Заря
  • Рус Тат
  • Тарих дисбесендә аның үз урыны

    Танылган мөгаллим-тарихчы Бәдертдин Гыйльметдин улы Шәйхетдинов тарафыннан иҗат ителгән "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" дигән уку-укыту әсбабы олы игътибарга лаек. Бу шигъри җыентыкта Бөтендөнья, Рәсәй, Татарстан тарихларына кагылышлы материаллар, һәр чорның әһәмиятле этапларын үз эченә алып, хронологик эзлеклелектә бирелгән. Фәнни-популяр татар телендә язылган һәм тәрҗемә ителгән шигъри юллар җиңел кабул ителә,...

    Танылган мөгаллим-тарихчы Бәдертдин Гыйльметдин улы Шәйхетдинов тарафыннан иҗат ителгән "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" дигән уку-укыту әсбабы олы игътибарга лаек. Бу шигъри җыентыкта Бөтендөнья, Рәсәй, Татарстан тарихларына кагылышлы материаллар, һәр чорның әһәмиятле этапларын үз эченә алып, хронологик эзлеклелектә бирелгән. Фәнни-популяр татар телендә язылган һәм тәрҗемә ителгән шигъри юллар җиңел кабул ителә, алар фәлсәфи мавыктыргыч, лирик яңгырашлы һәм тарихи фактларга гаять бай. Китап тарихны сөюче, аны тирәнтен аңларга тырышучы һәр кеше өчен файдалы, оригиналь чыганак булып тора. Китапның иллюстрацияләр белән баетылуы да - аның отышлы ягы.
    Тагын шунысы куандыра: әсбап уку-укыту эшенең нечкәлекләрен тирәнтен белгән, республика укытучылары арасында зур абруй яулаган шәхес тарафыннан язылган. Үтә дә тырыш-тынгысыз тарихчы мөгаллим, мәктәптә үз фәнен балаларга тиешле югарылыкта өйрәтү-укыту белән беррәттән, инде дистәләрчә еллар дәвамында Тигәнәле авыллары тарихы белән дә җентекләп кызыксына, киң колачлы фәнни-эзләнү эшләре алып бара. "Тигәнәле - туган җирем" һәм "Олы юлда - Олы Тигәнәле" дигән күләмле тарихи китаплары белән дә күпләгән күңелләрне сөендерде ул. Киләчәктә дә аңа ныклы саулык-иминлек, яңадан-яңа иҗади ачышлар һәм рухи балкышлар юлдаш булуын телибез!

    Фәйзелхак ИСЛАЕВ, тарих фәннәре докторы, профессор:
    - Тарихның үзе кебек үк тирән, мәгърур Чулман елгасы ярларына сыенып утырган Алексеевск төбәгендә генә түгел, җөмһүриятебез мөгаллимнәре, тарихчылар арасында да үзенең укыту методикасы, эш стиле-үзенчәлекләре белән билгеле шәхес ул Бәдертдин абый. 35 ел гомерен балалар укытуга багышлаган. Кыр Шунталысы урта мәк-тәбендә дә шактый еллар җәмәгате - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия ханым белән белем-тәрбия бирделәр. Авылыбыз халкы хәтеренә әлеге гаилә тырыш, эшчән, матур пар булып кереп калды. Бүгенге көндә дә Бәдертдин абый-районның Урта Тигәнәле мәктәбендә югары категорияле тарих укытучысы. Әлеге мәктәпне җитәкләгән чорда халык мәгарифе өлкәсендә СССР Дәүләт комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Татарстан Республикасының "Ел укытучысы- 2005" бәйгесендә "Талант һәм осталык" номинациясендә җиңүче, 2007 елда РФның иң яхшы укытучылары бәйгесе җиңүчесе, ә 2011елда Татарстандагы "Иң яхшы укытучы" бәйгесе җиңүчеләре сафында күрдек "РФ Гомумбелем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре" исемен йөртүче мөгаллимебезне.
    Мөгаллимлек хезмәтенә юлдаш итеп укытучыбыз төбәк тарихын барлап, киләчәк буыннарга язып калдыруны да тормыш кыйбласы итеп алган. Менә ничә еллар инде дәрестән бушаган арада ул кулына тарихка кагылышлы китап-журналлар, борынгы язма чыганаклар ала, авылларда ак әбиләр, ил картлары белән очраша, архивларда эзләнү эшләре алып бара. Изге эштә теләктәшләр, фикердәшләр дә бар. 2007 елда дөнья күргән "Олы юлда - Олы Тигәнәле" китабына материаллар туплаганда әлеге авылда Салих Баттал исемен йөртүче музей тергезүгә, аңа нигез салуга зур өлеш керткән ветеран укытучы Даһия апа Хафизова ярдәмен дә тоя. Аңа кадәр, 2005тә туган авылына багышлап, "Тигәнәле - туган җирем" хезмәтен райондашларга тәкъдим итә. Бу китаплар хәзер әлеге авылларның һәр йортында кадерле ядкарь булып тора. Инде мөгаллим-язучының Казанда "СҮЗ" нәшриятында өченче китабы - "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" табадан төште һәм ул күптән түгел Алексеевск бистәсенең 1нче мәк-тәбендә киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.
    * * *
    Ә аның туган төбәге - изге Биләр җирләре... Без үскәндә анда бүгенгедәй гүзәл корылмалар юк иде. Әмма безнең әби-бабайлар, әти-әниләр ул җирләрне табигать ничек яраткан - шулай кабул итеп, һәр җәйдә шунда барып, күпчелеге тавык чалдырып, дога кылдырып кайта иде. Без, бала-чага, таң белән ачык машина әрҗәсендә юлга кузгалуларына карамастан, бер тотам калмый идек. Челтерәп аккан чишмә суы, агачлыклар баскан тау битләре, шуннан туфракка бата-бата өскә үрмәләү- 40 кыз каберен зыярәт кылу... Шушы төбәктә үскән һәркем күңелендә балачак хатирәсе булып саклана ул Хуҗалар тавы дигән тарихи урын. Кайчандыр район үзәге булган Биләрнең агач тротуарларыннан (әле шәһәр күрмәгән авыл баласы) гаҗәпкә калып йөргән чак әле дә истә. Ә Бәдертдин абыйлар авылы Түбән Тигәнәлегә күп булса унбиш чакрым булыр. Әлеге тау башларына менгәндә, Чирмешән елгасыннан күлмәк-ыштан белән балык сөзгәндә бер генә канатмагандыр ул тарихи ташларга бәрелеп тез башларын. Елга буенда яккан учактан ут булып әллә төшмәгәндер дисезме аның күңеленә тарих чаткылары?! Һичшиксез, тарихи туган җире аңа бүген дә илһам бирә, канат куя.
    ...Уйларга чумып мәктәпкә килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Актлар залына килеп керүгә үзәк китапханә әзерләгән күргәзмә белән таныштык. Иҗат көчләре шактый икән лә районда, сөенечкә бу. Яңа китап уңаеннан башланып киткән әдәби-музыкаль кичә күңел биреп, илһам белән тәфсилләп әзерләнгән. Ул дәресләр рәвешендә баруы белән дә үзенчәлекле булды. Ә "тәнәфесләрдә" Балалар иҗаты үзәге һәм бистәнең 1нче, Урта Тигәнәле мәктәпләре укучылары җыр-биюләрен карап хозурландык. Дәресләр дигән идек. Кыңгырауны Бәдертдин абыйның оныгы - 1нче сыйныф укучысы Иркә чыңлатты, ә аның кайтавазы бабасының күңел кылларына барып тоташты. Дәрес башланды. Төрки-татар тарихы - Идел Болгарстаны, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы; Бөтендөнья, Рәсәй, Татарстан, төбәк... Әйе, чал тарихта татарның да эзе бар. Дәрес арты дәрес үтә, ә укытучы һаман аяк өсте, һаман дәрес бирә - әле яңа мәгълүматлар җиткерә, әле укучылары белән фикер алыша, сорауларга җавап табыла, шигъри телдә дөньяның җиде могҗизасы ачыла. Ә залда утырган тамашачы күз алдыннан тарихи мизгелләр йөгерә. Биләр чоры Нәргиз җырлары белән күңелләргә уралды, горур Туктамыш, Идегәй ханнар булып ир-ат укытучылар калыкты, сугышчылар ролендә укучыларын күзалладык.
    Сәхнә дилбегәсен үз кулында тоткан Алсу Нәҗми микрофонны кунаклар тарафына да юллады. Әйе, тарих елъязмасының бу көненә Казан кунаклары да үз имзаларын салды. Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак ага Ислаев, "Мәгариф" журналы бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, "Казан утлары" журналы бүлек мөхәррире Алмаз Хәмзин, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы музее директоры Мидһәт ага Газыймов та, киңкырлы педагог хезмәтен олылап, аңа матур тормыш, иҗат уңышлары һәм күңел көрлеге теләделәр. Район хакимиятеннән Гөлсинә ханым Йосыпова төбәк тарихын барлап торучы шундый укытучының яшь буынга белем-тәрбия бирү өлкәсендә зур хәзинә булуын ассызыклап үтте. Рус теле һәм әдәбияты фәне мөгаллимәсе мөхтәрәм Энҗе ханым Камалова хезмәттәше Бәдертдин әфәндегә киләчәктә дә үз туган җирендә кирәкле кеше булып, тамыры нык булып, үз эзен калдырып яшәүдә сәламәтлек һәм гаилә бәхете юлдаш булсын, дигән теләкләрен җиткерде.
    Инде кабаттан әлеге очрашуның сәбәпчесе булган китапка килсәк, бу урында тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Фаяз Хуҗин сүзләре урынлы булыр:
    - Тарих укытучылары ихтыяҗын күздә тотып, заман таләбен тоеп, профессиональ югарылыкта язылган бу китапны бик күпләр сөенеп каршы алыр, дип ихластан ышанам, - ди ул. Амин, шулай булсын.

    Надия МУЛЛАГИЛОВА.
    Казан - Алексеевск

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: