Заря
  • Рус Тат
  • “Татар егете һәм татар кызы-2018” билгеләнде

    Быел Урта Тигәнәле урта мәктәбендә беренче тапкыр ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап килүче, яшь буында туган теленә мәхәббәт уятучы һәм мәктәп укучылары арасында иң сәләтле егет-кызларны барлаучы “Татар егете-2018” һәм “Татар кызы-2018” бәйгесе уздырылды.

    Бу хакта, Урта Тигәнәле урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән ЗАРИПОВА язып җибәргән.

    Бәйгедә районыбызның биш татар мәктәбеннән килгән укучылар көч сынашты. Ике бәйге берләштереп уздырылганга һәрбер мәктәптән бер пар катнашты. Бәйгедә катнашучылар 5-11 нче сыйныф укучылары иде.

     

    Әлеге матур бәйрәм җиде төрле сынаудан торды. Беренче сынау – “Әссәламегаләйкем” дип аталды. Егет һәм кызларның һәрберсе үзләре белән якыннан таныштырырга тиеш иделәр. Алар үзләрен бик укымышлы, уңган, милләтен һәм тарихын яраткан егет-кызлар итеп тәкъдим иттеләр.

     

    Катнашучыларның фикерләре анык, чыгышлары иҗади, килеш-кыяфәтләре зәвыклы иде. Кем ничек булдыра ала, шулай һәркем үз осталыгын күрсәтергә ашыкты: Валерия Зайцева – Кр. Баран төп белем бирү мәктәбендә укучы кыз. Бәхетне гаиләне яратып яшәүдә, әти-әнисенең балаларга дөрес тәрбия бирүендә күрә. Урта Тигәнәле авылында туган Данис Зарипов алтынчы сыйныфта белем ала.

     

    Үзе оста чаңгычы һәм хоккейны үз итә. Раилә Хәйруллина – татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашучы, Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Ул үзен бик тыйнак һәм әдәпле итеп күрсәтте. Зур Тигәнәледән килгән Алмаз Хәмитшин үзе белән бик үзенчәлекле итеп таныштырды. Үз халкының улы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән сеңдереп үсү кирәклеген аңлатып үтте.

     

    Нәргизә Исламова Урманасты Шунталысыннан килгән. Бу бәйгегә иҗади яктан бик әзерләнгән, үзен чын сәхнә герое итеп тәкъдим итте. Ранил Вәлиев та шулай ук Урманасты Шунталысы мәктәбе данын яклады. Укудан тыш, әти-әнисе белән район күләмендәге конкурсларда актив катнаша, мәдәният тормышында кайнап яши. Кыр Шунталысы төп мәктәбендә белем алучы Гүзәлия Фазуллина – бик иҗади, тәрбияле һәм әдәпле кыз, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бик актив катнаша. Марсель Мәгыйзов та тумышы белән Кыр Шунталысы авылыннан.

     

    Ул бу бәйгегә яңа дуслар табарга, яңа үрләр яулар өчен ихтыяр көче булдырырга теләп килгән. Кадрия Хәлилова – иң яшь катнашучы. Зур Тигәнәле мәктәбенең 5нче сыйныфында гына укуына карамастан, үзеннән өлкән катнашучылардан бер дә калышмады диярлек.

     

    Икенче сынауда “Әгәр мин солтан булсам...” һәм “Әгәр мин патшабикә булсам...” дигән темага катнашучылар үзләренең фантазияләреннән чыгып, уй-фикерләрен эссе формасында җиткерделәр.

     

    Конкурсантлар чишмә-күлләрне саклау, авылларны яңарту өстендә эш алып бару, кешеләрне бәхетле һәм рәхәт яшәтү, авыру балаларны терелтү, сугышларны булдырмау, кешеләрнең тормышын җиңеләйтү турында хыяллары барлыгын белдерделәр.

     

    Егет булгач, шундый булсын” сынавында егетләр генә катнашты. Алар билгеле бер вакыт эчендә бирем үтәргә тиеш булдылар. Ә бирем исә бик гади: төймә тагу иде. Егетләр әлеге сынауда да сынатмадылар, төймәне тиз һәм дөрес итеп тага белделәр. Ә кызлар исә галстук бәйләү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәп укучылары гына булсалар да, төгәл итеп галстукларны бәйләп, жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.

     

    Дүртенче сынау “Без тылмачка мохтаҗ түгел” дип аталды. Бу бәйгедә бары тик егетләр генә катнашты, алар проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Чыннан да, алар тылмачка мохтаҗ түгеллекләрен исбатладылар, җавапларын дөрес итеп әйтеп бирделәр. Шуннан соң бәйгене кызлар дәвам итте.

     

    Алар исә интеллектуаль сорауларга җавап эзләде. Сораулар төрле темалардан чыгып әзерләнгән иде. Шулай булса да, кызлар югалып калмады, булган белемнәрен күрсәтә алды.

    Без сәнгатькә гашыйкбыз!” сынавында конкурсантларның нинди талантларга ия булганын карап киттек. Һәр мәктәптән килгән егет-кызлар бу чарадан читтә калмады, үзләренең музыкаль номерлары белән барысын да таң калдырдылар. Анда алар җырлау, бию, шигырь сөйләү, театраль осталыкларын күрсәттеләр.

     

    Бүгенге көндә халкыбызда сакланып калган йолалар һәм гореф-гадәтләрнең тамырлары борынгы чорларга ук барып тоташа. Элек-электән халык табигать белән бәйләнештә торган. Һәр ел фасылы үзенең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән халык күңелендә тирән эз калдырган. Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә, Карга боткасы, Сабантуй, Ислам диненә бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе һәм башка бәйрәмнәргә алдан ук әзерлек эшләре алып барылган. Бәйгедә катнашучылар әлеге йола-бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Бигрәк тә егетләрнең һәрберсе әлеге йола-бәйрәмнәр турында бик тәфсилләп, тулы җаваплар бирде.

    Һәрбер кешенең үзенең яраткан шөгыле була. Бәйгенең соңгы сынавында егетләр үзләренең яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Бу сынауда без Данисның оста итеп сувенир ясавын, Ранилның татар халык көйләрен матур итеп гармунда уйнавын, Марсельнең кәрзин үрү шөгылен һәм Алмазның тәмле итеп тавык итеннән коймак пешерүен күрдек. Ә кызлар соңгы сынауда өстәл әзерләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Бирелгән җиләк-җимешләрне турап, матур һәм оста итеп тәлинкәгә тезү һәрбер кызның да кулыннан килде.

     

    Чара ахырында жюри әгъзалары нәтиҗәләрне белдерде. Һәр катнашучы да төрле номинацияләрдә җиңүче дип игълан ителде: “Иң сөйкемле татар кызы” номинациясен Валерия Зайцева яуласа, Нәргизә Исламова исә “Сәхнә остасы” номинациясендә җиңүче булды. “Иң милли татар кызы” дип Гүзәлия Фазуллина сайланды.

     

    “Моңлы былбыл” исемен Кадрия Хәлилова алды. Һәм инде “Татар кызы-2018” исеменә Раилә Хәйруллина лаеклы дип табылды. “Оста куллар” исеменә Данис Зарипов, “Иң артистичный” исеменә Марсель Мәгыйзов ия булса, “Иң иҗади егет” дип Ранил Вәлиев танылды. “Татар егете-2018” исеме Алмаз Хәмитшинга бирелде.

     

    Тамашачы булу бәхетенә ирешкән һәркем әлеге бәйгедән милли азык алмыйча китмәгәндер, дип ышанасы килә. Егет-кызларыбызның милли киемнәре, саф татар телендә аһәңле итеп сөйләүләре, татарча оста итеп биюләре һәм җырлаулары беркемне дә битараф калдырмады.

     

    Мәктәбебездә мондый милли чараларның үтүе рухи байлыкларыбызның саекмавына китерә, милли үзаң тәрбияләү, аларның рухи дөньясын баету, иҗади сәләтләрен үстерү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия бирү булып тора.

     

    Алдагы елларда бу бәйгенең киләчәге өметле булсын иде. Эшкә уңган, сүзгә оста, батыр йөрәкле, саф күңелле егет-кызларыбызның даны республикага кадәр таралсын иде, дигән теләктә каласы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: