Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Татар халкының милли ашларыннан берсе – гөбәдия пешерү

Районыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар берлегенең Алексеевскидагы оешмасы рәисе Алсу Нәҗметдинова "Ак калфак" әгъзалары исеменнән "Апельсин" кафесында җиденче июльдә булачак татар халкының милли ашларыннан берсе - гөбәдия пешерү буенча Фирая Сергееева үткәрәчәк мастер-класс турында сөйли.

- Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән, - ди Алсу ханым. - Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар.
Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.
Татар милли ризыклары - татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр.
Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.
Ләкин татар халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның - руслар, мари, удмурт һ. б., шулай ук Урта Азия халыкларының, аеруча үзбәк һәм таҗикларның ашлары йогынты ясаган.
Татар халкы ашларына пылау, хәлвә, ширбәт кебек ашамлыклар, шулай ук рус милли ашамлыклары бик күптән килеп кергән. Шул ук вакытта башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгәннәр.
Милли ашларның формалашуына табигый тирәлек тә җитди йогынты ясаган. Илнең ике географик зона кушылган җирендә - урманлы төньяк һәм далалы көньяк, шулай ук ике зур елга - Идел белән Чулман бассейнында урнашуы да бу ике зона арасында табигый азыклар белән алмашуга, сәүдәнең иртә үсешенә булышлык иткән.
Болар барысы да халык ашларының төрләрен шактый баеткан. Татарлар көнкүрешенә дөге, чәй, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, төрле аш тәмләткечләр шактый иртә килеп кергән. Ләкин нигездә татар ашларына бөртекле ашлык һәм терлекләрдән алынган азыклар төп юнәлеш биргән.
Иң танылган татар ашларының берсе - гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә.
Без, Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килүче районыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар берлегенең Алексеевскидагы оешмасы әзгъзалары, үткән мәҗлесләребездә татар халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен, борынгы бизәнү әйберләрен, шагыйрьләрен, җыр-биюләрен, уеннарын яктыртсак, бүген без халкыбызның милли ашларына тукталырга булдык.
Киләсе чарабыз безнең татар халык ашларына багышлана. Бу чара кичке 5 тә башланачак. Бәйрәмебез өч өлештән торачак. Апрель аенда Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында "Ак калфак" җәмгыяте Казан шәһәрендә Татар халык ашлары буенча мастер-класслар бәйгеләре оештырды.
Районыбыздан бу чарага җәмгыятебезнең бик актив әгъзасы Фирая Мирзаян кызы барып кайтты. Ул безгә шунда өйрәнеп кайткан бик күп милли ашлардан гөбәдия пешерергә өйрәтер. Без үз өстәлләребездә әзерләнеп куелган ингридиентлардан гөбәдия әзерләрбез. Бу бәйрәмебезнең беренче өлеше булыр.
Мичләргә пешәргә урнаштырган арада икенче өлешенә күчәрбез. Җыр, биюләрдә катнашып, уеннар уйнап алырбыз. Һәр кеше үзе әзерләп килгән җыр, бию белән катнаша һәм татар халкының инде онытылып килгән уеннарын тәкъдим итә алачак.
"Иң шәп гөбәдия", "Гөбәдия турында шигырь", "Татар халык ашлары" конкурслары да оештырылачак. Бәйрәмгә хатын-кызның күрке булган калфакларыбызны, милли киемнәребезне да киеп килсәк, нур өстенә нур булыр иде. Ә инде җиде өстәлгә бүленеп, һәр өстәл үзенең гөбәдиясен пешергәндә яулык һәм алъяпкычларыбызны да онытмасак идек.
Без белгәннәребезне яшьләребезгә, яшь буынга тапшырырга тиешбез. Шуңа да бәйрәмгә яшь кызларны, булачак хуҗабикәләрне, милләтебезнең тоткасы - йөзек кашларын да чакырып көтеп калабыз.
Өченче өлешендә инде пешеп чыккан гөбәдияләребез, үзебез белән алып килгән милли ризыкларыбыз белән чәй эчеп, чарабызны тәмамларбыз.
"Татар халык ашлары" чарасы 7 июльдә районыбызның "Апельсин" кафесында кичке 5 тә башланачак. Керү ирекле. Рәхим итегез! Көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев