Заря
  • Рус Тат
  • Шәүкәт абый Камаловнын истэлеклэре

    19 ноябрь - Артиллерия гаскәрләре көне. Бу көн минем өчен дә бәйрәм. Мин хезмәт иткән полк - минометчылар полкы, - дип башлап җибәрә үзенең язмасын Шәүкәт абый Камалов. - Артиллерист булып хезмәт иткән чактагы истәлекләремне кәгазьгә төшердем. Бардыр әле СССР артиллерист-минометчылары. Полкташларыма бу мәкаләм бәйрәм сәламе булып ирешсен иде.

    Солдат истәлекләре
    - Армия хезмәте, солдат тормышы турында язмалар күренгәләп тора. Солдат хезмәте җиңел түгел. Бигрәк тә беренче айлары. Сәбәбе дә гади генә. Солдат хезмәтенә алдан әзерләү юк. Мәктәпләрдәге ОБЖ (элек сугышчан әзерлек дәресе иде) дәресләре берни бирми.
    Армиягә барганчы солдат буласы егет өч кенә көн чын солдат тормышы белән яшәсә, алда торучы солдат тормышын аңлар, башлап җибәрү җиңелрәк булыр, психикасына кинәт удар ясамас иде. Өч тәүлек дигәнне ничек күрәм мин? Өеннән аерылып, казармада торып, "дошман"нан саклану өчен төнлә окоп казып, шунда яңгыр, кар астында чыланып, кухня килгәнен көтеп ятса, киләчәк солдат хезмәтенең ни икәнен аңлау җиңел булыр иде. Солдатны вакытында ашатмау зур фаҗига санала.
    Җаваплы кешеләр хөкемгә дә тартылырга мөмкин. Ләкин сугыш башкача хәл итәргә мөмкин. Кухня я "дошман" һөҗүменә, я бомбага тотылуга туры килеп, килмичә дә калырга мөмкин. Солдат мондый очракка да әзер булып, тыныч кабул итәргә тиеш.
    Алдан мондый хәлне кичерсә, хезмәтне башлап җибәрү җиңелрәк булыр иде. Үзем солдатка тиешле шулпаның төрлесен эчмәсәм, алдагы фикерләремне яза да алмас идем.

    Армия хезмәтенә 1955 елда алынырга тиеш идем. Чистай авыл хуҗалыгы техникумында тагын бер ел укыйсы булгач, кичектерделәр. Укып бетереп, Әтнә районының Күәм МТСында тагын бер ел эшләргә тиеш булган әле. Ләкин 1956 елның сентябрь аенда Венгриядә чуалышлар башлангач, СССРдан гаскәр керткәннәр.
    Бу көздә кайтасы солдатлар Венгриягә барып, кайта алмадылар. Шуларны алыштыру өчен 1 декабрьдә отсрочникларны хезмәткә чакырып алдылар. Күәм авылына ияләшеп кенә беткән идем, җылы урынымнан аердылар. Күәм - зур авыл, яшьләр (кызлар) да күп. Техникумда укыган 20 яшьлек егеткә җир оҗмахы инде. Бу якта аулак өй дигән йола да модада.
    Анда да кунак була аласың. Ярый, кузгаттылар урынымнан. Югыйсә Күәм кияве булып калырга да мөмкин иде. Өстәвенә авылдашым, Яуширмәдән Рәшидә Авзалова, Чистай районының Мөслим авылыннан Фәүзия Фасыйхова - балалар бакчасында тәрбиячеләр.
    Күәмдә без, мишәрләр, җыйнау. Бергә техникумда (бер төркемдә) укыган Марфа Ефимова белән бергә эшлибез. Мин - механик, ул - МТСта диспетчер-нормировщик. Чуаш Ялтаны кызы. Өч ай гомер өч көндә үтте дә китте.
    Китү
    1 декабрь, 1956 ел. Без, Күәмнән өч егет: Мансур Таҗетдинов, Рафаил Бариев һәм мин сәгать 3 тә, ат чанасына утырып, Әтнәгә, аннан тагын биш атка кушылып, 30 чакрымдагы "Чыпчык" станциясенә киттек. Өшедек тә инде. Солдат тормышы башланды. Кызганучы юк. Поездга утырып, Казанга килеп җиттек. Күәм халкы мамык шәлләр бәйләп, Казанга барып сәүдә итә. Менә бәхет.
    Хәрби комиссариат янына килгәч, безне Күәм кызлары каршы алды. Безнең китәсене беләләр бит: шәл сатарга дигән булып, кичтән килеп куйганнар. Без, өч егет, җылы гына саубуллаштык, хатлар язарга вәгъдә бирештек. Вәгъдәбездә тордык та.
    Чит илгә, Венгриягә китү сәбәпле, карантинны Казанда үтәргә тиешбез. Кремль гарнизоны мунчасында юынып, солдат киемнәре киеп, хәрби комиссариатка кайттык. Урыныбыз - дүрт катлы (яруслы) казарма. Яруслар агачтан эшләнгән. Дүртенче яруска менеп урнаштым. Итекләр, аяк чолгаулары аста, итек эчендә кала. Менә гаҗәп: иртән киенергә төшсәк, аяк чолгаулары юк. Кизү торучыга әйттек.
    Ул безгә бер сүз әйтеп тормыйча, иске чолгаулар китереп бирде. Эш менә нәрсәдә булып чыкты: яңа байковый чолгауларны төнлә җыеп, чыгарып саталар икән. Капка төбендә сатучылар көтеп торалар. Гимнастеркаларыгызны, чалбарларыгызны баш астыгызга куеп ятыгыз, дип алдан кисәткәннәр иде шул. Солдат киеме киюгә фотога да төштек. Көтеп торалар. Бер ай карантинда булдык.
    Иртән чыгып китәбез, өйрәнү полигоныбыз - Кабан күле. Боз өстендә кар тотмыйбыз. Ятабыз, торабыз, шуышабыз, һөҗүмгә барабыз. Кич белән ашатсалар да,туеп булмый. Әлегә акчаларыбыз бар. Мунчага кергәндә үзебез белән алган идек (ул акчаны кесәңдә калдырсаң, эзләмә инде), шул акчага буфеттан батон алып, валчыгын да калдырмыйча йотып куябыз.

    Ниһаять, карантин да бетте, хәрби антны да кабул иттек. Яңа, 1957 елның 1 гыйнварында станциягә килеп, "телячий" вагоннарга төялдек. Бер атналык коры паек бирделәр. Венгрия белән СССР чигендә "Чоп" станциясендә Венгрия вагоннарына күчерделәр. Аларның тимер юллары таррак.

    Вагоннары башка. Бер атна ташкүмер төтене белән ысланганнан соң Мишкольц шәһәренә килдек. Озак тотмадылар. Вагоннардан төшереп тезделәр дә, төркемнәргә аерып, тагын алып киттеләр. Бер төркем Мишкольцта калды. Будапешт шәһәрендә икенче төркемне алып калдылар.

    Бу аерулар төрле частьләргә җибәрүләр булган (танк, җәяүле, артиллерия һ.б.лар). Безнең команда юлны дәвам иттереп, Австрия чигеннән 8 км ераклыктагы Сомбатхей шәһәренә килеп урнашты. Бу безнең ел ярымга соңгы тукталыш булган.

    Ниһаять, атна буе сеңдергән "хуш исләр"не мунчада юып, казармага кайттык. Бу Венгия солдатлары яшәгән казарма булып чыкты. Алдан шуны языйм әле: ел ярымнан соң Украинаның Станислав (хәзер Ивано-Франковск) шәһәренә кайтып урнашкан казармалар белән чагыштырып та булмый.

    Венгрия казармалары яхшы кунак өе кебекләр. Юыну, бәдрәф бүлмәләре кафель белән тышланган, коридор идәненә имән агачыннан ясалган паркет җәелгән. Шундый казарманы чиста тоту күп хезмәт тә таләп итә. Безнең культура түбән дәрәҗәдә булганга, бәдрәфтә, юыну бүлмәсендә аяк басарлык та урын калмый. Унитаз тирәләре пычрак белән тулган, кизү торучылар аларны чистартырга тиешләр.

    Беренче айларда бу хезмәт авыр булды. Ярый әле солдатның ашказаны гел буш була. Ризык булса, тышка бәреп чыгар иде. Паркет идәнне пычратып, мастика белән ялтыратырга кирәк. Бу эш мәшәкатьле булса да, җирәнгеч түгел, күңелне болгатмый. Щетканы аякка бәйлисең дә, алга-артка йөртәсең. Тавык та чүпләп бетермәслек эшләр турында язып тормыйм, алар болай да бөтен кешегә билгеле.

    Солдатның уе - ашау да йоклау, дигән әйтем бар. Солдатка ашау җитә, ләкин моңа күнегәсе бар шул. Венгриягә барып урнашкач, һич туеп булмый, ашыйсы килә. Кич белән солдатлар ашап бетергәч, ашханәгә йөгерәбез. Өстәлдә ипи дә, ботка, бәрәңге дә калган була. Сыпырабыз гына.

    Поварлар беләләр инде, игътибар гына итмиләр. Кайвакыт үзләре дә бирәләр. Болай эшләү, әлбәттә, оят инде. Шуннан соң өч ай яңа килгәннәргә ипине өстәлләргә туйганчы ашарлык куйдылар. Ияләштек. Мәзәктәгечә, кала да башлады. Нәрсә, дисезме? Лавр яфрагы.

    Фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: