Заря

Алексеевск районы

Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Сатучы да, хат ташучы да ул

Авыл җирендә һәркемнең гаиләсе, тормышы уч төбен кебек ярылып ята. Кемнең ничек яшәгәне, кемнең кем икәнлеге монда берәүгә дә сер түгел. Һәр авылның - үз уңганнары, атаклы кешеләре, үрнәк гаиләләре бар. Сүзем Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Гыйләҗевлар гаиләсе, ягъни шушы гаиләнең хуҗабикәсе Нурсинә ханым хакында.

Җырларда җырланган матур табигатьле Чирмешән якларыннан килен булып төшә Нурсинә ханым. Марс абый тыйнак, акыллы кыз белән матур гына гаилә корып җибәрәләр. Чит-ят җирдә, белмәгән кешеләр арасында тормыш башлап җибәрү җиңелләрдән булмагандыр. Сабыр холыклы кыз барысына да әкренләп ияләнә. Тормышларын ямьләндереп бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - уллары Ильфат белән Булат туа. Балалар бераз кул астына кергәч ул авыл кибетенә сатучы булып эшкә урнаша. Кибеттә эшләп авыл кешеләренә дә якыная ул. 15 еллап кибеттә эшли. Шул арада йорт-җирләрен яңарталар, гомумән ире белән кулга-кул тотынып эшлиләр.

Еллар арты еллар үтә. Авылга хат ташучы кирәк була. Ул ире белән киңәшләшеп бер дә уйланып тормыйча почтага хат ташучы булып эшкә керә. Менә инде почтада эшләвенә дә 5 ел тула. Эшен җиренә җиткереп эшли. Авылда күпчелек пенсия яшендәге кешеләр. Ул бөтен кешегә дә булышып тора, авыл халкы бик канәгать аңардан. Кибете дә ачык, үзе дә кешеләрне якты йөз белән каршы ала. Авылның һәр йортында көтеп алган кунак кебек ул.

Ире белән күз карашыннан да аңлашып яшиләр. Йорт тутырып терлек, кош-корт, куяннар тоталар алар. Аларның гаиләләрендә тынычлык хөкем сөрә, күз генә тимәсен! Бәйрәмнәрдә ике як туганнар да кунакка кайтып йөриләр. Аларны кунак итеп, мунчалар кертеп, күчтәнәчләр белән озатып калалар.

Нурсинә ханым туган ягын да онытмый. Ире, балалары белән апа-абыйларының хәлен белеп, әти-әниләрен зиярәт кылып кайталар.

Шушы көннәрдә Нурсинә ханымга 55 яшь тула. Барлык авылдашлары, хезмәттәшләре исеменнән авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев