Заря
  • Рус Тат
  • Студент елларының онытылмас мизгелләре

    25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән...

    Ләйлә Вәлиуллина, якташыбыз, Казан шәһәре:
    - Студент елларын искә алганда күңелгә бары шатлыклы, рәхәт вакытлар искә төшә. Икенче курстан группада староста булдым. Уку процессында төрле чараларда катнашып, вакытны тагын да файдалырак,кызыклырак уткәрә идек.2013 елда кооперация институтының яңа корпусы ачылышында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу көн иң истә калган көннәрнең берседер. Аннан төркемебездә традиция дияргә дә буладыр, атнасына бер кеше өйдән тәмле ризык пешереп килә торган иде. Барыбыз бергә җыелып, институт ашханәсендә «мәҗлес» табыны ясый идек. Әй, күңелле чаклар! Студентларга мөрәжәгать итеп эйтәсе килә, студент елларын бушка уздырмагыз, булган мөмкинчелектәнфайдаланыгыз, рәхәтен тоегыз. Укуны тәмамлагач, эх, шуны эшлисе иде, диярсез, тик терсәкне тешләп булмый. Бәйрәм белән!!!


    Илсия Әхмәтҗанова, Зур Тигәнәле авылы:
    - Студент тормышы - иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.
    Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса. Студент тормышына аяк басканыбызга да өч дистә елдан артык вакыт үткән икән инде. Ул чактагы рәхәтлекне, күңелле вакытларны хәзер сагынып сөйлисе генә кала. Мин үзем баштан Чистай педагогия училищесында 2 ел көндезге бүлектә укыдым. Соңрак укуымны КДУның читтән торып уку бүлегендә дәвам иттердем. Анда төрле районнардан килгән кызлар белән укуыбызның бер курсын бетергәч, укуыбызны бүлеп, сентябрь аенда Яүширмә авылына кырдан бәрәңге чүпләргә җибәргәннәр иде. Уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Билгеле, студент халкы ! Шул авылдан Филәйсә исемле бер апа да безнең белән бергә эшли иде.


    - Иииий, кызлар, бу авылда бик "усал" дигән даны чыккан тәртипсез егет бар. Аның белән берәрегез йөрми торгандыр бит? Зинһар, йөри күрмәгез, башыгызны бетерәчәк, - дип, әлеге егет хакында шактый саллы гына мәгълүмат бирде. Апаның шулай диюенә каршы, тотындык без Филәйсә апа сөйләгән Фәнис атлы егетне яманларга! Ахырдан, әлеге егет апаның үз малае икәнлеге ачыкланды ...


    Туйганчы без ачыгавызлардан шул рәвешчә көлгәч, Филәйсә апаның бай юмор остасы булуына ышандык. Соңрак инде, Казан дәүләт университетының филология факультетына читтән торып уку бүлегенә укырга кереп кайткан 1988 елның җәйге бер көнен онытырга мөмкинме соң?! Тормышымның иң кадерле минутлары булды ул мизгелләр. Университетта белем биргән укытучыларым Диләрә апа Тумашева, Флера апа Сафиуллина, Флера апа Ганиева, Фәһимә апа Хисамова, Сәгадәт абый Ибраһимов, Гомәр абый Саттаров авторлыгындагы дәреслекләрне, методик әсбапларны кулыма алган саен күңелем белән аларга рәхмәт сүзләре укыйм, укучыларыма да шулар турында белгән мәгълүматларымны җиткерәм.

    Студентларны якынлашып килүче Бөтендөнья Студентлар Көне белән котлыйм, аларга укуларында түземлелек теләп калам.


    Илнар Низамиев, актер, Казан шәһәре:
    - Шәкерт вакытларны искә төшерә башласаң, һәрбер көне кызыклы, үзенчәлекле булды. Яшьләрчә биш ел бер мизгел булып үтте дә китте. Мин үзем авыл малае буларак, минем өчен шәһәргә килү үзе бер кызыклы иде. Биюгә яки актерлык бүлегенә дип укырга килдем, актерлык бүлеге өстенлек алды. Шәһәрдә үземнең гомерлек юлдашым Лилиямне очраттым (әнисе Алексеевск районы, Түбән Тигәнәле авылыннан). Остазларыбыз Шамил Бариев, Ренат Әюпов, Нәҗибә Ихсанова, Илдар Хайруллин, бүлекнең җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов иде. Бездә алар әлеге һөнәргә кызыксыну да, мәхәббәт тә уяттылар. Әлбәттә, рәхмәтләрнең иң зурысы аларга. Төрле-төрле фәннәрдән кала, безнең актерлык осталыгына биш-алты төп дәрес бар иде: актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, җыр, сәхнә теле, бию. Әлеге дәресләрне калдырмаска тырыштык. Ә актерлык осталыгыннан дәресләр чикле түгел, остазлар күпме тотасылары килә, шулкадәр тоталар. (Кунып калган вакытлар да булгалый иде). Алдан әзерәк кыен булса, аннан ияләштек. Димәк, шулай кирәк булган. Ә кызыклы вакыйгалар бик күп ул әйткәнемчә. Шулайда берәрсен сөйләп узасым килә. Актерлык осталыгыннан дәресләр төрле-төрле була, әйтик, бер көн җәнлекләр күрсәтергә (кирәге чыкты артист булгач: кешесен дә, җәнлекләрне дә уйнарга туры килде, мәсәлән, "Алмачуар"), икенче көнне - җансыз предметларны, өченче көнне остазларны шаккатырып, берәр вакыйга күрсәтергә. Бер көн актерлык осталыгыннан Шамил Бариевка өч-дүрт кеше берәр вакыйга күрсәтергә тиеш. Кызлар, әлбәттә, өлгер, әзер һәрвакыт, ә егетләр аптырашта. Арабыздан бер малай син алай итәсен дә, мин болай итәм дип мушкетерлар турында этюд күрсәтергә килештек. Мин үзем авылда ишле гаиләдә үстем. Телевизор юк иде, күрше-тирәдә генә бар (әти мин өч айлык вакытта фаҗигале төстә һәлак булган). Караган бар мушкетерлар киносын, ләкин бик хәтерләмим. Менә безгә дә чират җитте. Өзекне башладык... Ахырдан Дартаньянны уйнаучы үз исемен әйтеп кул суза һәм барысы да исемнәрен әйтеп кул сугарга тиеш. Дартаньян әйтте, Арамис та, Портос та, миңа чират җитте. Мин әллә исемдә калмаган, әллә белмәгәнгә: - Артапос! - дип әйтеп җибәрдем. "Один за всех и все за одного" дип әйтеп бетерергә өлгермәдек, карап утыручылар, остазлар бик каты көлеп җибәрделәр. Бигрәк тә Шамил абыйга бик кызык булды, шулай көлүен беренче тапкыр күрдек: идәннәрне төеп егылып көлде, башкалар да елаганчы көлде, әлбәттә. Шамил абый өчен бигерәк тә якын Боярский белән укыгач. Укыганда, укып бетергәч әлеге вакыйганы курсташлар белән бик еш искә төшерәбез.

    Хәзер остазларымның юлын тормыш иптәшем Лилия дәвам итә. Шәкертләре төрле дәүләт театрларында эшлиләр. Менә шулай тормыш дәвам итә...


    Гүзәлия Мәхмүтова, укытучы, Урманасты Шунталысы авылы:
    -Иң күңелле, иң бәхетле чак - студент булып йөргән чак,- дип юкка гына әйтмиләрдер.
    Мин дә 30 ел элек Түбән Кама педагогия училищесын, 20 ел элек КДПУ тәмамладым. Күпме вакыт узып киткән...Ул еллардагы хатирәләр күңелдә мәңге сакланып кала: беренче уңышлар, тулай торактагы бүлмәдәш кызлар, сирәк кенә әни янына кайтулар...


    Бүгенге көндәге барлык студентларны бәйрәмнәре белән чын күңелемнән котлыйм. Шул исәптән кызым Гөлинәне, укыткан укучыларым Илюзә, Алсинә, Алсу, Айзатны. Аларга укуларында зур уңышлар, юлларда исән-имин йөрүләрен телим. Һәрберегез күңелендә студент вакытның якты мизгелләре саклансын! Уку вакытында алган белемнәрегез сезгә файдалы булсын, алдагы тормышыгызда да үсәргә ярдәм итсен.


    Лилия Макарова, укытучы, Кыркүл авылы:
    - Студент еллары турында иң күңелле һәм матур хатирәләр генә. Шул хәтирәләр булу өчен бер шарт - студентлар тулай торагында яшәү. Бергә яшәгәндә тормыш күңелле һәм тулы үтә. Мин анда ике елга якын "нелегаль" хәлдә яшәдем. Ике елда өч курсташым мине үзе янына сыендырды. Газета аша рәхмәтемне Шәйхетдинов Фәретдингә җиткерәсем килә. Ул тулай таракта (без укыган чорда) студсовет рәисе иде. Миңа төрле хәйләләр белән урын ясады. Шулай итеп, мин шул "монастырь" тулай торагында легаль хәлдә яши башладым. Бүлмәдә 10-15 студент кыз. Ачуланышуларны хәтерләмим. Бергә я кинога чыгып китәбез, я спектакльгә, я Казансу елгасына коенырга, я мунчага. Илдә Брежнев чоры: төн уртасында шәһәр буйлап җырлап йөрибез - курку юк. Хәтеремдә бүлмә кызлары белән Мәскәүгә киттек. Мәскәү үзәге буйлап йөреп, соңыннан 3-4 кг әфлисун алып, Казанга кайттык (акча шул чама гына булгандыр инде). Курсташларым миңа бик якын кешеләр. Без гел элемтәдә. Һәр биш ел үткән саен сагынып очрашабыз. Студентларга киңәшем - мөмкин булса, тулай торакта яшәгез! Дусларыгыз да күп була, социумда да яшәргә өйрәнәсез. Ә иң мөһиме - тормышта күп елларга кала торган онытылмаслык хәтирәләр.


    Хәмид Мәткәримов, якташыбыз, Әлмәт шәһәре:
    -1998 ел. Казан музыка училищесының беренче курс студентлары. Товарищеская, 5 тулай торагында өч егет тора идек. Авылдан килгән егетләр, шәһәрне бик белеп тә бетермибез. Студент билеты белән концертларга ярты бәя белән генә керү мөмкинлеген белеп, беренче тапкыр, күптәнге хыялны чынга ашыру нияте белән Галиәскәр Камал театрына легендар җырчы Салават Фәтхетдинов концертына барырга булдык. Өч сәгатьтән артык концертның ничек итеп тиз үткәнен сизми дә калдык. Эмоцияләргә бай, югары кәеф белән Камал театрыннан урамга чыксак, урамда караңгы, җәмәгать транспорты арлы-бирле генә йөри. Концерттан алынган уңай хисләр белән бүлешеп, сөйләшә-сөйләшә тулай торакка җәяү генә кайтырга булдык. Әйтерсең лә, иртәнге якта күрше авылдан ашыга-ашыга өйгә кайтып барабыз. Шул вакыт, урамның бер караңгы тыкрыгына җиткәндә бер көтү шәһәр малайлары чолгап алмасыннармы. Болар яхшы уй белән түгел, нидер кирәк! Авыл баласыннан ни аласың инде? Кесәсен актарып көнбагыш кабыгы таба алсаң гына. Шулай да берсенең минем бармактагы, яшьлек дустым бүләк иткән көмеш "печатка га" күзе төште. Минем ул бүләкне аларга җиңел генә бирмәвемне белеп, эшләр харапка әйләнәсен тоеп, янәшәмдә телсез калган дусларымның берсе, тыныч кына:
    "Ул бит бүләк" - диде. Хәйран, әмма ләкин бу шәһәр малайлары, әллә инде безнең авылдан килгән студентлар икәнне белепме, бернигә дә тими, юлларын дәвам иттерделәр. Кызык, хәтта шәһәрдә дә шул вакытта кешелек төшенчәсе булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: