Заря
  • Рус Тат
  • Үсеш ноктасы бар

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск районы Советының узган елга йомгаклар ясалган һәм 2017 елга бурычлар билгеләнгән XIII утырышында катнашты.

    Район мәдәният йорты фойесында Марат Готыф улы район башлыгы Владимир Козонковның озатып йөрүендә район предприятиеләре үз продукцияләрен куйган күргәзмәне карады. Аграр колледж студентлары үзләренең кулинарлык осталыкларын күрсәттеләр, лебединолылар кунакларны бик матур Кама елгасы буенда үстергән продуктлары белән гаҗәпләндерделәр. Бераз арырак министр "Эдем" һәм райпо стендлары янында тоткарланды, биредә әлеге предприятие җитәкчеләре белән җитештерүне үстерү мөмкинлекләрен уртаклашты. Марат Готыф улы Кадрия Лотфуллинаның кошчылык фермасында, шулай ук фермерлар Илдар Гомеров белән Наталья Александрованың эшләре ничек баруы белән кызыксынды. Министр Хәмитовның күмәк фермер хуҗалыгы җитештерә торган шепкән маен кабып карады һәм нәфис әйберләр туку фабрикасы продукциясенә күз салды. Министр алексеевскилыларның потенциалын һәм продукция сыйфатын югары бәяләде.


    Сессия барышында Владимир Козонков 2016 елга йомгак ясады һәм бу елга бурычлар турында хәбәр итте. Район башлыгының чыгышы газетаның 15 февраль, 11 нче санында тулысынча бастырылды.
    Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов спорттагы уңышларга багышланган чыгышында ел әйләнәсе эшли торган җиңел атлетика спорт комплексын төзү кирәклеге турында әйтте. Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хәммәдиев һәм фермер Наталья Александрова үз чыгышларында агропромышленность комплексына дәүләт яклавы һәм авылда яшьләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләрен күтәрделәр.
    Марат Әхмәтов, район активы алдында чыгыш ясап, районның социаль-икътисадый үсеш рейтингында агымдагы урынны алуы дөрес түгел, дип билгеләп үтте. Министрның фикере буенча, иң яхшылар унлыгында булу өчен алексеевскилыларның резервлары һәм мөмкинлекләре бар.


    Сессия район предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкләү белән тәмамланды.
    Марат Әхмәтов түбәндәге алексеевскилыларга бүләкләр тапшырды:


    "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән Зирекле авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова бүләкләнде; "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем "Алексеевскдорстрой" хезмәтчәннәре: бульдозер машинисты Владимир Просневка, автогрейдер машинисты Илдар Вәлиулловка бирелде; Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Зубрилова бүләкләнде; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Биләр авыл җирлегенең җәмәгатьчелек Советы әгъзасы Әнур Фәсаховка тапшырылды; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең баш бухгалтеры Ольга Доронова; Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән "ВЗП Южное Алексеевское" генераль директоры урынбасары Рияз Төхвәтуллин һәм "Родина" колхозының хисапчы-лаборанткасы Гөлсем Вәлиева бүләкләнде.


    Район башлыгы Владимир Козонков якташыбыз, "Эфир" телекомпаниясенең реклама буенча менеджеры, "Татарстан гүзәле" конкурсы финалисты Ләйлә Вәлиуллинаны билгеләп үтте. Әлеге кыз алты ел инде әтисе белән туган "Алга" колхозы басуларында комбайнчы булып эшли. Владимир Константинович шулай ук аграр колледжны тәмамлаучы, "Авыл хуҗалыгы һөнәре буенча" тракторчы-машинист, төбәкара "Ворд Скилс" чемпионатында катнашкан Владимир Родионовка да бүләк тапшырды. Кр.Бараннан икенче сыйныфта укучы Матвей Александров та бүләк алып китте. Матвей мәктәптән бушаган вакытта гаилә фермасында әти-әнисенә булыша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: