Заря
  • Рус Тат
  • Сугыш чорының ятим балалары

    Сабый чактан ук күп михнәтләр күрергә туры килде аларга, әмма сынатмадылар, сыгылмадылар. Алар әти­ләренең сугыштан кайтуын зур өметләр белән көттеләр, ач-ялангач булсалар да, көчле рухлы булып калдылар. Сүзем менә шундый балаларның берсе - Түбән Тигәнәле авылында туып, Урта Тигәнәле авылында гомер кичерүче Рәшит абый Сәхауов турында.

    Рәшит абыйның әтисе Рәүф бабай мәчеттә азанчы, бик грамоталы кеше булган, заманына күрә мул тормышта яшәгән. Колхозлашу елларында аларны, кулаклар дип, авылдан сөргәннәр. Ул хатыны Рауза апаны калдырып, әти-әнисе белән Украинадагы Донбасс шәһәренә киткән.

    Анда шахтер булып эшкә урнашкан. Әтисе дә шахтер булган. Күпмедер вакыт узгач, Сафия исемле кызы белән авылда кечкенә генә бер өйдә яшәгән Рауза апа да, мондагы тормышның авырлыгына чыдый алмыйча, баласын күтәреп, Донбасс шәһәренә юл тоткан, анда ирен, кайнана-кайнатасын эзләп тапкан. (Әле Рәшит абыйның шахтер лампасы да исән).

    Ә сугыш башланыр алдыннан гына туган җир үзенә тартканмы, әллә башка сәбәп булганмы - туган якларына кайтканнар. Рауза апа гомер буе бер көн дә калмыйча колхозда эшләгән, ә Рәүф абый халыктан сөт җыйган, салым инспекторы да булган...

    Менә Бөек Ватан сугышы башланган. 1942 елда Рәүф абыйны да сугышка алганнар. Бу вакытта Рәшит абый Сәхауов яшь ярымлык бала булып калган. Әтисе, мин үземнән калдырмыйм, улымны алып китәм, дип аны култык астына кыстырган.

    Сугышка киткәч, Суслонгер лагерена эләккән, анда алты-җиде айлар чамасы булып, күпме газаплар, ачлык-ялангачлык кичерергә туры килгән аңа. Ачлыкка түзә алмагач, хатыны Рауза ападан, ашарга бәрәңге кабыклары гына булса да җибәр әле, дип сораган. Аннан сугышка озатканнар. Ике арада хатлар йөреп торган, ләкин аларның берсе дә сакланмаган.

    Рәүф абый Украинаның Харьков шәһәрен азат иткәндә яраланып, госпитальгә эләккән, шунда ук үлеп тә калган. Бу хәл 1943 елда булган. Рәүф абыйның фронтташ дустыннан Рауза апага Белгород шәһәреннән хат килгән.

    Хатында ул Рәүф абыйның ничек яралануы һәм вафат булуы турында язган. Шул хәбәрне ишеткәч, әтисен үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, ата назын бер тапкыр да татымаган Рәшит абый елый-елый, әти ранный булган, дип күршеләренә сөйләп йөргән.

    Рауза апа бердәнбер улын, таянычым, караучым булыр, дип бик кадерләп, зур өметләр баглап үстергән. Чыннан да, өметләре чынга ашкан аның. Рәшит абый бик тәртипле, акыллы бала булып үскән. Әнисен ташламыйча, какмый-сукмый бик яратып, хатыны Зәмзәмия апа белән бергә соңгы сулышына кадәр баланы караган кебек карап, соңгы юлга озаттылар.

    Әйткәнемчә, әтисен бер дә хәтерләми Рәшит абый. Сугышка кадәр аның атка атланып төшкән бердәнбер фотосы да сакланмаган - югалган.

    Әтисенең сеңелләре Сәгъдия апа (Мәскәүдә яшәгән, Курчатов институтында эшләгән) белән Сания апа (Үзбәкстанда яшәп, фабрикада баш бухгалтер булып эшләгән) гына кунакка кайткач, Рәшит бөтенләй әтисенә охшаган, дип елашканнар. Алар, Рәшит абыйның хатыны Зәмзәмия апа әйткәнчә, яшь чакларында кайтып, кунак булып киткәннәр, хәзер икесе дә гүр иясе инде...

    Рәшит абый кечкенә чагында гармунчы булырга хыяллана. Теләге тәки тормышка аша аның. Хәбибрахман бабай Сәхәбетдиновның улы Әсхәт абый белән аларның гармунында уйнарга өйрәнәләр. Баштан тальянда, аннары ике рәтле хромкада, аннары баянда уйный башлый ул.

    Рәшит Рәүф улы үсеп буйга җиткән, Урта Тигәнәле мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел колхоз көтүен көткән, ике ел тракторда эшләгән. Шуннан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчылыкка укый, аннары авыл хуҗалыгы институтында өч курс тәмамлый, ләкин институтны гаилә хәлләре аркасында ташларга туры килә.

    Без әби белән Рәшит абый укып йөргәндә кич белән Рауза апага (без аны туган апа дип йөртә идек) гел кунакка бара идек. Рауза апа безгә ул чакта бик тә дефицит булган лимон белән чәй эчерә иде. Ул лимонның хуш исе әле дә борын төбендә саклана. Аны Рәшит абый Казаннан әнисенә күчтәнәч итеп алып кайта иде...

    Техникумны тәмамлаганнан соң мәктәптә күп еллар хуҗалык мөдире булып эшли. Аннары "Алга" колхозында җитештерелгән продукцияне сату буенча икътисадчы була. Колхозда 28 ел прораб та булып хезмәт итә ул, шуннан пенсиягә чыга. Чыкканнан соң да биш ел эшләвен дәвам иттерә әле.

    Рәшит абый белән Зәмзәмия апа 1971 елның 12 мартында өйләнешәләр. Алар 46 ел тату, бик матур гомер кичерәләр. "Без бер-беребездән башка ачуланышып бер көн дә аерылып тормадык, өйдәге хәлләрне тышка чыгармадык", - ди Зәмзәмия апа.

    Алар өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Авылда үрнәк гаилә, бөтен туйларның, мәҗлесләрнең күрке булдылар. Авыл клубларында бәйрәмнәргә багышланган чаралар да алар катнашыннан башка узмады. Рәшит абый - баянда уйный, Зәмзәмия апа җырлый иде.

    Авыл җирендә гармунчы гомер-гомергә зур хөрмәттә йөрде бит. Алар әле соңгы вакытта "Ак калфак" төркеме белән дә бөтен чараларда катнаштылар.

    Рәшит абый - әйбәт гаилә башлыгы, балаларына - изге күңелле әти, хатынына яхшы ир булды. Ачык, көләч йөзле ул, авыр сүз әйтеп, беркемнең дә күңелен җәрәхәтләмәде, хатынын да, әнисен дә тәмсез сүзләр әйтеп рәнҗетмәде.

    Хәзер инде икесе дә дин юлында. Коръән укыйлар, ураза тоталар. Тормыштан канәгать булып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: