Заря
  • Рус Тат
  • Шәхси хуҗалыкларда

    Сыерның сөте - телендә Татарстанда шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне арттыруга, авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән күп кенә мөһим чаралар күрелә. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидияләр, күп сыер асраучыларга түбәнрәк бәягә саву аппаратлары бирү - болар аерым кешеләр мәнфәгатен күздә тотып кына түгел, гомумән, авылны саклап калу ниятеннән кылынган гамәлләр. Бу,...

    Сыерның сөте - телендә

    Татарстанда шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне арттыруга, авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән күп кенә мөһим чаралар күрелә. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидияләр, күп сыер асраучыларга түбәнрәк бәягә саву аппаратлары бирү - болар аерым кешеләр мәнфәгатен күздә тотып кына түгел, гомумән, авылны саклап калу ниятеннән кылынган гамәлләр. Бу, үз чиратында, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итә, чөнки абзар тутырып мал асраган кеше, эше барның ашы бар, дигәндәй, бервакытта да ким-хур яшәмәгән. Ә менә район үзәгендә яшәп, йорт тутырып терлек асраучылар күп түгел. Андыйлар, берничә генә булса да, бар. Шуларның берсе - иң тырыш, иң тынгысыз һәм мал җанлы Фәния белән Рөстәм Тукмаковлар гаиләсе.

    Бүгенге язмам алар турында.

    Терлекләргә мәхәббәт

    Түбән Тигәнәле авылында туып үскән Рөстәм Талип улы йорт хайваннарын кече яшьтән яратып үсә. "Түбән Тигәнәле башлангыч мәктәбендә укыган вакытта ук әти-әнием мамык куяны асрый иде. Әни шул мамыктан шәл бәйләп сата, ә аларны караучы мин идем",- ди Рөстәм.

    Терлекләргә мәхәббәте аны 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехния бүлегенә алып килә. Анда ике ел укыганнан соң "Алга" колхозына ветеринария фельдшеры булып кайта. Алексеевск үзәк район хастаханәсендә акушер булып эшләүче бик тәртипле Фәния исемле кызга өйләнә. Тормышлары матур гына башланып китә. Авылда кайнана-кайната белән бергә яшиләр. Ә Рөстәм өч елга якын ветфельдшер булып эшләгәч, бер ел ферма мөдире, бер ел зоотехник булып хезмәт куя. Гаилә хәле буенча Кызылъяр авылына күчеп китәләр. Анда колхозга зоотехник булып урнаша. Шул еллардан башлап йорт тутырып терлек асрый башлыйлар алар. Биредә 10 еллап торалар: егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәндәй,анда зоотехник, ветеринария табибы, ат караучы булып та, умартачы, тегермәнче булып та эшли. Икесе дә уңган-булганнар, икесе дә тормыш дигән дилбегәне икәү бергә җигелеп тарталар. Кыскасы, куллары бар эшкә дә ятып тора. 2-3 сыер, 15 ләп дуңгыз, 30 лап сарык, 4-5 үгез, 100 ләп бройлер тавык, 20 шәр үрдәк-каз асрыйлар.Үзләреннән калган малларны сатып, шул акчага Алексеевск бистәсендә өй салырга керешәләр.

    Өй салуның

    ние бар...

    - Өй салганда бернинди кредит та, ссуда да алмадык, барын да терлек саткан акчага эшләттек. Бу безгә бик зур ярдәм булды, - ди Рөстәм. - Ә Алексеевскига, өйне төзеп бетереп, 2002 елда күчеп килдек. Анда да терлек асрамыйча тормадык. Дуңгызлар, сарыклар, сыерлар, үгезләр үзебез белән килде. Шуларны саткан акчага өч машина гына алдык. Шулай ук балаларны да шул акчага укытабыз. Олы кызыбыз Гөлназ КФУның рус филологиясе факультетын тәмамлады, икенче кызыбыз Рәзинә КФУда медицина факультетында белем ала, бик яхшы укый. Улыбыз Илназ 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә 9 нчы сыйныфка күчте, тренер булырга хыяллана.

    Ел әйләнәсе шулкадәр терлекне ашату өчен күпме азык, күпме фураж кирәк бит. Ә алар печәнне җәй буе кайдан чабып, кайдан табып диярлек үзләре дә әзерлиләр, сатып та алалар, фуражны да шулай ук. Сыерның сөте телендә, диләр бит. Ашатмасаң, сөт көтмә инде син.

    Өч сыер җенесе генә, дүртенчегә таналары бозауларга тора. Аларны ашатырга гына түгел, саварга, сөтен урнаштырырга, катыгын, каймагын ясарга да кирәк бит әле. Көннекен-көнгә урнаштыра барырга кирәк. Җәйге челләдә бигрәк тә:

    - Рөстәм белән икебез дә таңнан торабыз, ул эшкә киткәнче малларны карап китә, ә мин сыерларны савам, - ди Фәния ханым. - Программа буенча аппарат та биргән иделәр, ләкин җәй көне аның белән савып тормыйбыз - мәшәкате күп. Сауган сөтне сатар өчен үземнең клиентларым бар, алар иртә-кич сыерларны савуга өйгә килеп алып китәләр. Каймагын да, эремчеген дә, катыгын, маен да ясыйм. Шәһәрләрдән үк кайтып алучылар бар. Чөнки үз йортыңда асрала торган сыерның сөте кибетнеке белән чагыштырырлык түгел бит.

    - Бу кадәр терлекне, исәбе-хисабы булмаган кош-кортны ничек карап бетерәсез?- дигән сорауга "Балалар булыша, - дип җавап бирде ир белән хатын. - Улыбыз Илназ кече яшьтән үк кул арасына керә башлады, җаваплылык тоеп үсте, ул бу эшкә бик җитди карый. Терлекләр астын да чистарта, печәнен дә сала. Ул да хезмәтнең тәмен кечкенәдән үк татып, тәртипле булып үсә.

    Кош-корт дигәндәй, быел 40 лап бройлер чебеш, күркәләр сатып алганнар. Былтыр үзләренең инкубаторлары белән 70 чебеш чыгарганнар, 40 лап тавыкны йомырка өчен кышка калдырганнар.

    - Ул тавык, күркәләрне күчтәнәч итеп туганнарыбызга да өләшәбез. Артып калган йомырканы да сатабыз. Авыл йомыркасы дип, мактап-мактап өйгә килеп алалар, - ди Фәния ханым.

    Тырыш гаилә

    барын да

    булдыра

    Рөстәм хәзерге вакытта "Алексеевск" халык предприятиесендә баш ветеринария табибы булып эшли. Тәҗрибәле, белемле табибны эшендә дә хөрмәт итәләр, күрше-күлән, якын-тирә авыллары халкы арасында да абруе зур аның. Мин барган көнне дә эштән сәгать кичке 8 дә генә кайтып керде. "Кыр Шунталысы авылында берәүләрнең сыерлары авырып киткән, шунда чакырдылар", - дип аңлатты ул соңарып кайтуын. Терлеге булган күрше-күлән дә аны гел чакырып кына тора. Ул беркемне дә борып җибәрми, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, киңәшләре белән булыша. Хатыны Фәния дә, медицина хезмәткәре буларак, үз эшен намуслы башкара. Эштән ничек кенә арып кайтса да, бераз гына утырып ял итеп, чәй эчеп ала да, маллары янына ашыга. Рөстәм соңарып кайткан вакытта терлекләргә печәнен дә сала, асларын да чистарта ул. Күршедә яшәүче яки таныш-белеше авырып китсә дә, укол кадарга, кан басымын үлчәргә аны чакыралар. Бик тә ярдәмчел, кече күңелле, олыны - олы, кечене кече итә белә торган кеше ул. "Фәния апа бигрәк әйбәт инде, шундый йомшак күңелле. Миңа бер елны хастаханәдә ятарга туры килде. Ул гел ачык йөз белән каршы алды, тәмле телен кызганмады", - ди хезмәттәшебез Альбина да.

    Шушы тату гаилә күпләп умарталар да асрый. Алардан центнерлап бал җыеп ала. Сатудан килгән акча шулай ук гаилә бюджетына менә дигән ярдәм. Туганнарын да өлешсез калдырмыйлар алар.

    "Икесе дә пар килгәннәр", - диләр әлеге ир белән хатын турында аларны белгән кешеләр. Бәхетле була күрсеннәр, дигән теләкләр телиләр.

    Менә шулай намуслы хезмәт белән көн күрә бу тырыш, хезмәт сөючән гаилә. Киләчәктә дә шулай бер-берсенә терәк булып, бәхетле гомер кичерсеннәр иде, дигән теләктә калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: