Заря
  • Рус Тат
  • “Шатлык” бөтен кеше өчен

    Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе базасында "Шатлык" дип исемләнгән балалар хореография ансамбле булдырылды.

    Кичә инде беренче дәресләр булды. Балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә Фәссахова сүзләренчә, ансамбльгә Илкен Мостафаев һәм Ольга Дудниковалар нигез салды, алар инде Биләрдән барыбызга да үзләренең чыгышлары белән яхшы таныш "Радуга" балалар хореография ансамбле җитәкчеләре. Яңа ансамбльнең репертуарында да дөнья халыклары биюләре. 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге бию сәнгатен өйрәнергә теләгән Алексеевск балалары өчен дәресләр атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә үткәрелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бию дәресләре - сәгать 4 тә, ә укучылар өчен 5 тә башлана.

    Ансамбльгә җыю дәвам итә, язылырга ашыгыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: