Заря
  • Рус Тат
  • Сокланырлык гомер юллары

    Фәретдин абый 1957 елның 9 гыйнварында- кышның иң суык вакытында, аяк астындагы ап-ак карның шыгырдап торган көнендә Түбән Тигәнәле авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә.

    Әнисе - Шәмсия апа, әтисе - Гыйльметдин абый авылның бар яктан да үрнәк гаиләсе булып тордылар. Шәмсия апа бөтен гомерен йорт җылысын, гаилә учагын саклауга, балалар тәрбияләргә багышлый, Гыйльметдин абый исә авыр авыл хезмәтен яратып, үз көчен төрле эшләрдә сыный. Ул Бөек Ватан сугышы юлларында үзенә сүз бирә: "Шушы сугыш кырларыннан исән-сау кайтсам, бөтен балаларыма тәрбия һәм белем ачкычлары биреп, олы тормыш юлына басарга ярдәм итәр идем", - дип. Аның теләге кабул була. Фәретдин абый да әтисе теләген күңел түрендә генә саклап, югары белем алып, балаларга белем өләшүче булу турында хыяллана. Ул урта белемне Урта Тигәнәле авылында ала, аннары укытучы булу хыялы белән, Казан пединститутында укый, һәм үз районына эшкә кайта. Менә инде дүрт дистә елга якын ул үз эшен белеп башкаруы белән үрнәк булып тора. Шуннан, тыйнак кына Түбән Тигәнәле егете татар халкының уңганлыгын, башкортларның чибәрлеген үзенә алган Актаныш яклары кызы Фирдания апа белән гаилә корып, ике кыз, бер ул үстерәләр. Алар өчесе дә югары белемле, әти-әниләрен оныклары, эш-гамәлләре белән сөендереп, илебезгә, милләтебезгә тырышып хезмәт итәләр.
    Фәретдин абыйлар гаиләсе укытучы эшчәнлегенең авырлыгына карамастан абзар тулы мал да тоталар, ишегалды тутырып кош-кортын да асрыйлар.

    Хөрмәтле Фәретдин абый!
    Матур юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтлеккә төренеп яшәгез.
    Мәкаләбезне дәвам иттереп, Фәретдин абыйны юбилее белән хезмәттәшләре, туганнары котлый.


    Салахиева Гөлфия, Кыр Шунталысы мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:
    - Шәйхетдинов Фәретдин Гыйльметдин улы Кыр Шунталысы мәктәбендә 2008 елдан бирле эшли.
    Ул укучыларның яраткан укытучысы. Укучыларында ул үз фәненә ярату хисе тәрбияли алды. Хәзер математика дәресе -безнең укучыларның яраткан дәресе. Алар математика дәресен көтеп алалар.
    Фәретдин Гыйльметдин улы безнең мәктәптә укыта башлаган еллар мәктәпләргә дәүләт йомгаклау аттестациясе, бердәм дәүләт имтиханнары кергән елларга туры килде. Шуңа күрә, эшли башлавының беренче көннәреннән үк аңа җиң сызганып, укучыларны БДИ һәм ГИАга әзерли башларга туры килде. Математика фәне мәҗбүри имтиханнардан санала, шуңа күрә ул укыткан укучылар ел саен дәүләт йомгаклау аттестациясе, бердәм дәүләт имтиханы бирәләр. Шунысы куанычлы, инде ничә еллар дәвамында ул әзерләгән укуылар математикадан имтиханнарын гел "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә бирәләр. Мәктәп укучыларының математика буенча ГИА күрсәткечләре, район буенча да, республика буенча күпкә яхшы.
    Фәретдин Гыйльметдинович укучыларны бедәм дәүләт имтиханнарына әзерләү тәҗрибәсе белән башка коллегалары белән дә бик теләп уртаклаша. Педсоветларда, семинарларда еш чыгыш ясый.
    Фәретдин Гыйльметдин улының тырыш хезмәте югары бәяләнеп килә. 2012 елда аңа Алексеевск районы башлыгының Мактау грамотасы бирелде, 2013 елда ул безнең "Иң яхшы укытучы" Республика Гранты иясе булды, шул ук елда районның "Безнең иң яхшы укытучы" грантына да ул ия булды.
    35 ел гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган Фәретдин Гыйльметдин улын чын күңелдән гомер бәйрәме - юбилее белән котлыйбыз. Аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.


    Ибраһимова Гөлнур, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
    -Кеше гомерен үлчәүләргә салып үлчәмиләр, эшләгән гамәлләрен бизмәннәргә салып тикшермиләр. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең. Ләкин, яшәү мизгеленең бер ноктасына килеп җиткәч, үткәннәргә күз төшереп, йөрәк авазыңны тыңлап, яшәгән елларыңа йомгак ясап аласың. Ничек яшәдең, нинди изге эшләр кылдың, нинди бурычларың калды, кемнәрне рәнҗеттең, кемнәрне кимсеттең, кемнәрдә үз бурычың калды, үкенерлек гамәлләр кылынмадымы!? Ни генә булмасын, күкрәгендә кайнар йөрәк янып торган Адәм баласы бу сорауларны кайчан да булса үзенә бирергә тиеш.
    Изге эшләрнең башы кешелеклелек, диләр. Чөнки кешеләрдә үзең эшләгән гамәлләрнең чагылышын күрсәң, шуларга канәгать булсаң, үзең үстергән сабыйларның мәрхәмәтле йөзләрен күреп, матур сүзләрен ишетсәң, бу тормышта бушка яшәмәгәнлегеңә тагын бер кат инанасың.
    Язмыш кеше юлларында кемнәр белән генә очраштырмый да, кемнәр белән генә аралаштырмый. Шуларның беришеләре онытылып юкка чыга, беришеләре үрнәк булып, тормыш девизы булып сине гомер буе озата бара. Үзенең изге гамәлләре белән үрнәк күрсәтүче шундый кешеләрнең берсе, бүгенге көндә Алексеевск районының Кече Кызылъяр авылында гомер итеп ятучы Шәйхетдинов Фәрит абый Гыйльметдин улы.
    Бу кечкенә генә авыл мәктәбендә миңа олы йөрәкле, тынгысыз, шул ук вакытта сабыр холыклы, изге күңелле, мөлаем мәктәп директоры Фәрит абый Шәйхетдинов белән эшләргә туры килде. Дөресрәге, ул мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә алды. Рус авылы булу сәбәпле, укулар рус телендә алып барыла. Агач мәктәп, бүлмәләр якты, чиста, укытучылар коллективы бердәм, дус һәм оешкан.
    Соңрак аңладым, мәктәпнең җылылыгы да, укытучы һәм укучыларның бердәмлеге, дуслыгы да, авыл халкының мәктәпкә карата җылы мөнәсәбәте дә нәкъ менә Фәрит абыйдан тора иде.
    Беренчедән, ул бик кешелекле һәм ярдәмчел. Гаиләңдә булган күңелсезлекләрне дә, балаларың белән булган төрле хәлләрне дә ул үз йөрәге аша кичереп, ярдәм кулы сузарга әзер торучы. Икенчедән, ул бик сабыр холыклы. Нинди генә каршылыклар килеп чыкмасын, йодрык белән өстәлгә кагып хакимлек күрсәтүче җитәкче түгел, үзенең басынкы тавышы, җылы карашы белән теләсә нинди бәрелешләрне хәл итә алырлык кеше. Өченчедән, ул бик шаян һәм күңелле кеше. Кече белән кече, олы белән олы була белә. Сабыйларча беркатлы итеп көлә дә, аксакалларга гына хас булган сизгерлек белән акыл да бирә ала. Дүртенчедән, ул милләт җанлы кеше. Рус авылының шушы агач мәктәбендә татар һәм рус балаларын бергә җыеп, бәйрәмнәрдә ике милләт халкы өчен дә төрле кичәләр оештырып, берләштереп, дуслаштырып бар күңел юмартлыгын биреп эшләүче кеше. Ул матур, ямьле Сабантуйлары дисеңме, изге Рамазан аеның тәмле сыйлары дисеңме, һәр бәйрәмнәрдә укучы һәм укытучылар өчен әзерләнгән бәйрәм ашлары дисеңме, шулай ук рус милләтенең матур бәйрәмнәрен дә Фәрит абый игътибарсыз калдырмый иде. Бәлки шуңада, авыл халкы да, без, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә, Фәрит абыйны олы йөрәкле кеше дип, сокланып яшибез. Бишенчедән, ул зур дәрәҗәле укытучы. Ул һәр мәктәп баласын үз баласыдай күреп, белем баскычларына алып керүче һәм барлык күңел җылылыгын биреп тәрбияләүче. Алтынчыдан, балаларына олы йөрәкле ата һәм үрнәк ир. Фәрит абыйның гаиләсе Кече Кызылъяр авылы кешеләре өчен генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә үрнәк булып тора. Гомер юлымның бер дәверендә очраган бу шәфкатьле кешенең барлык сыйфатларын санап китсәм, кәгазь битләре җитмәс иде. Ләкин тормыш юлымда мондый кеше очравына мин мең рәхмәтле. Бүгенге гомер бәйрәменең ак карлардай, ефәк тасмалардай, җимешле җәйләрдәй чорына кергән мизгеле белән Фәрит абыйны чын күңелдән котлыйсыбыз килә.
    Фәрит абый, гаиләң нигезе һәрвакыт нык булып, пар канатың үз булып гомер итегез. Тормыш сынаулары артык бәрелмичә, ачы җилләре каты кагылмыйча, сикәлтәле юллары очрамыйча гына гомер итәргә насыйп булсын. Үзегез үстергән сабыйларның җылы карашын, ягымлы сүзләрен, изге гамәлләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен!
    Абыең Бәдертдин Шәйхетдин:
    Нәрсә соң ул
    60 яшь…
    60 яшь - ул, яшьмени
    соң?
    Бу чиратта бер дата.
    Иртәрәктер эш
    ташларга,
    Иртәрәк әле ялга.

    Син әле ирләр солтаны,
    Карап торырга да шәп.
    Һәрвакыттагыча пөхтә,
    Син бит һәрдаим үрнәк.
    Елларга әйләнеп кара;
    Кире кайтып булмый ла.
    Ә яхшылыклар шундый
    күп
    Өч балаң һәм оныклар.
    Һәрберсе эш белән
    мәшгуль,
    Берсеннән-берсе затлы.
    Лилия дә, Илназ да,
    Төпчегең Ләйсән атлы.

    Айнур, Илдар
    оныкларың
    Һәм оныкаң Назилә.
    Нәни Зара аваз бирде,
    Шәп бүләк туган көнгә!

    35 ел янәшәңдә,
    Атлап барасыз бергә.
    Шатланырга гына кала
    Шундый хәләл җефеткә.

    Шатлыкта да сез бергә,
    Бирешми борчуларга.
    Бүген дә әле нәкъ кәләш
    Синең тиң, синең янда!

    Туган көндә без
    телибез,
    Нык исәнлек, бәхетләр.
    Озын гомер. Якты
    көннәр,
    Күп-күп рәхәтлекләр!

    Капралова Светлана, укытучы:
    - Мин бу искиткеч гүзәл холыклы кешене 23 ел беләм инде. Мине 1994 елда Кече Кызылъяр авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрделәр. Ул елларда коллектив бик яшь иде, ә шул коллективны яшь укытучы-физик җитәкли иде. Фәретдин Гыйльметдин улы миңа үзенең гүзәл холкы белән ошады, ул шундый киң күңелле, ул беркайчан сине бәладә калдырмый, һәрчак кешене тыңлый, аңа кирәкле киңәшләрен бирә белә. Фәретдин әфәнде, сезгә олуг юбилеегызда ныклы сәламәтлек, тормыш иминлеге телибез, һәрчак шундый көләч йөзле булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: