Заря
  • Рус Тат
  • Сыналса да, сынмаган

    Гомер бер мизгел…Гомер чиксез дәрья. Ничек яшәсәң дә үтә торгандыр ул. Кыр Шонталысы авылында яшәүче Гөлшат ХӘммӘдИева редакциягә мәкалә язып җибәргән. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

    - Татарстаныбызның гүзәл бер почмагы булган Кыр Шонталысы авылы үзенең чисталыгы, уңган кешеләре белән тирә-якта дан тота. Туган җир һәр кешегә кадерле һәм якын. Иманлы, рәхим-шәфкатьле кешеләр күп булганда авылыбыз әле бик озак үзенең яшәвен дәвам итәр.

    80нче яше белән алтын көзләргә кереп баручы Хәммәдиева Рафига Касыйм кызы өчен туган авыл төшенчәсе газизләрдән газизе, олылардан олысы. Әйтергә генә җиңел, бүгенгесе көндә 80 яшьтә булуына да карамастан, балаларына яраткан әни, оныкларының кадерле дәү әниләре дә бит әле ул.

    Кайчакларда әни капка төбенә чыгып утыра да, уйга кала. "Тормышта яшәүләре бигрәк рәхәт бит, балалар. Кадерләрен генә белегез",- ди ул һәрвакыт. Ә аның үз тормышы бик җиңел булмаган. Бөек Ватан сугышы башланганда әнигә бары 6 яшь кенә була. Җәйге кичләрнең берсендә сугыш аларның да капкасын шакый.

    Әтиләре фронтка китә. "Бу көн әле дә күз алдымда", - дип искә ала әниебез. - Әти китте, ә әниебез, алты баласын кочаклап, капка төбендә елап калды. Ул көнне бер дә өйгә кермәдек, күзебез гел юлда булды, бәлки әтине кире җибәрерләр". Шулай көтә-көтә 1944 елда гына әтиләре сугыштан яраланып кайта. Яралары бик тирән булса да, яңадан фронтка җибәрәләр. Җиңү таңын шатланып каршы алырга насыйп була үзләренә.

    Әтиләре исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Бәхет эзләп, читкә китеп бармый әни. Туган колхозында хезмәт куя. Тырышлыгы аркасында исеме гел Мактау тактасында була. Уңган кызга кемнәр генә күз атмас та, кемнәр генә сүз катмас. Әниебезнең йөрәгендә бер кеше өчен генә урын табыла. Әтиебез Әнур белән яратышып өйләнешәләр, бер-бер артлы балалары дөньяга аваз сала. Еллар арты еллар үтә.

    Тормыш шулай инде ул, берне бирсә, икене ала. Ходай Тәгалә дә бит яратканнарыма сынауны гел биреп торырмын, дигән. Дөньяда бала хәсрәтеннән дә авыр хәсрәт юктыр ул. Рәхәтләнеп яшәп ятканда әниебез бер-бер артлы әзмәвердәй ике улын, ирен югалта. Уңган, чая ана бөтенләй югалып кала. Алга таба ничек яшәргә? Тукта, Рафига, акылыңа кил, син бит бирешә торганнардан түгел, сиңа улың, киленнәрең, оныкларың өчен яшәргә кирәк.

    Син аларга кирәк! Әнине, әйтерсең лә, алмаштырып куялар. Күңелендә яшәү дәрте яңадан кабына, эчтән янса да, тышка чыгармый. Менә шундый авырлыклар аша үтү чыныктыра, ныгыта әнинең күңелен. Шул сынауларны җиңә белгән ана алда тормыш өстәп торган кыенлыкларга да бирешмәскә өйрәнә. Балалары өчен яши.

    Алар барысы да игелекле, мәрхәмәтле булып үсте. Күңелендә булган рәхим-шәфкать орлыгын әни барыбызның да җаныбызга сала алды. Шундый ана балалары булуыбыз белән ихлас бәхетлебез. Әниебез, Ходайга ышанып, авылның абруйлы карчыгы - ак йөзле, чиста намуслы, күркәм Ак әби булып гомер итә. Кешеләргә булдыра алганча ярдәмләшеп яши.

    Ак яулыклы әнибез, саф күңелле дәү әниебез! Минем сине бөтен балаларың, оныкларың исеменнән олуг бәйрәмең - туган көнең белән котлыйсым килә. Алтын көздә син дөньяга килгәнсең. Тормышта күпне күрсәң дә, сынмадың, сыгылмадың. Безгә терәк булып, һәрвакыт янәшәбездә атлыйсың. Бүген без югары дәрәҗәләргә ирешкәнбез икән, бу бит синең тырышлыгың, сабырлыгың аркасында, әни!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: