Заря
  • Рус Тат
  • Шундый «егет» яши

    Лебедино авыл җирлеге территориясендә кайчандыр үзенең терлекчелек фермалары, ремонт остаханәләре, техникалары, ә иң мөһиме, орденлы хезмәтчәннәре белән дан тоткан зур булмаган авыл бар... Нигездә хәзер анда күңелләре белән яшь булган олы яшьтәге кешеләр яши. Михаил Фирсов-шундыйларның берсе. Михаил Андреевич 1927 елның 21 ноябрендә Новоспасск авылында туа. Бала чактан авыр авыл...

    Лебедино авыл җирлеге территориясендә кайчандыр үзенең терлекчелек фермалары, ремонт остаханәләре, техникалары, ә иң мөһиме, орденлы хезмәтчәннәре белән дан тоткан зур булмаган авыл бар... Нигездә хәзер анда күңелләре белән яшь булган олы яшьтәге кешеләр яши. Михаил Фирсов-шундыйларның берсе.

    Михаил Андреевич 1927 елның 21 ноябрендә Новоспасск авылында туа. Бала чактан авыр авыл хезмәтен белеп үсә, һәрвакыт техника белән кызыксына. Шуңа күрә җиде сыйныфны тәмамлагач, тракторчы-комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша.
    Бөек Ватан сугышы елларында тормыш тагын да катлаулана, тик кешеләр сукранмыйлар һәм, икеләтә тырышып, "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дигән девиз белән эшлиләр.
    1944 елның декабрендә Михаил да үз теләге белән фронтка китә. Баштан Ульяновск өлкәсендә курсларда өйрәнүләр, аннан Литвада сугышларда катнаша. Тик авыр, ачлы-туклы балачак һәм кече яшьтән балаларныкы булмаган авыр физик хезмәт үзенекен итә: егет куркыныч "тиф" диагнозы белән госпитальгә озатыла. Шунда мәкерле авырудан дәваланганда бөек Җиңүне каршылаган. Тик аның Ватан алдындагы сугышчан хезмәтләре игътибарга алынмый һәм берничә дистә ел М. Фирсов II Бөтендөнья сугышында катнашкан, дип исәпләнми…
    Дәваланганнан соң Михаилны комиссовать итәләр, һәм ул кече ватанына әйләнеп кайта. Тракторчы курсларын тәмамлагач, җирле күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшли. 1949 елда егет Березовая Грива авылына күчеп китә, шунда булачак хатыны белән дә танышалар. Мария Ивановна белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр, алар барысы да әти-әниләре үрнәгендә яхшы кешеләр булалар. Хәзер өлкән Фирсовларның 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы. Балалары да, оныклары да Лебединога еш кайталар, хуҗалыкта булышалар. 2009 елда ирле-хатынлы Фирсовлар бергә яшәүләренең алтмыш еллыгын билгеләп үттеләр.
    Михаил Андреевич гомер буе алдынгы тракторчы, комбайчы булып эшли, хәтта тимерче һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен дә үзләштерә. Намус белән эшләгән, тормыштан зарланмаган һәм ярдәм сорамаган. Тик еллар үзенекен итә, сәламәтлеге дә шаяртып ала. Бәлки, шуңадыр да ул район хакимиятенә газ казаны сорап мөрәҗәгать итә. Тиешле хезмәтләр аның гозеренә тиз арада җавап бирәләр: бер атна эчендә казан урнаштырыла һәм тоташтырыла. Якташыбыз проблеманың тиз арада чишелүе өчен хакимияткә һәм район башлыгы В. Козонковка, газ хезмәтенә һәм җирле үзидарәгә рәхмәт әйтә. Моннан тыш, архив документлары белән тырышып һәм зур хезмәт куйганнан соң Михаил Андреевичка карата быел, ниһаять, гаделлек җиңде: дистәләгән елларга соңлап булса да, Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, дип танылды.
    Бу көннәрдә Михаил Андреевич үзенең туган көнен билгеләп үтә. Якташ "егетебезгә" исәнлек, гаилә бәхете, якыннарының мәхәббәтен, күңел күтәренкелеге телибез.
    Юрий ТЮКАРЕВ, Лебедино авыл җирлеге башлыгы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: