Заря
  • Рус Тат
  • Сугыш тынды, ләкин аның турындагы хатирә яши әле

    4нче Алексеевск мәктәп-балалар бакчасының 3нче сыйныф укучысы Иркә Шәйхетдинова быел 94 яшен тутырган карт әбисе Шәмсия әби Шәйхетдинованың Бөек Ватан сугышы вакытында оборона эшләрендә катнашуы турында фикерләре белән уртаклаша. Кыз карт әбисе белән бергә бу хакта газета битләрендә сөйләргә тели.

    - Без, оныклары һәм оныкчыклары, бергә җыелгач, карт әбиебез төрле кызыклы хәлләр турында сөйли, матур итеп җырлый, - ди Иркә. - Ә менә сугыш еллары турында ул елый-елый искә ала. Аның хәтерендә Бөек Ватан сугышы башлануы турындагы хатирә Клавдия Шульженко башкарган җырның дүрт юлында сакланган: "Двадцать второго июня, Ровно в четыре часа Киев бомбили, нам объявили, Что началась война".


    Шуннан соң Шәмсия Гыйниятулла кызы яшь, таза, нык егетләрне һәм ирләрне сугышка алуларын, үзенең Түбән Тигәнәле авылының моңсуланып һәм ятимләнеп калуын искә төшерә.


    - Озакламый фронттан өчпочмаклы хатлар килә башлады. Хатлар төрле иде - я күңелгә үтә дә якын, я бөтенләй дә таныш булмаган кул белән язылган хатлар, - дип сөйли Шәмсия әби. - Бик куркыныч иде... 1941ел уңышын урып-җыю карт-корылар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар җилкәсенә төште. Фашистлар илебез эченә үк үтеп керә алмасыннар өчен 1941 елның 13 октябрендә СССР Оборонасының Дәүләт Комитеты оборона чикләрен төзү турында Указ игълан итте. Оборона чиге ярым боҗра сыман ясалды, шуңа күрә "Казан каймасы" дигән исем алды. 25 октябрьдә аны төзүгә халыкны мобилизацияләү башланды. Яңгырлар яуды, үзәккә үтәрлек салкын җилләр исте, крещĕние салкыннары торды. Ә без казыдык та казыдык - окопларны өч метр тирәнлеккә кадәр казый идек. Эшкә барырга сәгать өчтә торабыз һәм фатирларыбызга төнге 10нарда гына кайтып егылабыз. Ач-ялангач идек, йокыбыз туйганчы йоклый алмадык, ләкин җиңү хакына түздек. Ә эшебез тәмамлангач, шундый шатландык, бәхетебезнең иге-чиге булмады. Бу хәл 1942 елның 11 февралендә булды.


    - Җир эшләре төгәлләнә, ләкин сугыш һаман да дәвам итә. Алда әле тагын өч билгесез ел була. Кайбер кызлар урман кисүдә эшли, кемдер колхоз малларын карый, ә минем карт әбием Лаештагы механизаторлар мәктәбен тәмамлап, комбайн штурвалына утыра, - дип сүзен дәвам иттерде Иркә.

    - Мин карт әбием белән горурланам, аны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм, аның һәрчак сәламәт булуын һәм озак яшәвен телим.


    Җиңү көне алдыннан күпләр ирексездән солдатларыбыз яу кырларында үзләренең хәрби бурычларын үтәп фидакарьләрчә Ватаныбызны саклаган, тарихка киткән ерактагы сугыш көннәре турында уйланалар.


    Хәзерге вакытта эзләү эшләре һаман да дәвам итә, туган якны өйрәнү музейлары булдырыла. Без эзләү эше белән шөгыльләнәбез. Күп кенә сугыш ветераннарының язмышлары безнең күз алдыбыздан үтте. Без аларның кайберләре белән очраштык, кайберләрен фоторәсемнәрдә генә күрдек. Алар турында якыннарының, авылдашларының истәлекләрен җыйдык. Ул канкойгыч сугыш акрынлап кына бездән ераклаша бара, ләкин вакыты-вакыты белән безне аерым бер көч белән хәтер дулкыны күмеп китә, һәм без яңадан ату, шартлау, кычкыру, ыңгырашу тавышларын ишетәбез... Йөрәгебездә без, яшьләргә, төзергә, иҗат итәргә, ышанырга, яратырга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт хисләре туа. Хәтеребездә Бөек Ватан сугышы геройларының кыюлыгы һәм куркусызлыгы, үз илебезнең чын патриотларының бөек эшләре мәңге яшәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: