Заря
  • Рус Тат
  • “Тапшырылмаган хатлар”

    Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча, әлеге фильм "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында төшерелә. Төп рольне башкаручы г. Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова-Сибгатуллина. Ул 1987 елның 11 маенда Алексеевск...

    Җитез мишәр кызы
    - Әти мине кибетче булыр дигән иде. Тере һәм шаян булуым белән мин башкалардан һәрвакыт аерылып тора идем. Ләкин әти-әниемнең өметләрен акламадым. Аларның тыңлаусыз кызлары сәхнәгә тартылды. 4 яшемдә мин үземнең туган Алексеевскиемда җырлар җырлый идем. Ә менә рус мәктәбен тәмамлагач, зур шәһәрне яуларга киттем. Җырчы булу теләге бик зур, ләкин музыка училищесына керер өчен махсус белем кирәк. "Җырчы була алмадым, актриса булам!" - дип уйлап, барлык документларымны мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына тапшырдым. Фәрит абый Бикчәнтәевка бик зур рәхмәт. Аның яшь талантлар курслары миңа үземне күрсәтергә бик ярдәм итте. Үземнең тырышлыгым белән Камал театрына урнаштым, анда миңа профессиональ рәвештә өскә күтәрелергә берни дә комачауламады. Хәтта мишәрчә акцентым да, сүз уңаеннан әйтим, "Зөбәйдә ­ адәм баласы" исемле спектакльне уйнаганда бик уңайлы булды.


    Буадан мишәр кызы Сәрияне уйнадым. Тамашачы көлде, ә мин шатлыгымнан еладым.


    "Тапшырылмаган хатлар"
    Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, авылда кино төшерү эшләре төгәлләнгән, хәзер Казанда төшерү эшләре бара. Әсәрдәге Әдрәс авылы урынына Биектау районының Зур Кавал авылы сайланган. Төп рольне башкаручы Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова: "Галиянең ике периоды бар. 29-30 яшьлек чагын Зур Кавал авылында төшереп кайттык. Хәзер аның студент елларын, 18 яшьлек чорын төшерәбез. КФУ, Иске татар бистәсе, театр янында төштек", - дип сөйләде.


    Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. "Хәзер безнең төп бурыч - сыйфатлы кино төшерү. Яратып укылган әсәр, шуңа халык кабул итәр, дип уйлыйм", - дип белдерде ул.


    Галия ролен башкаручы Гүзәл Минакова төшерү эшләре уңышлы баруын әйтеп үтте. "Моңа кадәр төрле эпизодларда төшкәнем булса да, кинода бу минем беренче зур ролем, - ди ул. - Роль өчен бик борчылам, бик катлаулы, шул ук вакытта ул миңа бик якын да. Галия саф, чиста, шул ук вакытта күпьяклы образ. Аның белән килешмәгән чакларым да була. Ләкин уртак якларыбыз да бар. Мин дә ул укыган китапларны укыдым, классик музыка яратам", - ди ул.


    Гүзәл Минакова кинога төшерү барышында балаларының да янында булуын әйтте. "Минем ике улым бар: Арысланга - 3 яшь тә 5 ай, Әскәргә 1 генә яшь. Кечкенәсен әлегә үзем ашатам. Балаларны янымда әнием карап тора. Шул ягы бераз кыенрак", - диде ул.


    Кинопроектның җитәкчесе Фәрит Галиев сүзләренә караганда, фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. Ләкин төшерелеп бетүе белән озакламый экранга да чыгуы көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: