Заря
  • Рус Тат
  • Сез иң күркәм кеше икәнсез

    Хәзер - яңарыш чоры, фән көннән-көн алга бара, укытучы кешегә зур бурыч йөкләнә. Укытучы, беренчедән, олы йөрәкле шәхес булса, икенчедән, ул - кемнеңдер баласы, әнисе, хатыны...

    Бүген сүз укытучы һөнәренә бөтен сыйфатлары да артыгы белән килеп торган, чын укытучы исеменә лаеклы Гөлзадә ханым Яһудина турында. Аны 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗметдинова язып җибәргән.

    - Гөлзадә Яһудина 1957 елның 15 маенда Әтнә районының Олы Өшкәтә авылында алты балалы колхозчы Хәким абый белән Саимә апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Шул ук авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфта укый, ә урта мәктәпне күрше авыл мәктәбе Бәрәскәдә тәмамлый.

    Кызның кечкенәдән укытучы буласы килә. Бу хыялын тормышка ашыруда иң беренче теләктәшчесе әтисе була. "Мин сине укырга кертү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен, укы гына", - ди ул яраткан олы кызын канатландырып. Ә икенче киңәш бирүчесе авыл мәктәбенең директоры Кадыйров Нур Шәвәли улы була.

    Тумышы белән безнең яклардан - Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылыннан чыккан бу укытучы сөйкемле чая кызга "Син, сеңелем, укытучы булырга тиеш", - дип әйтеп тора. Бу теләк кечкенә Гөлзадәнең күңелендә үскәннән-үсә бара. 1974 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы булу теләге белән институтка юл тота, ләкин конкурстан үтә алмау сәбәпле биш ел буена Казанның фотожелатин заводында кассеталар җыючы булып эшли.

    Яхшы гына хезмәт хакы алуына, җайлы гына эшкә урнашуына да карамастан, укытучы булу теләге аны бер генә минутка да калдырмый.

    Һәр елны имтиханнарга әзерләнә, һәр елны имтиханнарны кабат-кабат бирә кыз. Эшеннән аңа Казан химия-технология институтына юллама бирсәләр дә, ул аларның тәкъдимен кабул итми, укытучы булу теләге барыбер үзенекен итә. Ниһаять, хыялы тормышка аша! Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә ул!

    Институтка керү шатлыгыннан кыз нишләргә белми. Бик күтәренке күңел белән укырга бара. Шул 1 нче сентябрь көнендә үк группадаш егете Искәндәр белән очраша. Искәндәр исемле егет Гөлзадәне күрүгә: "Әллә бу кыз да безнең белән укыймы?"- дигән сораулы һәм сөйкемле караш ташлап куя аңа. Менә шушы көннән - 1979 елның 1 сентябреннән бирле бергә әлеге "егет " белән "кыз".

    Дуслашып йөри торгач, бу дуслык мәхәббәткә әверелә. Чәчәк аткан мәхәббәт белән бер-берсенә гашыйк яшь парлар 1983 елда гаилә корып җибәрәләр. Тулай торакта яшәүләрен, укуларын дәвам иттерәләр. Укыйлар да, эшлиләр дә, төрле чараларда да актив катнашалар, төзү отрядларында, колхозга бәрәңге алырга булышуда да рәхәтләнеп эшлиләр.

    Ярсулы мәхәббәт чәчкәләре булып игезәк кызлары Гөлүзә белән Илүзә дөньяга килә. Институт өчен бу искиткеч, могҗизалы хәл була. Бөтен укытучылар, студентлар котларга килә. Ике группа студентлары җыелышып, ике урынлы бәби коляскасы бүләк итәләр.

    Кулларында ике бала булуына карамастан, дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, курчак кебек ике матур кызны, яңа гына алынган дипломнарын тотып, Алексеевск бистәсенә кайтып төшәләр. Аларны Валентина Осянина елмаеп каршы ала.

    Күркәм гаиләне Лебедино авылына эшкә, Искәндәр Мәүлем улын беренче көннән үк шушы авыл мәктәбенә директорлык вазыйфасын үтәргә билгелиләр. Менә инде 1984 елдан алып 33 ел буе алар шушы авылда яшиләр һәм эшлиләр. Ә тормыш коруларына быелның 29 июлендә 34 ел була!

    Шушы авылда 1991 елда төпчек балалары - уллары Илфат дөньяга килә. 1984 елдан алып 1994 елга чаклы Лебедино мәктәбендә математика, ә 1994 елдан алып, бүгенгесе көнгәчә татар теле һәм әдәбияты укыта Гөлзада ханым. Туган теленә, шагыйрьләргә, язучыларга булган хөрмәт аны әлеге һөнәренең остасы итеп таныта. Ул, чыннан да, - милли җанлы ханым.

    Казанга театр, концертларга бик теләп барып, үзенә рухи азык алып кайта. Педагогик эш стажы 33 ел булган әлеге ханымда, алдан санап кителгәнчә, укытучыга хас барлык сыйфатлар да бар. Тормыш иптәшеннән дә бик уңа Гөлзада ханым... Татар халкында шундый гыйбарә яши: "Ире уңганның хатыны уңган", - диләр. Тормыш корып яши башлауларының беренче көннәреннән үк җиң сызганып, бер эш алдында да тукталып калмыйча эшкә керешә Искәндәр әфәнде.

    Бигрәк тә балалар үстергән авыр мәлләрдә ул хәләленең терәге, уң кулы, пар канаты, йөрәк җылысы була. Нинди генә ярдәм кирәкмәсен, бөтен эшне җиренә җиткереп эшли ул. Гаиләсендә генә түгел, эшендә дә, мин директор дип, мин-минләнеп тормыйча, төзү, агарту эшләре кирәкме, барын да җиң сызганып башкара. Аның турында сөйләгәндә Гөлзадә ханымның күзләрендә иренә чиксез хөрмәт, ярату хисләре катыш тормыштан канәгатьләнү, бәхет балкып тора.

    Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, димәсләр иде. Искәндәр әфәнденең бүгенге уңышларында, казанышларында, әлбәттә, Гөлзадә ханымның да роле зур. Ул һәрвакыт аңа киңәш биреп, терәк булып, һәр сүзен җөпләп торучы да.

    Ике кызының, бер улының, ике кияве, килененең әнисе дә, өч оныгының дәү әнисе дә. Оныкларына бик сөенә Гөлзадә ханым. Инсаф, Инзилә, Аязны кулларыннан тотып, күңел ачу үзәкләренә, паркларга, кафеларга йөртергә ярата ул. Шуннан зур рәхәтлек кичерә.

    Укытучы булу теләге Гөлзадә Хәким кызында кечкенәдән үк була. Ул үзенең максатына ирешә. Максатка ирешеп гомерлеккә белем илендә яшәп калу өчен тирән белем, түземлелек, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү кебек бик күп уңай сыйфатлар кирәк.

    Гөлзадә ханым шундыйлардан. Ул - игелекле, кешелекле, искиткеч пакь күңелле кеше. Яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, әдәплелеге, зыялылыгы белән укучылары, хезмәттәшләре арасында үрнәк укытучы ул. "Укытучы булып туарга кирәк", - дигән сүзләр Гөлзадә ханым турындадыр, мөгаен.

    Баланың эчке дөньясын аңлый белүе, сабыйларны ихлас яратуы белән ул һәр укучының ихтирамын яулады. Ул ата-аналар белән дә һәрчак уртак тел таба, аларның киңәшчесе булып, төрле катлаулы хәлләрдән югалтуларсыз чыга белә.

    Укытучы буларак Гөлзадә Хәким кызы үз фәнен яхшы белүе һәм балалар күңеленә үтеп керә алуы белән аерылып тора. Ул укыткан укучылар аны хөрмәтләп искә алалар, рәхмәт әйтеп торалар.

    Хатын-кыз буларак гаилә учагын саклаучы, көләч, уңган, акыллы, ышанычлы, яраткан хатын, кадерле әни дә, дәү әни дә, укучыларының яраткан мөгаллимәсе дә ул. Мөлаемлелек, аз сүзлелек, төплелек, зирәклек - аның төп сыйфатлары. Бар эшне дә җайлап, киңәшләр биреп, конфликтлы хәлләр тудырмыйча, җаваплылык белән тырышып төгәл башкара Гөлзада ханым.

    Өе нур сибеп көлеп тора, гаиләсендә тәртип һәм тынычлык хөкем сөрә, бакчасында гөлләр чәчәк ата. Гөлзадә исеме "гөлләр кызы" дигән мәгънәгә ия. Гөлләр кызы булгангадыр, Гөлзадә ханым гөлләр, чәчәкләр ярата. Бакчаларында мулдан җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә бу күркәм гаилә. Үстереп кенә калмый, кышлыкка күп итеп маринадлап, тозлап, киптереп тә куя уңган хуҗабикә.

    Җәйләрен җиләк җыярга, төрле кайнатмалар ясап куярга да вакыт таба ул. Уңган-булган ханым кечкенә чагыннан ук бәйләргә ярата, тегә, чигә. Авыр елларда Оренбур шәлләре бәйләп сатып, әти-әнисенә дә ярдәм итә. Хәзер дә тик тормый. Күп нәрсәдән тәм, ямь табып, матур итеп яши белә.

    Авылга күчкәннең беренче көненнән алып, йорт тутырып терлек асрыйлар, матур итеп эшләп яшиләр алар. Бәйрәмнәрне бик ярата бу матур гаилә. Коръән ашлары, Корбан чалу, Изге җирләргә бару кебек изге эшләрне дә бик яратып, үз итеп башкаралар алар.

    Халкыбызда шушындый күркәм гаиләләр булу - телебез, милләтебез, динебез алга баруның ачык бер мисалы, милләтебезнең горурлыгы.

    Алмагачлар чәчәк аткан шушы матур май көннәрендә әлеге гүзәл хатын-кызыбызның 60 яшьлек юбилее. Гөлзадә ханым! Сиңа гомернең озынын, исәнлекнең ныгын, бәхетнең олысын телибез. Әле җылы майлар сиңа күп юбилейлар алып килсен.

    Ак һәм саф күңелең һәрвакыт нурга күмелеп, җан җылысы бөркеп торсын! Хәләл җефетең белән исәнлектә, шатлыкта, балаларыгызның уңышларына, оныкларыгызның бәхетләренә сөенеп Ак әби булып яшәрлек хәерле озын гомерләр насыйп булсын!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: