Заря
  • Рус Тат
  • Сугыш хатирәләре

    Быел бөтен илебез белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Матбугатта, радио, телевидениедә сугыш чорына багышланган чаралар оештырыла. Тик көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Бөек Ватан сугышын без, яшь буын, әби-бабайларның истәлекләре буенча гына ишетеп беләбез. Сугышның бөтен авырлыгын,...

    Редакциягә Алексеевск бистәсендә яшәүче Зөлкәрия апа МӨЛЕКОВА мәкалә язып җибәргән. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

    - Сугыш, сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, ачы күз яшьләре, ятимлек китерде ул. Тол калган хатыннар, мәңгегә аерылган гашыйклар, гомерләренең соңгы көннәренә чаклы улларын көткән ата-аналар, туган җирен, туганнарын, сөйгәннәрен, бала-чагаларын бер генә мәртәбә күрәсе иде, дип тилмереп сугыш кырында ятып калган ир-егетләр. Инде сугыш бетте дигәч тә кайта алмый калганнары, сугыш яраларыннан кайтып та озак яши алмый, яшьли үлеп китүчеләре тагын да үкенечлерәк.

    Кайнар күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышның соңгы бәрелешләреннән безне быел 70 ел вакыт аерып тора.

    Әгәр инде "Хәтер", "Алар илгә җиңү алып кайттылар" дигән китапларга күз салсаң, сугышның беренче көннәреннән үк Ватаныбызны якларга минем туган авылым Зур Тигәнәледән 300дән артык кеше китүен белә аласың. Шулар арасында минем өчен бик кадерле булган якын туганнарым турында кабат-кабат укыганда күңелем тәэсирләнеп тетрәде, ихтыярсыз күзләрдән яшь тамды.

    Миңа кадерле дигән туганнарым барысы да "Алар илгә җиңү алып кайттылар" дигән китап исемлегендә. Барысы да Биләр район хәрби комиссариаты тәкъдиме белән Әтием Мостафин Хизбулла - 1942 елда, абыем Мостафин Әсәдулла - 1941 елда, әтиемнең энеләре Габдулла, Таҗетдин, Садертдин Мостафиннар 1941 елда сугышка, Ватанны сакларга киткән. Дөрес, алар барысы да исән кайтканнар, дип исәпләнсә дә, һәрберсе каты сугыш яраларыннан котыла алмаганнар, сугыш яралары аларга тынгылык бирмәгән. Абыем Әсәдулла сугыш яраларыннан 1954 елда 30 яшендә үлеп китте. 3 баласы ятим калды, кечкенә кызы Рамиләгә 3 кенә көн иде. Үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Тормыш алып бару хатыны Оркыя апа җилкәсенә төште. Абыебызга һәм балаларына тугрылыклы булып, аларны үстереп, башлы-күзле итеп тормышка аяк бастырды. Балалары да әниләрен ташламадылар. Казанга үзләренә алып китеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.

    Әтиемнең энесе Мостафин Садертдин да сугыш яраларыннан озак яши алмады. 38 яшендә үлеп китте. Аның да 3 баласы ятим калды, әтисез үсте.

    Әтиемнең ике энесе Габдулла белән Таҗетдин, шинельләрен дә салмыйча, сугыш яралары тынгылык бирмичә, искә төшереп, авырттырып торуга карамастан, халык хуҗалыгын тергезүгә зур өлеш кертеп, шактый еллар яшәделәр.

    Инде минем өчен иң кадерле булган әтием турында язып үтәсем килә. Әтиемнең үлеме безнең гаилә өчен генә түгел, авыл халкы өчен дә зур фаҗига була.

    Әтием сугыштан кайтканда, Казаннан җәяү кайту сәбәпле, авылыбыздан 1-2 км ераклыкта олы юлдан ерак түгел басу читендә ял итәргә утыра һәм шунда үлеп кала. Кышкы карлар аны күмеп китә, тик аны яз көне март аенда карлар эри башлагач кына табалар. Шулай итеп, 4 ай буена әтиебез хәбәрсез югала. Әниемә әтиемнең госпитальдән чыгып, Казандагы сеңелесе Кафия апага кереп кунып чыгуы, сеңелесенә шаяртып: "Мин, Аллаһ бирсә, балаларның кичке ашка утырган чакларына туры китереп кайтырмын, тәрәзә чиртермен, мин кайтканны белсәләр, нишләрләр?" - дип әйтүе билгеле була. Казаннан җәяү кайту сәбәпле, Казанга баручы авыл кешеләре белән очрашып сөйләшеп торуы турындагы хәбәр җиткерелә.

    Менә шуннан инде әниемнең төн йокылары кача, әтиемне эзләргә керешә. Район хәрби комиссариатыннан да уңай хәбәр ала алмагач, Кама аръягындагы авылларга чыгып китә. Кышкы салкыннарда чабата киеп йөреп, аякларына хәтта салкын тидерә. Соңгы акчаларына күрәзәчеләргә дә барып карый. Әтиемне күпме генә эзләсә дә, сорашса да, үлүчеләр арасыннан да, тереләр арасыннан да таба алмый. Шундый газаплар, хәсрәтле уйлар белән кыш үтеп китә.

    Инде карлар эреп, җир ачыла башлагач, авыр хәбәр көтмәгәндә килә. Авылдан 2 км ераклыкта ир-ат гәүдәсен табалар. Бу минем әтием була. Әтиемне алып килеп күрсәткәч, әнием аңын югалтып егыла. Ул аңына килгәч кенә үзенең - тол, 5 баланың ятим калуын аңлый. Чөнки әле шушы көнгә кадәр, әтиегез исән булырга тиеш, ул кайтыр, дип үзен һәм балаларын юатып яши. Миңа, кече кызына, ул вакытта 2 яшь кенә була. Мин үзем инде хәзер олы яшьтәге әби. Шулай булса да, әниемнең соңгы көннәренә кадәр әтиемне онытмыйча, аңа безгә тугрылыклы булып яшәвен, еш кына елый-елый әтием турында иң якты, матур истәлекләр сөйләвен күз алдына китерәм. Ул аның кабере янына баргач һәрвакыт: "Басу капкасына җитеп, ничек авылны таба алмадың?" - дип әйтә торган иде. Аның бу үлеме белән килешә алмый иде. Әтиемнең документлары югалу сәбәпле, бу сорау барыбызны да борчыды. Еллар үтү белән без Алексеевск районы хәрби комиссариатына сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алар, югарыгы архивларга таянып, әтиебез турында зур мәгълүматлар бирделәр, һәм әтиебезнең сугыш яраларыннан һәлак булуын ачыкладык.

    Әтием Мостафин Хизбулла 1942 елда сугышка китә. 356нчы укчы дивизиядә хезмәт итә. 1943 елда башы каты яраланып, Новосибирск шәһәрендә госпитальдә озак вакытлар дәвалана. Табибның 1943 елның 20 ноябрендә башындагы яралары тулысынча төзәлеп беткәнче алты айга өйдә дәваланырга озатыла, дип язган "Свидетельство о болезни" дигән белешмә күчермәсен бирделәр. Шулай ук әтиемнең "Батырлык өчен", "Ватан өчен" медальләре булуы да ачыкланды.

    Сугыш чоры елдан-ел ерагая. Без быел аның 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Үзебезнең, балаларыбызның, киләчәк буыннарның тормышы хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе, аларның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

    Тиздән бәйрәм - 9нчы Май - Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Яу кырында сугышкан батырларыбызның исәннәрен хөрмәт итик, кадерлик, үлгәннәрнең каберен белик, онытмыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: