Заря
  • Рус Тат
  • Шимбә көнне Чуаш Майнасында берьюлы өч истәлекле вакыйга булды

    Шимбә көнне Чуаш Майнасында берьюлы өч истәлекле вакыйга булды: яңа чиркәүдә беренче тапкыр гыйбадәт кылынды, ветеран Михаил Константиновның 90 яшьлек юбилее бәйрәм ителде һәм чуаш халкының "Уяв" сабан бәйрәме үткәрелде.

    Чиркәү ачу

    Иртә белән изге Сергий Радонежский хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә беренче тапкыр гыйбадәт кылуга бөтен авыл диярлек җыелды. Чиркәү яңа Аллаһы Тәгалә йортында гыйбадәт кылырга теләүчеләрнең бөтенесен дә сыйдыра алмады.

    Сүз уңаеннан әйткәндә, аның урыны бик уңышлы - авыл уртасында сайлап алынган иде. Турыдан-туры чиркәү территориясендә һәлак булган якташларга куелган обелиск урнашкан. Шундый күршелек аркасында яу кырларыннан әйләнеп кайта алмаган геройлар турындагы истәлек кешеләр күңелендә озак еллар сакланыр, дип уйлыйм.

    Беренче гыйбадәткә Чуаш Майнасына Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен килде, ул бәйрәм гыйбадәтенә җитәкчелек итте. Мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, аларга авылда чиркәү төзүдә инициатива күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

    Ул шулай ук авыл кешеләренең идеясен хуплаган һәм, владыка әйткәнчә, кешеләр ямьле һәм җылы чиркәүгә килә алсыннар өчен күп көч куйган чиркәү попечительләренә рәхмәт әйтте:

    - Сезне бик әйбәт чиркәү белән котлыйм. Бүген без биредә беренче тапкыр гыйбадәт кылдык, шатландык, чистарындык һәм Аллаһы Тәгаләне, Мәрьям ананы яратуыбызны белдердек. Шушы гүзәл урында кешеләрне чуаш халкының бәйрәме - "Уяв" белән котларга телим.

    Аллаһы Тәгалә кушып, правослау динен тотучы чуаш халкы мул тормышта яшәсен, биредә без беренче тапкыр гына гыйбадәт кылмасак иде. Калган ярты елда тагын бер тапкыр җыелып, чиркәүне изгеләндерербез, җир җимешләрен җыярбыз һәм шәфкать ияләренә рәхмәт әйтербез, дип уйлыйм.

    Район башлыгы Владимир Константиновичка рәхмәт әйтәбез, ул һәрвакыт правослау динендәге кешеләрнең барлык башлангычларына ихтирам белән карый, Аллаһ аңа, ярдәмчеләренә, командасына сәламәтлек бирсен. Үз районында һәрвакыт мәхәлләләр турында уйлаучы Павел атакайга да рәхмәт.

    Гыйбадәт кылганнан соң авыл кешеләре һәм бәйрәм кунаклары авыл мәдәният йортына юл тоттылар, анда районның мактаулы гражданины, сугыш ветераны Михаил Петрович Константиновны хөрмәтләү булды.

    Туксан еллыгы белән ветеранны котларга авылдашлары гына түгел, ә бәлки илнең төрле почмакларыннан авылларына бәйрәмгә кайткан якташлары да килде. Ветеранга район башлыгы Владимир Козонков сәхнәдән исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде.

    Барлык алексеевскилылар, хакимият исеменнән зур рәхмәт сезгә. Беренчедән, сез 90 яшегездә дә сау-сәламәт, күтәренке күңелле. Сез Чуаш Майнасы өчен генә түгел, ә бәлки район өчен дә күп эшлисез. Бүген безнең 18 сугыш ветераныбыз калды. Аларның күбесе теге яки бу чараларда катнаша алмый. Сез ветераннарыбыз арасында лидер булып торасыз.

    Авыл кешеләре сезнең яшьлегегез һәм бай эчтәлекле биографиягез турында сөйләүләрегезне беләләр. Шәхсән үзем һаман да әтиегезнең ничек итеп сезне көтү көтәргә өйрәтүе турында сөйләвегезне хәтерлим. Кешеләргә, хезмәткә хөрмәт шуннан килеп чыга, крестьян чыныкканлыгы һәм зирәклеге тәрбияләнә. Боларның барысы да сездә хуплана, һәм сез моны кешеләргә тапшырасыз.

    Моның өчен сезгә зур рәхмәт һәм алдыгызда баш иябез. Безнең районда күп милләт һәм төрле мәдәният вәкилләре яши, аларның һәркайсы нәрсәдер эшли. Сез китапларыгыз, җырларыгыз белән зур өлеш керттегез. Күбесенчә сезнең аркагызда берничә тапкыр чуаш язучыларының съезды үткәрелде. Әлеге очрашуларда кабул ителгән карарлар хәзер файда китерәләр.

    Үзенең сүзен тәмамлаганда Владимир Константинович юбилярга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале белән бүләкләү турындагы документ тапшырды. Әлеге бүләк ветераннар арасында аңа беренче тапкыр тапшырылды. Михаил Петрович район башлыгына котлау һәм бүләк өчен рәхмәт әйтте, үзенә хас манера белән сәхнәдә дүртьюллык шигырь иҗат итте.

    Стою на сцене я,

    Всматриваюсь в даль.

    Давно мечтал об ордене -

    Согласен и на медаль!

    Шулай ук тантана сәбәпчесе турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов та сөйләде, ул районның мактаулы кешесен шәхсән үзе котлады:

    - Хөрмәтле Михаил Петрович, сез бик зирәк һәм тәртипле кеше. Сезнең мине дустым, фикердәшем дип атавыгыз белән горурланам һәм ул минем өчен зур хөрмәт. Бу җаваплылык һәм горурлык хисе тудыра. Сез инде 14 китап бастырып чыгардыгыз, ләкин сезгә "йолдыз чире" йокмады, шундый ук гади кеше булып каласыз.

    Бөтен күңелегез белән авылдашларыгыз һәм тулаем Ватаныбыз өчен шатланасыз. Сезнең белән аралашуы күңелле. Сезнең белән яшәүче һәм эшләүче бөтенебезгә дә яктылык алып киләсез. Сезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтергә, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, рухи уңайлылык теләргә рөхсәт итегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне сөендереп торсыннар һәм сакласыннар. Туган көнегез белән сезне!

    Бу көнне шулай ук сәхнәдән башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗевнең, Татар Майнасы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гафиятуллинның, әлеге мәдәният эшлеклесенең туганнары һәм якыннарының котлаулары яңгырады. Сүз уңаеннан әйткәндә, бу көнне шагыйрь һәм язучының бүләккә күп кенә кыйммәтле һәм кызыклы китаплар алуы гаҗәп түгел.

    «УЯВ» -

    сабан бәйрәме

    Михаил Константиновны хөрмәтләгәннән соң бәйрәм авыл мәйданында дәвам итте, анда чуаш халкының милли бәйрәме - "Уяв" булып узды. Аны ачуда район башлыгы, Чуаш Майнасында гадәти булмаган вакыйгалар булды, дип билгеләп үтте.

    - Бүген районыбыз өчен гадәти булмаган чара. Община инициативасы белән төзелгән мондый яңа чиркәүләрне һәр көнне, хәтта һәр елны да ачып тормыйбыз. Моны кешеләр теләгәндә һәм, аларның тырышлыгын күреп, аларга ярдәм иткәндә менә шундый матур чиркәүләр пәйда була. Мондый эшләр бергәләп кенә эшләнә. Кешеләргә һәм меценатларга да рәхмәт.

    Мин тагын җирдә эшләүче, иген игүче Чуаш Майнасы кешеләрен дә котлыйсым килә. Без язгы кыр эшләрен тәмамладык, икмәк үстерәбез - моның өчен игенчеләргә рәхмәт. Бәйрәмнәр булсын өчен эшләргә кирәк. Эшләүчеләргә һәм изге эшләр башкаручыларга рәхмәт.

    Кунакларны сабан бәйрәме белән шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен да котлады. Ул авыл кешеләренә изге Сергий Радонежский хөрмәтенә чиркәү салганда бердәмлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Владыка иганәчеләрне һәм төзүдә актив катнашкан авыл кешеләрен архиерий грамоталары белән бүләкләде. Аерым рәхмәт сүзләре әлеге изге эшкә зур өлеш керткән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка әйтелде.

    Авыл кешеләре исеменнән Надежда Чехонина чиркәү төзүдә булышкан меценатларга рәхмәт әйтте:

    -Бу изге эшкә йөрәгенең бер өлешен керткән бөтен кешенең алдында баш иябез. Фундамент өчен бетонны "Мостовик" җитәкчесе Рөстәм Фоат улы Вәлиев, цоколь өчен кирпечне "Алексеевск керамикасы" директоры Рәмис Рәис улы Кәбиров бирде. Бурасын сатып алып өеп куюда "Алексеевскдорстрой" директоры Фоат Вәли улы Вәлиев бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте.

    "Алексеевск" халык предприятиесе һәм шәхсән Иван Иванович Казанковның катнашында чиркәүне төзү һәм аның эчке ягын бизәкләү эше дәвам иттерелде. Чаңнар сатып алуга Алексей Иванович Демидов үз акчасын бирде.

    Шулай ук "Эдем" директоры Гөлнур Сафина һәм Чабаксардан Владимир Радин да ярдәм итте. Бекуловлар, Никифоровлар, Кузнецовлар, Ивановлар, Паищевлар, Романовлар, Крыловлар, Горбуновлар, Барцевлар, Емельяновлар, Владимир һәм Вячеслав Никифоровлар, шулай ук Николай Иванович Чехонин гаиләсенә зур рәхмәт.

    Болай да зур булмаган пенсияләреннән өлеш чыгарган пенсионерлар Нина һәм Елена Кузнецоваларга, Раиса Кукушкинага чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Төзүчеләр Андрей Иннокентьевка, Александр Унюковка, Анатолий Ларионовка, Николай Рыбаковка, Вячеслав Михайловка, Владислав Леонтьевка, Вячеслав Лучанкинга һәм Павел Голубевка чын күңелдән рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: