-аналар түләячәк

    Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, балигъ булмаганнарга (16 яшькә җиткәч) мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә итү хокукы булмаган килеш идарә иткән өчен административ җаваплылык - 5-15 мең сум күләмендә штраф бирү каралган. Әгәр балигъ булмаган 16 яшьтән дә кечерәк булса аның өчен законлы вәкилләре (ата-аналар, опекуннар) җаваплы, алар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

     

    Таныклыксыз ярамый

    Мопед белән тиешле белем бирү оешмасында белем алу курсын узган һәм «М» категорияле машина йөртү таныклыгы алган 16 яшькә җиткән затларга идарә итәргә була. Зурлар еш кына бу кагыйдәләрне читләтеп уза һәм уйланылмаган нәрсәләр сатып ала. Шул рәвешле алар үзләре балалары өчен куркыныч ситуацияләр тудыруда катнаша.

     

    Велосипедчылар нәрсәсе белән яхшырак?

    Июль ахырында Алексеевск районы юлларында 3 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, зыян күрүчеләр арасында балалар да бар, дип хәбәр ителә районыбызның эчке эшләр бүлекчәсенең рәсми аккаунтында.

    24 июльдә Алексеевск – Югары Колок автоюлының 7 нче чакрымында чит ил машинасы йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм велосипедчы өстенә менгән. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә велосипедчы Чистай үзәк район хастаханәсенә китерелде.

    25 июльдә 00 сәгать 20 минутта Совет урамында ике автомобиль бәрелешә, анда ВАЗ 2112 машина йөртүчесе юл билгесе таләбен үтәми һәм чит ил машина йөртүчегә юл бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә икенче транспорт чарасын йөртүче күп җәрәхәтләр алган һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

    27 июльдә Ленин урамында Киа Рио машинасы йөртүчесе зебрада җәяүлеләргә юл бирми һәм балигъ булмаган ике җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә, ике зыян күрүче дә төрле җәрәхәтләр белән дәвалау учреждениесенә эләгә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, машина йөртүчесе берничә тапкыр РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган инде.

    Дәүләт автоинспекциясе, районыбызның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илфат Җәббаров юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм ата-аналарны балигъ булмаган балаларына карата контрольне көчәйтүгә чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: