Заря
  • Рус Тат
  • ШУШЫ КӨННӘРДӘ МАҺИНУР АПА САБИРОВАГА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ

    ШУШЫ КӨННӘРДӘ МАҺИНУР АПА САБИРОВАГА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ. ТРАДИЦИЯ БУЕНЧА АНЫ КОТЛАРГА РАЙОН ВЕТЕРАННАР СОВЕТЫ РӘИСЕ ЕЛЕНА МАКАРИХИНА ҺӘМ ХАЛЫККА КӨНКҮРЕШ ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮ КОМПЛЕКСЛЫ ҮЗӘГЕ БЕЛГЕЧЕ ОЛЬГА АНТОНОВА, АВЫЛ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ НАИЛӘ АРСЛАНОВА, АЛЬБИНА ФАЗУЛЛИНА ҺӘМ ДИЛӘРӘ СИБАТОВА КИЛДЕ. АЛАР АҢА РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИННАН КОТЛАУ ОТКРЫТКАСЫ, РАЙОН...

    БУ КӨННЕ ДӘ, АННАН СОҢ ДА МАҺИНУР АПАНЫ ОЛЫ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН ТУГАННАРЫ, КҮРШЕЛӘРЕ, ТАНЫШЛАРЫ КОТЛАДЫ. ТУГАННАРЫ, КИЛЕНЕ БЕЛӘН УЛЫ ГӨЛНУР БЕЛӘН ГАБДЕЛХӘЙ САБИРОВЛАР АНЫҢ ТУГАН КӨНЕН БИК ЗУРЛАП ҮТКӘРДЕЛӘР, КОРЪӘН УКЫТТЫЛАР, Ә КОТЛАУЛАРНЫ УЛ АТНА БУЕНА КАБУЛ ИТТЕ. БУ ИНДЕ АНЫҢ НИНДИ ХӨРМӘТКӘ, ИГЪТИБАРГА ҺӘМ ИХТИРАМГА ЛАЕК КЕШЕ ИКӘНЕН КҮРСӘТӘ.

    Маһинур апа Махруй апа белән Шәмсевәли абый гаиләсендә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Хәзерге вакытта бер туганы - Бибинара апа гына исән, калганнары гүр иясе. Ул хәзергесе көндә ялгызлыктан интекми.

    Балалары, оныклары, бертуганының балалары аны бер генә көнгә дә үзен генә калдырмыйлар, гел килеп-китеп йөриләр, күчтәнәчләрен алып киләләр, һәрчак ярдәм итеп торалар, үзләренә кунакка йөртәләр.

    Маһинур апаның бала чагы авыр колхозлашу, репрессия елларына, сугыш вакытына туры килә. Репрессия җилләре алар гаиләсенә дә кагылмый үтми. Аның әти-әнисе таза хәлле крестьян була. Колхозга керергә теләмәгәнлектән, аларның заманына күрә кыйммәтле дип саналган әйберләрен алып чыгып китәләр, капка баганаларын кисәләр. Шуннан соң инде керергә мәҗбүр булалар.

    Ул чордагы барлык балалар кебек үк, ул да бик иртә эшли башлый. Берсут урманнарында утын кисә, Лаеш районында окоп казый, Гафиятов абзыйда тракторчы ярдәмчесе булып эшли, колхозда печәнен дә, борчагын да чаба: нинди эш бар - барысын да башкара.

    - Мин тугач, зур әти белән зур әни мине карлы-буранлы көндә Шәмсия әбиләр янына кадәр барып каршы алып, күтәреп кайтканнар,- дип искә ала оныкасы Алсу. - Мине дә, абый-апаларымны да алар бик ярата иделәр. Ике туган абый- апалар безгә кайткач, без гел зур әниләрдә уйный идек.

    Тавышлансак та, зур әни безгә беркайчан да кычкырмады, тиргәмәде, шулкадәр ак, чиста күңелле, яхшы кеше иде ул. Хәзер дә безнең өчен үлеп тора. Авылга кайткач, без иң беренче зур әни янына кереп, хәлен белеп чыгабыз, аннары гына әти-әни янына - туган нигезебезгә кайтабыз. Безне якты йөз белән каршы ала, күчтәнәчләрен биреп, озатып кала.

    Без бала чагыбызда уйнаган кебек, хәзер инде анда безнең балаларыбыз уйный. Ул аларны да бик ярата. "Балаларны рәнҗетмә, аларга авыр сүз әйтмә, кычкырма, аларны гел яратып кына тор, балаларыгыз бик матур", - дип, кайткан саен артыбыздан әйтеп кала, акыллы киңәшләрен бирә.

    Зур әниебезне туган көне белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, гел безне сөендереп, тагын озак еллар яшәвен телибез. Без аны бик-бик яратабыз...

    Чыннан да, Маһинур апа яратырга лаек ак әби (аңа "әби" дип әйтергә тел әйләнми). Аны авыл кешеләре дә, күршеләре дә хөрмәт итә.

    Яшь чагында ул кул эшләренә бик маһир иде. Матур-матур әйберләр чигеп, кырыйларына челтәрләр тегеп куя торган иде. Оекбашлар, бияләйләр бәйләде. Аш-суга да бик уңган, камыр ашлары һәрвакыт тәмле була иде. Искиткеч чиста-пөхтә кеше иде ул. Бер генә мисал китерәм.

    Без мәктәптә укыганда Бибинара апаның кызы - Луиза исемле дус кызым (Маһинур апа яшьрәк чакта ялгыз торганлыктан, ул аңарда яшәде) белән аларга гел кереп йөри идем. Башка вакытта да аларга еш бара идем. Без Маһинур апа пешергән тәмле бөккәннәр белән чәй эчә, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра идек. Ул күп белә, бар нәрсәдән хәбәрдар иде, шуңа күрә аның белән сөйләшеп утыруы күңелгә бер җылылык бирә иде.

    Бик уңай, позитив кеше иде ул. Беркайчан да кеше яманламады, кешенең гайбәтен сөйләмәде. Аның чисталыгына шаклар ката идем. Бөтен әйбер үз урынында, бер артык нәрсә юк, пычрак көзге көннәрдә дә, яз көннәрендә дә аның буялмаган киң такталардан ясаган нарат идәне болдырга кадәр сап-сары итеп кырып-кырып юылган була иде. Аннары мин аның кыйммәтле, зур-зур ташлы алтын алкаларына, йөзекләренә шаккатып карый идем. Авыл җирендә андый әйберләр ул чакта юк иде бит, ә алар аның бик күп иде...

    Маһинур апа бик бәхетле гомер кичерде. Аның бәхетенең сере, бәлки, әти-әнисен кадерләп карап, аларны соңгы юлга бәхиллекләрен алып озатканга күрәдер. Ул әти-әнисен җиде ел карады, кулларына күтәреп, урамнарга алып чыга иде. Аларны тәмле ашатып, чиста-пөхтә тотты. Мунчада да аларны үзе юындырды.

    Яшьрәк чакларында аның дуслары күп, бик аралашучан иде. Клуб белән китапханәдә пенсиягә киткәнче озак еллар җыештыручы булып эшләде. Гел мода буенча гына киенде, матур күлмәкләр киде.

    1979 елда олыгаеп кына Габделхак абый Сабировка кияүгә чыкты ул. Бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенә арка таянычы булып, бик матур, тату гомер кичерделәр. Габделхак абый да, мәрхүм, бик җайлы кеше иде.

    - Без әни белән бик әйбәт торабыз. Ул бик акыллы кеше. Әти белән яшәгәндә сыер, сарыклар, йорт тутырып кош-корт асрадылар. Килсәң, икесе дә якты йөз белән каршы ала, матур теләкләр теләп озатып калалар иде, - ди килене Гөлнур. - Әти биш ел паралич сугып, урын өстендә ятты. Аны бер дә авырсынмыйча карады, тәрбияләде ул.

    Маһинур ападан: "Озын гомерле булуыңның сере нәрсәдә?"- дип сорагач, "Баштан - әти- әниемне, аннары иремне карап, соңгы юлга озаттым, менә шуның өчендер инде", - ди ул.- Гомерем буена намуслы хезмәт иттем, кеше рәнҗетмәдем, беркемгә дә начарлык эшләмәдем, кеше сөйләмәдем. Менә шулай йөрәгем кушканча яшәдем"...

    - Хәзерге көндә әнине без карыйбыз, - дип сүзен дәвам иттерә Гөлнур ханым. - Үзебезгә нәрсә пешерәбез: ашмы, икенченеме, камыр ризыгынмы, көн дә диярлек аңа алып чыгып ашатам. Атна саен алып китеп, мунча кертәбез. Балалар да аның өчен "аһ!" итеп торалар, үзе дә балаларыбызны бик ярата.

    Сәламәтлегеннән зарланмый, үзен-үзе карый, чәен куеп эчә. Керләрен без юабыз. Социаль яклау хезмәткәре Альбина килеп, идәннәрен юып, өен җыештырып китә...

    Мин Маһинур апага карыйм да, аның гел шундый матур, яшь булып калуына сокланам. Тормыш җиле гүя ки аңа кагылмаган, нинди генә язмышта да сабыр, түземле булып калган ул.

    Шундый изге күңелле Маһинур апаны шушы юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, якыннары белән шатланып алга таба да матур гомер итүен теләп калабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: