Заря
  • Рус Тат
  • “Татар кызы-2017”не ачыклар көн якынлаша

    "Татар кызы-2017"не ачыклар көн якынлаша. Быел аның финалы, алдагы еллардан аермалы буларак, Уфа каласында уздырылачак. Моңа кадәр ул Чиләбедә үткәрелеп килде.

    Халыкара чибәрлек, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесенең җиңүчесе 24 октябрь көнне ачыкланачак.

    Чарада Татарстанның атказанган артисты, "Голос" проекты җиңүчесе Динә Гарипованың катнашуы көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Шулай ук тамашачылар каршында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә чыгыш ясаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: